Газетага язылу
  • Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы

Районга сәфәр: кыш җылы булачак. Кара Күл авылында яшәүчеләргә газ килде

Нурлат районының Кара Күл авылында бәйрәм. Биредә 32 йортны газ челтәренә тоташтырдылар. Әлеге вакыйганы 30 ел көткән авыл халкының сөенечен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та уртаклашты. Сәфәре барышында ул социаль объектларны карады, районда яшәүчеләрне борчыган проблемаларны белеште.

Районга сәфәр: кыш җылы булачак. Кара Күл авылында яшәүчеләргә газ килде

«Проектлаучылар, төзүчеләр, белгечләр биредә газ үткәрү һәм йортларны зәңгәр ягулык белән җылыту өчен бөтен көчләрен куйды, 32 йортка газ килде. Бу вакыйга – ил Президенты Владимир Путин кушуы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән республика җитәкчелеге тарафыннан алып барыла торган шәхси йортларны һәм социаль инфраструктура объектларын газлаштыру буенча зур эшнең дәвамы. Соңгы 5 елда гына да Татарстанда 50 меңгә якын гариза кабул ителгән, 37 меңнән артыгы үтәлгән инде, – дип белдерде парламент башлыгы Кара Күл авылындагы йортларны газ челтәренә тоташтыру тантанасында. – Республика Рәисе, авыл халкының яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким булмасын, дигән бурыч куйды. Газлаштырып бетерү программасы моңа шактый дәрәҗәдә ярдәм итә».

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев сүзләренә караганда, Кара Күл авылында газны дистә еллар дәвамында көткәннәр. «Халык кышны газ плитәләре һәм газ казаннары белән каршылый», – диде ул. «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов әйтүенчә, Нурлат районында газга тоташу күрсәткече 96 процент чамасы. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 98 процентка җиткерергә ниятлиләр. Әлеге эш Юхан һәм Кызыл Юл авылларында, Нариманов бистәсендә, Нурлатның Ипподром микрорайонында дәвам итәчәк.

Кара Күлдә Фәрид Абдулганиев Рәхмәтуллиннар гаиләсендә кунакта булды. Анда ул махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Рәхмәтуллинның әнисе Гөлсирә ханымның хәлен белеште. «Моңа кадәр һәрвакыт утын әзерли идек. Бу проектны ахырына кадәр җиткергән өчен республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт», – диде Гөлсирә ханым.

Район үзәгендә Дәүләт Советы Рәисе капиталь ремонттан соң ачылган 4 нче мәктәпне барып күрде.

Биредә төзекләндерү эшләре «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысасында  башкарылган. 720 укучы, шул исәптән мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән 43 бала яңа уку елын заманча сыйныфларда башлаган. Ремонттан тыш, уку йортында яңа мөмкинлекләр дә барлыкка килгән.

Яңа Иглай авылында Фәрид Абдулганиев җирле активистлар һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре белән аралашты. Авыл халкы мәдәният йортының яңа бинасын төзүдә ярдәм итүне сорады. Искесе 1976 елда төзелгән һәм инде 5 ел ачылмый икән. Кайчандыр вокал, бию һәм театр түгәрәкләре эшләгән авылда 600 дән артык кеше яши, шуларның 130 ы – яшьләр. Парламент спикеры әйтүенчә, мәсьәләне республика программалары кысаларында хәл итәргә мөмкин. Инде хәзер үк тәкъдимнәр кертергә, проектны билгеләргә һәм программага кертү өчен аны яклау эшенә әзерләнергә кирәк.

Очрашуда юллар турында да сөйләштеләр. Кече Камышлы белән Иске Чаллы авылын тоташтыру юлын тәртипкә китерү үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, шул исәптән Дәүләт Советы депутатларына да. Участокның озынлыгы 4 км чамасы, ямалып беткән юл чокыр-чакырдан тора. Фәрид Абдулганиев аны үзе барып күрде. «Бүген мондый асфальт салмыйлар инде, яңа технологияләр буенча эшлиләр. Күрәсең, бу юл күптән салынгандыр», – диде ул Нурлат районы башлыгына. Дамир Ишкинеев исә мәсьәләне контрольдә тотуларын әйтте. Иске Чаллы авылы ягыннан эшләр башланган. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре