Рөстәм Миңнеханов II Халыкара төзелеш чемпионаты ачылышында: Төзүчеләрдән башка тормышны үзгәртеп булмый

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов II Халыкара төзелеш чемпионатында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Исегезгә төшерәбез, чемпионатны ачу тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

Төзелеш чемпионаты инде икенче тапкыр уздырыла. Беренчесе 2021 елда Сочида үткән иде. Быел әлеге чараларда 2 меңгә якын кеше катнашачак, шул исәптән – 20 илдән 1 мең кеше, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

«Безне мондый вакыйганы үзебездә кабул итү шатландыра», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге биналары комплексы кыска вакыт эчендә – 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен төзелгән. «Әлбәттә, мондый бинаны проектлау һәм төзү җиңел булмады. Ләкин безнең республикада мондый объектны төзи алырлык потенциал бар», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, концерт залы (И. Шакиров ис. концерт залы бүген биредә Төзелеш чемпионатын ачу тантанасы уза) һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатыннан соң барлыкка килде, диде.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың, шул исәптән, төзелеш тармагында да, җитди традицияләре бар, аның 100 еллыгы күптән түгел билгеләп үтелгән. «Без республикада социаль һәм эре сәнәгать объектларын төзибез, — диде ул. – Безнең икътисад – ул сәнәгать, нефть эшкәртү комплексы, «Газпром» объектлары, машина төзелеше объектлары. Төп капиталга инвестицияләр быел гына да 700 млрд. сумнан артык булачак».

«Әлбәттә, берәр нәрсә яхшы якка үзгәрхне без барыбыз да яратабыз. Без кая гына барсак та, нинди юл барлыгын, анда эш урыннары бармы-юкмы икәнен карыйбыз. Ә бит боларның барысын да төзүчеләр башкара! Төзүчеләрдән башка тормышны үзгәртеп булмый. Шуңа күрә сез иң кирәкле һөнәрне сайлагансыз, — диде Рөстәм Миңнеханов, чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Сездән башка беркем дә бер нәрсә дә эшли алмаячак. Хөрмәтле төзүчеләр, бу чемпионат сезгә үзегезне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый күнекмәләргә һәм сәләтләргә ия булу – киләчәктә яхшы перспективаларга ия булу дигән сүз. Барыгызга да яхшы ярышлар һәм республикабыздагы вакытыгызны күңелле уздыруыгызны телим».

Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, чемпионат ачылышында чыгыш ясап: «Мин Төзелеш чемпионатын коруда да, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге бу матур залны төзүдә дә катнашуым белән горурланам», — диде.

Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, бүген төзүчеләр бик зур күләмдәге бурычларны башкара, бигрәк тә санкцияләр шартларында төзелеш яңа әһәмияткә ия: бу безнең предприятиеләрнең йөкләнеше дә, эш урыннары да. «Без Татарстанда башкарыла торган төзелеш эшләренең күләмен күрдек. Мин монда эшләгәндә төзелеш эшләре күләме 360 млрд. сум тәшкил итә иде, хәзер инде 100 млрд. сумга артты».

Ирек Фәйзуллин шулай ук II Халыкара төзелеш чемпионатында 5 чит ил делегациясе – Әрмәнстан, Казахстан, Беларусь, Төрекмәнстан Әзәрбәйҗан булуын искәртте. Ул барлык катнашучыларга да җиңү теләде.

«Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев Татарстанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. «Казан профессионаллар алдында үз ишекләрен беренче тапкыр гына ачмый, — диде ул. — Бу безнең өчен бик мөһим. — Чемпионатта җиңүләргә ирешүгә бөтен көчне һәм бөтен осталыкны юнәлдеререгә кирәк».

Алексей Лихачев шулай ук юнәлеш федераль министрлыгының кешеләрне зур төзелеш командасына җәлеп итүдәге зур өлешен билгеләп үтте.

«Бүген бу залда утырган катнашучыларга, үз һөнәре итеп төзелешне сайлаган студентларга һәм төзелеш отрядлары сугышчыларына – җитди, бәлки, тормышының иң мөһим мәктәбен үтүчеләргә иң җылы сәламләү сүзләре. Һәм, әлбәттә, төзүчеләрнең барысына да – үз куллары, акылы һәм йөрәге белән – илебезне төзүчеләргә. Алар аерым объектлар да төзи, яңа суверен Россияне дә төзи. Илебезнең киләчәге сездән тора!» – диде Алексей Лихачев.

Шуны да искәртик: ачылыш тантанасы башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев һәм башка кунаклар чемпионат кысаларында оештырылган күргәзмәдә булдылар. Анда Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Төзелеш министрлыгы, «Ростат» ДК, «СИБУР», «Газпром» компанияләре, төзелеш индустриясе вәкилләре экспозицияләре тәкъдим ителгән.


Фикер өстәү