Газетага язылу

Патша Казанда нишләп йөргән?

Император Николай I Казанда нинди эз калдырган? Кемнәр белән очрашкан? Татарлар аңа карата нинди мөнәсәбәттә булган? Моннан 190 ел элек патша Казанга килгән. Шул уңайдан «Елисавета-Сергий мәгърифәтчелек җәмгыяте» фонды белән бергә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, республикабызның Мәдәният министрлыгы чаралар оештырды.

Патша Казанда нишләп йөргән?

Николай I патшалык иткән еллар тарихта (1825–1855) 1860 нчы еллардагы реформа чорына әзерлек дип кабул ителә. Ул идарә иткән чорда Россия империясенең законнарын системага салу төгәлләнә. Ил сәнәгать буенча кискен борылыш ясый: техник белем бирү, тимер юл төзелеше, инфраструктура үстерелә. Император Россия шәһәрләре үсешенә һәм хакимият идарәсе мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Аның ил буенча еш сәяхәт итүе губернадагы шартлар белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә.

Император Казанга 1836 елның 20 августында иртән килеп төшә. Төп максаты хәрби гаскәр, ныгытмалар, башка төр объектлар һәм тарихи әйберләр белән танышу була. Һава торышы начар булу сәбәпле, инде Түбән Новгородта ук император Идел елгасы буенча тәгаенләнгән сәяхәтен йөк пароходында дәвам иттерергә мәҗбүр була. Казанга килеп төшкәч, кәефе күтәрелеп китә. Шәһәр үзенең чисталыгы, зәвыклылыгы, кибет-лавкаларның, экипажларның һәм бизәнү әйберләренең күп булуы белән таң калдыра.

Пристаньнан ул Благовещение соборына юл тота. Изге урыннарга баш игәннән соң, булачак янкорманы төзисе участокны адымлап үлчәп, гыйбадәтханәне зурайтырга куша. Шул ук вакытта Воскресенская урамындагы губернатор йорты янына халык җыела. Алар, дулкынланып, патшаны көтәләр. Менә экипаж килеп туктый. Губернатор Стрекалов янәшәсендәге яшь кыяфәтле генералны халык танымый да кала. Кунак көчле тавыш белән исәнләшеп, йортка кереп киткәч кенә аңнарына киләләр.

Киемнәрен алыштырып чыккач, Николай I Казанны карарга юнәлә. Беренче чиратта Кремльгә, андагы корылмаларга һәм шәһәрнең төп уку йортларына юл тота. Императорга бигрәк тә 1808–1811 елларда Грузинская (бүгенге Карл Маркс) урамындагы гөмбәзләр һәм колонналар белән төзелгән ирләр гимназиясе ошый. Ул шулай ук Император университетына керә. Казан уку-укыту округы попечителе Мусин-Пушкин кунакны ректор Лобачевский, профессорлар һәм студентлар белән таныштыра.

Олы кунак аудиторияләр һәм кабинетлар буйлап йөри, төзелә башлаган астрономия обсерваториясенә аеруча игътибар бирә. Террасадан шәһәрне күзәтеп торганнан соң, астрономик приборлар алырга 15 мең сум акча өсти һәм казна хисабына планга кертелмәгән күчмә манара төзергә боера. Гомумән алганда, университет шәһәрчегенә император яхшы бәя бирә. Аның сүзләренчә, «... мондый төрдәге уку йортлары арасында Казанныкы иң яхшысы» булып чыга.

Патша анатомия театры каршындагы мәйданчыкка игътибар итә һәм, Державинга һәйкәл куяр өчен менә дигән урын, дигән фикер әйтә. Университет клиникасында авыруларның булмавына нык гаҗәпләнә. Ә аларны кунак килер алдыннан, бәласеннән башаяк дип, башка урынга күчергән булалар. Императорга, каникул вакыты булу сәбәпле, авырулар юк, дип аңлаталар. Николай патша: «Менә ничек! Сездә авырулар өчен дә каникул бармыни?» – дип, рәхәтләнеп көлә.

Икенче көнне император җәяүләп Кремльне һәм аның корылмаларын әйләнеп чыга һәм «император өчен фатир тәгаенләп, хәрби губернатор сарае» төзү өчен урын билгели Мондый хәрби сарай аңа кадәр бары тик Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына була. Әлеге корылма Казанны «өченче башкала» дәрәҗәсенә күтәрә. Кремль диварларын карап йөргәндә, губернаторның Тайницкая манарасын сүтү турындагы үтенечен кире кага, су басулардан ишелә башлаган стеналарны ныгытырга боерык бирә.

Император солдат балалары өчен төзелә торган хәрби кантонистлар батальоны мәктәбен тикшереп чыга. Казармаларның фасадларын гадиләштерергә, агач баскычларны ташка алыштырырга куша. Нәтиҗәдә соңрак әлеге казармаларда Казан юнкерлар училищесы урнаша.

Милли киемнәрдән килгән Идел буе халыкларын – татарларны, удмуртларны, чуашларны, мариларны һәм мордваларны кабул итә. Аны бигрәк тә татар хатын-кызлары кызыксындыра. Алар, искәрмә буларак, патша алдында йөзләрен яшермиләр. Һәрберсе белән аерым-аерым сөйләшеп чыкканнан соң, янәшәдәге кешеләрне гаҗәпләндереп, патша аларны бүләкләргә, бизәнү әйберләре таратырга куша. Николай I мөселманнарның дини мәдәниятенә дә зур игътибар бирә. 1829 елда ук мөселман мәхәлләләре өчен «үрнәк» мәчетләр төзү проектын раслый. Аның буенча Казанда Печән базары мәчете (Нурулла мәчете) төзелә.

Әмма әйтергә кирәк, һәр очрашу да шома гына үтми. Шәһәр буйлап йөргәндә, Казан постаучылары, урамга чыгып, император кортежына каршы төшәләр, үзләренчә демонстрация ясыйлар. Ярсыган патша, әгәр аларның шикаятьләрендәге фактлар расланса, гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә итә.

Николай I Арча кырында оештырылган гаскәрләр смотрында була. Казан гарнизон полкының ике батальоны һәм ялга җибәрелгән ветераннар шәһәр читендә җыела. Парадка 38 ел элек биредә император Павел I кулыннан бүләк алган генерал Скобелев җитәкчелек итә.

Тарихи язмалардан күренгәнчә, император Казанда бик аз вакыт булса да, онытылмаслык истәлекләр калдыра. Аннан соң да онытмый. 1842 елда көчле янгында күп кенә биналар юкка чыкканнан соң, аларны торгызуга – дәүләт казнасыннан бер миллион сум, янгыннан зыян күргән кешеләргә үз кесәсеннән 50 мең сум акча бирә. Шул ук елны Казан руханилар академиясен төзетә.

Николай I җитәкчелек иткән чорда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып крестьяннар көнкүрешен яхшырту санала. Шул уңайдан 1846 елда Казаннан ерак түгел, җир эшкәртү алымнарын өйрәнү максатыннан, уку-өйрәнү хуҗалыгы оештырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре