Татарстан хастаханәләрендә чикләү чаралары һәм битлек режимы гамәлгә керә. Моның сәбәбе – кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар саны арту. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев «Макс» челтәрендә хәбәр иткән.
Министр халыктан әлеге чараларга аңлап карауларын сораган. Алар медицина оешмаларындагы пациентларны өстәмә инфекцияләрдән саклау өчен кирәк.
Шул ук вакытта республикада эпидемиологик вазгыятьне борчулы дип бәяләмиләр. ОРВИ белән авыручылар саны эпидемик бусагага җитмәгән, гриппка каршы прививкалар ясау дәвам итә.
Быел көзен Россиядә пневмония белән авыручылар саны да артты. Октябрь аенда аеруча хастаханәдән тыш пневмония очраклары күбәйгән, бу авыру белән ешрак өлкәннәр чирли. Татарстан буенча Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, пневмония белән авыручыларның 42 проценты – 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Шул ук вакытта ел башыннан республикада әлеге авыру белән чирләүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 44 процентка кимегән.
Татарстанда мондый чикләүләр беренче тапкыр гына кертелми. 2025 елның декабрендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арту сәбәпле, Казандагы Республика клиник хастаханәсендә дә вакытлыча битлек режимы гамәлгә кергән һәм пациентлар янына килү чикләнгән. Бу реанимация, пульмонология һәм гематология бүлекләренә дә кагылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез