Кишерне кайчан чәчәсе?

Күп кенә бакчачылар кишерне дә көздән чәчеп калдыра. Аның билгеле бер сортларын гына утыртырга ярыймы һәм аны кайчан чәчәсе?

Галинур Имамов. Сарман

Эльмира Исхакова, һәвәскәр бакчачы:

– Кишер орлыгын сатып алганда, кабына игътибар белән карагыз, анда көздән чәчәргә ярый дигән билге торырга тиеш. Иртә өлгерешле сортлары да була. Аларны июньдә үк ашый аласыз. Урта өлгерешлесеннән салатлар ясарга яки, угычтан уып, суыткычка кышка туңдырып куярга мөмкин. Аларны кышка базда саклап булмый. Ә менә «Королева осени» дигән сорт – иң отышлысы. Беренчедән, суыкка чыдам, икенчедән, җитешү вакыты да – 130 көн. Көздән утыртсагыз да, кышка сакларга әйбәт.

Кишер утыртасы түтәлне алдан әзерләп куегыз. Ел саен урынын алмаштырырга кирәк. Быел утыртып уңыш алган түтәлгә өч-дүрт елдан соң гына әйләнеп кайтырга кирәк. Кишерне суган, сарымсак, бәрәңге, помидор, кыяр, кабак, ташкабак, кәбестә үскән урынга утыртсаң яхшы. Түтәленә черемә, көл салып, казып әзерләп куегыз. Чүпләрдән арындырыгыз. Әзер түтәлне пленка белән каплап куегыз. Орлык өстенә сибәсе туфракны җир коры вакытта алып калыгыз. Ул җылыда торырга тиеш. Һава температурасы –2 градуска төшкәч, орлыкны чәчәргә дә була. Куе итеп чәчегез, чөнки ничек тишеләсен белеп булмый. Чәчкәч, орлык өстенә җылыда торган туфракны сибеп чыгасыз. Җирен бераз тыгызлап куясыз һәм өстенә чыршы ботаклары ябасыз.


Фикер өстәү