Дүрт көн, 48 конкурсант
Быел «Нефтехим»ның ремонт-механика заводы белән автоматлаштыру һәм үлчәүләр хезмәте хезмәткәрләренә «ЗапСибНефтехим», «Казаноргсинтез» һәм «Воронежсинтезкаучук»тан тугыз хезмәткәр кушылды. Катнашучылар дүрт компетенциядә ярыштылар: «Механика», «Электротехника», «Эретеп ябыштыру технологияләре», «Метрология һәм КИПиА».
Конкурс «СИБУРИНТЕХ-НК» һәм Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базаларында үтте. Катнашучыларның эшен 12 эксперт бәяләде, һәр компетенциядә алар өчәр иде.
Узган ел белән чагыштырганда, программа катлаулырак быел. Мәсәлән, «Механика» компетенциясенә бишенче модуль – арматураны җыю өстәлде, ә тешле насосны тикшерү өчен вакыт кыскартылды. Катнашучылар шулай ук насосны сүтеп алырга, җыю вакытында җибәрелгән хаталарны ачыкларга һәм эшне ничек дөрес башкарырга кирәклеген аңлатырга тиеш булдылар.
«Электротехника» компетенциясендә өстәмә практик модуль – щитка җиһазлар урнаштыру барлыкка килде. Осталар шулай ук рөхсәт кәгазендәге хаталарны һәм стендтагы җитешсезлекләрне эзләделәр.
«Метрология һәм КИПиА» юнәлешендә катнашучылар приборларны диагностикалау һәм көйләү, автоматлаштыру системалары белән эшләү һәм бригаданың эшен оештыру буенча осталыкларын күрсәттеләр. «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә белгечләр эретеп ябыштыру эшләре алдыннан әзерлек тәртибен аңлаттылар, ялганмаларны күзәтеп-үлчәп тикшерү үткәрделәр һәм җөйләрнең сыйфатын бәяләделәр.
Җиңүчеләр һәм призерлар
Дүрт көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды. «Метрология һәм КИПиА» компетенциясендә беренче урынны «Нефтехим»ның автоматлаштыру һәм үлчәүләр хезмәте остасы Андрей Павлов алды. Икенче урынны – аның хезмәттәше Андрей Сабанин, өченче урынны смена җитәкчесе Илдар Фатыйхов яулады.
«Механика» компетенциясендә «Нефтехим» җәмгыятенең ремонт-механика заводы (РМЗ) остасы Иван Решетов җиңү яулады. Икенче урынны – «ЗапСибНефтехим» вәкиле Александр Алексеев, өченче урынны РМЗ остасы Рөстәм Хөснуллин алды.
«Электротехника» компетенциясендә РМЗ остасы Никита Акулиничев иң яхшысы дип табылды. Икенче – Марсель Вәлиев, өченче урында – Айрат Шәрәфетдинов. Алар да «Нефтехим»ның ремонт-механика заводында эшлиләр.
«Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә беренче урынны РМЗ остасы Рамил Нәбиуллин алды. Икенче урынны «Казаноргсинтез»ның РМЗ эксперты Артур Пышкин, өченче урынны «Нефтехим»ның ремонт-механика заводы остасы Эдуард Гомәров яулады.

Шулай итеп, «Нефтехим» вәкилләре барлыгы 12 призлы урынның унын яуладылар. Калган ике бүләккә Тобольскидан һәм Казаннан килгән хезмәттәшләр лаек булды.
Быелгы конкурста катнашучылар арасында бердәнбер хатын-кыз – ремонт-механика заводы остасы Виктория Коробова.
– Әлбәттә, дулкынландым, чөнки мондый конкурсларда моңа кадәр катнашканым юк иде. Бигрәк тә эретеп ябыштырылган ялганмалардагы җитешсезлекләрне ачыклаганда күп көч куярга туры килде. Ләкин, гомумән алганда, миңа барысы да ошады, бик кызыклы булды, – дип уртаклашты Виктория Коробова.
«Нефтехим» генераль директорының беренче урынбасары – баш инженер Артур Гыйззәтуллин сүзләренчә, осталар хезмәткәрләрнең иминлеге, җиһазларның эше һәм җитештерү процессларының сыйфаты өчен җаваплы.
– Оста ул кешеләргә дә, җитәкчеләргә дә ышанычлы булган кеше. Ул команданы берләштерергә, өйрәтергә, юл күрсәтергә, контрольдә тотарга һәм эшне кабул итәргә тиеш, шунда гына нәтиҗә, чыннан да, сыйфатлы булачак. Шуңа күрә без аларның компетенцияләрен үстерү белән шөгыльләнүне дәвам итәбез, – дип ассызыклады Артур Гыйззәтуллин.
Һөнәри компетенцияләрне үстерүнең киләсе этабы осталар мәктәбе булырга мөмкин. Артур Гыйззәтуллин сүзләренчә, аны HR-команда белән бергәләп булдырырга уйлаганнар. Укытучылар итеп иң яхшы осталарны – җиһазларны яхшы белгән һәм командалар белән эшли торган белгечләрне җәлеп итәргә планлаштыралар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез