Казанда Халыкара һөнәри осталык чемпионаты үткәреләчәк

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында 2022 елда Казан шәһәрендә сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионатын оештыру һәм уздыру буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды.

Сәнәгать төзелеше өлкәсендә Халыкара һөнәри осталык чемпионаты Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан, «Росатом» ДК белән берлектә, үткәрелә. Төп максат – илнең глобаль көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү, төзелеш хезмәтләре экспортын үстерү, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру хисабына сәнәгать төзелеше секторында Россиянең халыкара аренада позициясен яхшырту.

Быел чемпионат 5 – 8 октябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Ирек Фәйзуллин фикеренчә, чарага Россиянең эре предприятиеләрендә генә түгел, чит ил партнерларында да кызыксыну уята. Халыкара төзелеш чемпионатында катнашуга 23 ил вәкилләре: БРИКС, ЕАЭС, БДБ, шулай ук Төркия, Мисыр, Бангладеш, БГӘ, Венгрия, Иран, Сербия һәм Израиль вәкилләре чакырылган. «Безнең чараны уздыру өчен Казан очраклы гына сайланмаган – ул Россиянең икътисадый, логистика һәм технологик үзәге булган бик матур шәһәр», — дип шәрехләде министр килешүгә кул кую тантанасы барышында.

Үз чиратында Татарстан Президенты бу чараны уздыруның төбәк өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

«Татарстан тотрыклы рәвештә сәнәгать төзелеше буенча лидер төбәкләр арасына керә. Республикада 400дән артык предприятие төзелеш өчен кирәкле продукция җитештерә. Соңгы 10 елда 160 предприятие сафка бастырылган һәм модернизацияләнгән, алар арасында дөнья дәрәҗәсендәге компанияләр күп.

Халыкара чемпионатны уздыру – яңа технологияләр һәм компетенцияләр белән танышырга, ә иң мөһиме  бу юнәлештә иң яхшыларны табарга мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Халыкара төзелеш чемпионаты өч юнәлеш буенча узачак: профессиональ төзүчеләр ярышлары, интерактив күргәзмә һәм эшлекле программа. Ярышларда катнашучылар сәнәгать төзелеше, сәнәгать объектларын проектлау һәм төзелеш проектлары белән идарә итү буенча 20 индивидуаль һәм команда номинациясендә көч сынашачак. Беренче тапкыр «Студентлар лигасы» ярышлары үткәреләчәк, анда Россиянең төзелеш югары уку йортлары студентлары катнашачак. Чемпионатның приз фонды 44 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк.

«Халыкара төзелеш чемпионаты –дәүләтләрне дә, бизнесны да, кадрларны да берләштерә торган дөньякүләм мәйданчык. Безнең өчен мондый масштаблы чараны уздыру – халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү генә түгел, ә төзелеш тармагына һәм тулаем икътисадны үстерүгә уңай йогынты ясау мөмкинлеге дә. Моннан тыш, күп кенә белгечләр өчен төзелеш ярышларында катнашу социаль лифт булып тора, — дип өстәде «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев.


Фикер өстәү