Чәршәмбе – 18 ноябрьдә дә яңгырлар көтелми. Көндез һава температурасы –1...+2 градус, төнге сәгатьләрдә –1...–6 градуска кадәр төшәчәк. Төнлә һәм иртән – урыны белән томан. Пәнҗешәмбе – 19 ноябрьдә Татарстанга Атлантикадан циклон үтеп керәчәк. Шуңа күрә көндез – яңгырлар, төнлә җепшек кар явачак. Җил, көчәеп, секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +1...+4, төнлә 0...–5 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә һәм иртән – юлларда урыны белән бозлавык.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 20 һәм шимбә – 21 ноябрьдә яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы көндез +2...+5 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез