Владимир Путин быел тулаем эчке продуктның 2 процентка үсәргә мөмкин булуын белдергән

Россия эшмәкәрләре санкцияләр, яңа икътисадый чынбарлык шартларында нәтиҗәле эшләүләрен дәвам итә.

Президент Владимир Путин, Петербург халыкара икътисадый форумда катнашучыларны сәламләп, шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, дөнья икътисады үсеше акрынайган бер мәлдә, Россиядә тулаем эчке продукт күләме, экспертлар бәяләмәсе буенча, инде быел ук 2 процентка үсәргә мөмкин.
Путин шулай ук, илдә тигезсезлек һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметеп, ачылган мөмкинлекләрдән максималь дәрәҗәдә файдаланырга, тулы технологик һәм финанс мөстәкыйльлегенә ирешергә, инфраструктураны камилләштерергә чакырган.

“Хезмәт базары үсүгә этәргеч бирү дә – өстенлекле бурычлар исәбендә. Биредә “сакчыл производство” технологияләрен гамәлгә кертү, предприятиеләрне модернизацияләү буенча дәүләтнең эшлекле даирәләр белән берлектә эшләве кирәк. Әлбәттә, илебезнең мәшгульлек хезмәтен камилләштерү, кадрлар әзерләү системасын җайга салып бетерү дә таләп ителә”, – дип басым ясап әйткән дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү