Миңнеханов: Татарстан Һөнәри осталык ярышларында гадәттәгечә югары нәтиҗәләр күрсәтә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионат хәрәкәтләре җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил җитәкчелеге һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән эшче һөнәрләр буенча ярышлар актив үсеш алган. Аларга кызыксыну һәм катнашучылар саны арта.

«Татарстан традицион рәвештә һөнәри осталык буенча ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу ел да аерым түгел. «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында республика җыелма командасының 113 катнашучысыннан 80е медаль яулый, шуларның 26сы – алтын. Бик яхшы! Сез – гаять зур сәләт, үҗәтлек һәм талант үрнәге», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның инде 4 ел рәттән хәрәкәттә алдынгы урыннарны саклап калуын, илдә 2 нче урында торуын билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, «Абилимпикс»ны үстерү – ведомствоара зур эш, анда 80нән артык партнер-предприятие һәм берничә министрлык катнаша. «Бу юнәлештә уртак эшне дәвам итү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт базарында ихтыяҗ булган профессионаллар булып үсү мөмкинлеген тәэмин итү мөһим», — дип белдерде ул.

Быел «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча яңа Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте старт алды, ул «WorldSkills»та республикада тупланган тәҗрибәне исәпкә ала. Әлеге хәрәкәт кысаларында Татарстан җыелма командасы барлыгы 148 медаль яулады.

«Сезнең һәр медалегез — туган республиканың казанышы. Әлбәттә, мондый нәтиҗәгә системалы эшсез, сезне, сезнең экспертларны һәм тренерларны тулысынча җәлеп итмичә, күп санлы күнегүләрсез, шулай ук уку йортлары җитәкчеләренең ярдәменнән башка ирешеп булмый», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, һөнәри осталык буенча ярышларда һәр җиңү – булачак эш бирүчеләр алдында өстәмә плюс, ә югары нәтиҗәләр – бәхәссез өстенлек. «Абилимпикс» һәм «Профессионаллар»ның барлык чемпионнарын һәм призерларын югары нәтиҗәләр белән котлыйм. Бүген сез эш бирүчене эзләргә тиеш түгел, ә ул сезне эзләргә тиеш. Моңа омтылырга кирәк. Республика алга таба да чемпионат хәрәкәтләренә ярдәм итәчәк, аларның югары стандартларын мәгариф практикасына кертәчәк», — дип өстәде республика Рәисе.

РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов ассызыклаганча, Татарстан һөнәри компетенцияләрне үстерү буенча зур эш алып бара. Ул шулай ук эшче һөнәрләренең әһәмиятен һәм абруен арттыру «Мәгариф» илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын билгеләп үтте.

Ярышларда катнашучылар, аларның тренерлары һәм экспертлары республика җитәкчелегенә хәрәкәткә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә омтылачакларына ышандырдылар


Фикер өстәү