Kazan Digital Week халыкара форумына 32 илдән киләчәкләр

21-24 сентябрьдә Татарстан башкаласында Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Өченче мәртәбә оештырылучы чарада IT-тармак белгечләре, сәясәтчеләр, төбәк башлыклары, бизнес вәкилләре, галимнәр катнаша. Бу юлы алар хәзерге шартларда социальикътисади, фәннитехник үсеш юлларын табу турында сөйләшәчәк.

Kazan Digital Week форумы “акыллы” транспорт системалары, интернеттагы куркынычсызлык, тормышның һәр тармагына тамыр җәйгән санлы технологияләр турында сөйләшү, фәнни алгарыш, яңалыклар, тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы да әле ул. Быел күргәзмә, ярышлар урыны да. «Казан Экспо» үзәгендә узачак чара быел мәйданы ягыннан да зуррак булыр дип көтелә. Ә кемнәрне кунакка дәшкәннәр?

– 10 төрле юнәлеш буенча 120ләп тематик чара узачак. Бу түгәрәк өстәлләр, фикер алышулар, секцияләр. Хәзерге вакытта 865 кеше чыгыш ясарга теләк белдерде. Зур форум кысасында алар үз юнәлешләре буенча чыгыш ясачак, – дип сөйләде Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. – Быел күргәзмә мәйданын ике тапкырга арттырдык. Россиядәге IT‑компанияләр форумга кызыксыну белән карый. Илнең барлык төбәкләреннән киләчәкләр. 10 мең квадрат метр мәйданда 140лап экспонат урнашачак.

– Форумның көн тәртибендә Россия IT-индустриясе, сәнәгать, бизнес, фән алдында торган бурычлар һәм базарга тәкъдим итәрлек мөмкинлекләр хакында сөйләшү булачак. IT-базар чит илләр белән генә чикләнми әле ул, – диде Айрат Хәйруллин.

Халыкара форум булгач, катнашучылар географиясе Россия белән генә чикләнми, билгеле.

– Форумда катнашырга 32 дәүләт вәкилләре теләк белдерде. Болар – Абхазия, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызыстан, Молдова, Үзбәкстан, Таҗикъстан, Төркмәнстан, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Төркия, Бельгия, Бөекбритания, Венгрия, Испания, Швейцария, Андорра, Кытай, Һиндстан, Индонезия, Алжир, Ангола, Кения, Нигерия, Кот-д`Ивуар. Моннан тыш АКШ вәкиле дә киләчәк, – диде Айрат Хәйруллин.

Чараның пленар утырышы 23 сентябрьдә узачак. Федераль дәрәҗәдәге кунакларның да сәламләү сүзе белән чыгыш ясавы көтелә. Гадәттәгечә, форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Моннан тыш, тәүге тапкыр “Дәүләт элемтәдә” дигән федераль конференция узачак.

– Бу конференциядә Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев һәм VK компаниясе җитәкчесе Владимир Кириенко катнашачак. Моннан кала илнең барлык 85 төбәгеннән цифрлаштыру тармагы өчен җаваплы кешеләр, безнең коллегалар катнашуы каралган, – диде Айрат Хәйруллин. – Дәүләт хезмәтләре белән халык арасындагы элемтә турында фикер алышачакбыз. Әйтик, социаль челтәр аша ничек итеп табибка язылырга һәм башка шундый сораулар күтәреләчәк.

Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, бу форум хәзерге вазгыятьтә аеруча актуаль. Читнекенә алмашны үзебездән эзлисе, “акыллы башлар”ның үзебездә булганнарына ышанасы бит.

– Цифрлаштыру елы бара. Форум кысасындагы күргәзмә һәрвакыт фәнни-техник үсеш өчен бер этәргеч булып торды. Монда килеп, фәнни алгарыш саналган нәрсәләр белән танышырга, тотып, үз күзләрең белән күрергә мөмкинлек бирелә. 200дән артык компания үз стендларын тәкъдим итәчәк. Форумның партнерларына да рәхмәт зур.

Форумның тагын бер яңалыгы: күргәзмә кысасында югары уку йортлары белән киберкуркынычсызлык буенча белгечләр әзерләү турында килешү имзаланачак.


Фикер өстәү