Сентябрьдә узачак Kazan Digital Week форумына 681 кеше теркәлгән

Татарстан башкаласында 20-22 сентябрьдә узачак Kazan Digital Week — 2023 халыкара форумына катнашучылар теркәлә башлаган инде. Журналистлар белән очрашуда билгеле булганча, хәзергә 681 кеше теркәлү узган. Шуларның 553е-катнашучылар, 84е-спикерлар һәм 44е-оештыручылар.

Татарстанның цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, катнашучыларга экспозицияләрен урнаштыру өчен 4 мең квадрат метрга якын урын бүлеп бирелгән. Әлеге мәйданның 53 проценты 33 экспонент белән броньланган, тагын 28 экспонентның гаризалары карала.

Катнашырга теләк белдереп, теркәлгәннәрнең күпчелеге (667 кеше) — Россиядән. Шулай Индонезия, Андорра, Абхазия, Болгария, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрдән дә катнашучылар бар.

Искәртеп үтик: әлеге форумда IT-тармак белгечләре, сәясәтчеләр, төбәк башлыклары, бизнес вәкилләре, галимнәр катнаша, форумда алар хәзерге шартларда социаль-икътисади, фәнни-техник үсеш юлларын табу турында сөйләшәчәк.


Фикер өстәү