Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының торак комиссиясе утырышын үткәрде

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Төзелеш, ТКХ, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышы узды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Киңәшмә «2023 елга кадәр төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясе турында»гы мәсьәлә буенча Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышына әзерлек кысаларында узды.

Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин сәламләү сүзендә, Россия Федерациясе Президенты куйган амбициоз бурычны – Россия тарихында беренче тапкыр торак мәсьәләсен кардиналь хәл итүне, төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкның ритмлы эшенә ярдәм итүне, бу исә халыкны үтемле һәм сыйфатлы торак белән тәэмин итәргә хәл итү өчен киоәк, дип билгеләп үтте, шулай ук чиктәш тармаклар буенча Россия сәнәгать предприятиеләре продукциясенә, импортны алыштыруга ихтыяҗны арттырырга ярдәм итәчәк һәм, гомумән, төбәкләрнең икътисадына, миллионлаган гражданнарыбызның эш белән тәэмин ителешенә һәм керемнәренә сизелерлек уңай йогынты ясаячак.

Үз чиратында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе Марат Хөснуллин бүгенге көн тәртибендәге мөһимлекне аерым билгеләп үтте.

«Тарихи яктан безнең илдә төзелеш тармагы үсеш драйверы булып тора. Стратегиянең төп миссиясе – бу традицияне дәвам итү һәм безнең гражданнар өчен чын-чынлап уңайлы яшәү һәм көн итү шартлары булдыру», – дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте вице-премьеры.

Марат Хөснуллин системалы карарлар кирәклеген аерым ассызыклады, чөнки алар инфраструктураны принципиаль яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк һәм илнең икътисадый һәм технологик суверенитетын тәэмин итүгә өлеш кертәчәк, бу санкция басымы шартларында аеруча мөһим.

«Без беренче тапкыр төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү программасына тармакара системалы программа буларак кердек, без, аны пространстволы үсеш, финанс системасы белән бәйләп, төзелешнең барлык төрләрен исәпкә алабыз, һәр торак пунктта һәр гражданның тормыш шартлары белән бәйлибез. Ягъни бу – кеше тормышы өчен инфраструктураны үстерүнең комплекслы программасы. Төп бурыч – безнең гражданнарның тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру», – дип ассызыклады Россия вице-премьеры.

Татарстан Республикасы Президенты, РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов ТКХ үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2019 елда Дәүләт Советы Президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча карарларны үтәү буенча бик зур эш башкарылган, аерым алганда, өлешләп төзүдә эскроу счетка күчү. Бүген илдә торакларның 83%ы яңа кагыйдәләр буенча төзелә. Моннан тыш, алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү кысаларында тиешле фонд булдырылган. Ташламалы ипотека программасы кабул ителгән, Россиядә 2,3 трлн. сумлык 776 мең шундый кредит бирелгән инде (шул исәптән Татарстанда – 60,6 млрд. сумлык 22 780 кредит).

«Программаны ел ахырына кадәр озайту турында карар кабул иткән өчен Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга рәхмәт белдерәсем килә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты территорияләрне комплекслы үстерү турында закон кабул ителүенә игътибар итте, ул шәһәр эчендәге киңлекләр потенциалын нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирә. Татарстанда гына да комплекслы төзелеш буенча беренчел территорияләрне билгеләгәннән соң, өстәмә рәвештә 2,5 млн. кв. метр яңа торак төзергә мөмкинлек бирәчәк.

«Бу чараларның барысы да узган ел нәтиҗәләре буенча илдә рекордлы торак күләмен гамәлгә кертергә мөмкинлек бирде  – 92,6 млн. кв. м. Татарстан беренче тапкыр 3 млн. кв.м. чикне узды», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Марат Шакирҗанович билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы илнең тулаем эчке продуктына зур өлеш кертә, бүген бу якынча 14,4 трлн. сум һәм гомуми тулаем эчке продуктның 11%ын тәшкил итә. Төзелешнең җыелган темпларын саклап калу, шулай ук тармакны яңа чынбарлыкка яраклаштыру өчен бүген шулай ук төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү стратегиясен карыйбыз. Стратегиянең төп юнәлешләренең берсе – торак шартларын яхшырту. Моның өчен ел саен 120 млн. кв. метр торак тапшыруны тәэмин итү өчен, илкүләм максат белән, территорияләрнең потенциалын 1,5 тапкыр арттыру таләп ителә. Бүген бу төзелешнең инновацион технологияләрен гамәлгә кертүдән, административ киртәләрне бетерүдән башка мөмкин түгел, алар, үз чиратында, төзелеш-инвестицион циклның дәвамлылыгында чагылыш таба

Стратегиядә тармакның кадрлар потенциалын үстерү, һөнәри трансформация, төзелештә фәнни эшчәнлек мәсьәләләре аерым карала. Цифрлы трансформациянең заманча тенденцияләренә дә аерым игътибар бирелә. Стратегия гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча карарлар өлешендә комплекслы якын килү – гражданнарның аерым категорияләрен яклауга, өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен торгызуга, авария хәлендәге торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күздә тота. Моннан тыш, яңа торакка, шул исәптән ипотека программалары һәм ИТТ буенча ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен шартлар булдырылган. Шулай ук ТКХ өлкәсен модернизацияләү һәм үстерү, аның торышын яхшырту һәм халыкны югары сыйфатлы коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү буенча чаралар билгеләнде», — дип ассызыклады Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин.

Бүген тармак тулысынча озак сроклы бишьеллык программаларга күчә, алар объектларны һәм чараларны алдан проектлау һәм этаплап гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Торак мәсьәләсен хәл итү инструментлары арасында министр индивидуаль торак төзелешен (ИТТ) үстерүне билгеләп үтте. 2021 ел нәтиҗәләре буенча торак тапшыруның гомуми күләмендә ИТТ өлеше 53% тәшкил итте, шәхси йортларның күбесе гражданнар тарафыннан мөстәкыйль төзелә, шул исәптән подрядчы оешмаларны җәлеп итеп. Төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү стратегиясе ИТТ төзүнең индустриаль ысулын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын үз эченә ала. Агымдагы елның 1 июненнән ташламалы ипотека шартлары «хуҗалык ысулы» белән йорт төзүгә кагыла.


Фикер өстәү