Газетага язылу

Кибеттән сатып алынган әзер күзлекне даими киеп йөрергә ярыймы? Табиб җавабы

Аптека яки кибеттән сатып алынган әзер күзлекне даими түгел, бәлки заказ биреп алынганы кул астында булмаганда киеп тору өчен генә кулланырга кирәк.

Ник дигәндә, гадәттә ул ике күзгә дә бер үк төрле оптик көч белән тәэсир итә һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алмый. Табиб-офтальмолог, профессор Татьяна Шилова “RT ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Белгеч әйтүенчә, әзер күзлек гадәттә ике күз өчен дә бер үк төрле итеп эшләнә, күзләрнең карасы арасындагы ераклыгы да стандарт итеп кенә алына. Шул ук вакытта ул шәхси үзенчәлекләрне, әйтик, астигматизмны исәпкә алмый. Чынында исә уң һәм сул күзләр еш кына төрлечә “төзәтү” таләп итә.

“Шуңа күрә мондый күзлекне, тикшеренү ике күзнең дә якынча бер үк төрле булуын ачыклаган очракта,  аз-маз укып алу өчен запас вариант буларак кына кулланырга мөмкин. Ул транспорт йөртү өчен, компьютерда даими эшләү яки ерактан күрү өчен билгеләнмәгән”, – дип аңлатып үткән профессор. Балаларга исә бөтенләй дә мондый күзлек ярамый, чөнки аларның күрү системасы үсеп кенә килә. Гомумән, күзлек тулы кыйммәтле тикшеренүдән соң гына сайлап алынырга тиеш.

“Белгеч һәр күзне аерым тикшерергә, күз карасы арасындагы ераклыкны билгеләргә тиеш. Күзнең начар күрә башлавы зуррак диоптрий таләп итүгә генә түгел, бәлки әле катарактага, глаукома, күзнең челтәр катлавындагы авыруларга да бәйле булырга мөмкин”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре