Газетага язылу

«Безнең заман» фестиваленең гран-при иясе билгеле

Бүген Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең XIV ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты узды.

Гран-прига «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе яшьләре лаек булды.

"Безнең заман герое" кубогына Казан дары заводы командасы лаек дип табылды. Ә "Безнең заман хәзинәсе" исемен Казан авиация заводы алды.

Гран-прины Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев тапшырды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре