Ялтыравыклы тамаша. «Болгар радиосы»ның XI Милли музыкаль премиясен кемнәр алды?

Буйдак җырчыларны кем өшкерергә тиеш? Татарны нәрсә татар итә? Татар эстрадасының легендасы – кем ул? Быел «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясендә әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләп карадык.

Иске яңаны саклый…мы?

Машина да кабынудан баш тартып тилмерткән салкын кичтә бар халык «Пирамида»да иде диярсең. Кеше агыла торды, «Мирас» ансамбле «Болгар радиосы» алып баручылары белән бергә, килгән-кергәнне җырлатып һәм биетеп, тамаша залына озата торды. Шулай итеп, тәнәфес белән бергә дүрт сәгать барган тантанага җырлый-җырлый кереп утырдык.

Быелгы премиягә үзгәрешләр кертеләчәген белгәч, аеруча зур кызыксыну белән килгән идек. Бу юлы сценарийны яңа автор – Альберт Шакиров язган булса, тантананың яңа режиссеры Марсель Мәхмүтов иде. Соңгы арада күп кенә саллы тамашаларны оештыручы тандем. Караган кеше килешер: быел сценарий һәм башкасыннан алданрак күзгә ташланган төп үзгәреш сәхнә бизәлеше (бу очракта – экран) һәм ут булды. Алар җырчыларның чыгышларын да бер башка югарырак күтәрде, дисәк, арттыру булмас.

Премияне сез һәм без белгән кешеләр – Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин һәм Айгөл Хәйруллина алып барды. Илфар Кәримовның «Болгар радиосы»ның башкарма директоры икәнен беләсездер. Шуңадырмы, быел да алып баручылар арасындагы төрттерүләр, диалогларның күбесе «Илфар Илдусович» дип башланды. Бу трио – чыннан да, премиянең алыштыргысыз, аерылгысыз бер өлеше. Әмма аны ел саен караучылар яңарак төрле мәзәкләр, моңарчы ишетелмәгән диалоглар көтә бит.

Әйтик, өшкерү үзәге турындагы кебек. Рөстәм Гайзуллин, буйдакларга күз тию, аларның киемнәреннән энә ише нәрсәләр чыгу сәбәпле, әнә шундый үзәк ачарга тәкъдим итте. Моның ише актуаль темалардан җырлы гаиләләрнең күп булуы, мәхәббәт темасына артык еш җырлаулары, җырларның атамаларында охшашлык та телгә алынды. Кыскасы, ел дәвамында халык телендә булган вакыйгаларга үзенә күрә күзәтү ясалды.

Рух

Ләкин Милли музыкаль премиянең асылы – уен-көлке түгел, билгеле. Тантананың башыннан ахырына кадәр ике буын вәкиле – Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт һәм, кечкенә булса да, «Шахта», «Әрем исе, әрем тәме» җырларының һәм сүзен үтемле итеп башкаручы Рөстәм Хөсәенов бер мөһим сорауга җавап эзләде. Миллилек нидә чагыла? Беренче карашка милли булып тоелмаган премияне нәрсә яки кем милли итә? Ахырда нинди нәтиҗәгә килгәннәрен әйтсәк, бөтенләй дә интрига калмас. 1 гыйнварда «ТНВ» телеканалында әлеге премиянең телевизион версиясен карыйсы була бит әле.

«Иң…», «Иң…», «Иң…»

Премияне премия иткән җырчыларга да килеп җиттек. Быел җәмгысы 30 номинациядә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Махсус кунаклар – Әсхәт Хисмәт белән Рөстәм Хөсәенов һәм Татьяна Ефремова чыгышларын кушып санасаң, 32 музыкаль номер карадык.

Аерып әйтәсе килгәннәрнең беренчесе – Зөһрә Сәхәбиева чыгышы. Аны быел «Легендар җырчы» номинациясендә бүләкләделәр. Җырчыны игълан иткәнче исә ул башкара торган «Җидегән чишмә» җырының язылу тарихын тыңладык. Тулаем алганда, премиянең исеменә һәм асылына туры килгән чыгыш булды ул.

Татар җыр сәнгатендә исемнәре күптән билгеле булган Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдиновның чыгышлары да тантанага саллылык өстәде. Яшьрәк башкаручылардан Вадим Захаров, Илсөя Бәдретдинова, Зөлфирә Шәйдуллина, Ришат Төхвәтуллинның чыгышлары аеруча көчле алкышларга күмелде. «Күңелләргә үтеп кергән җыр», «Елның иң популяр җырчысы», «Халыкчан башкару», «Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен» номинацияләрендә җиңүләре шунда ук акланды дип әйтәсе килә.

Бер «Алтын йолдыз»ны икегә бүлүчеләр, ягъни гаилә дуэтларының күп булуы белән дә истә калыр бу тантана. Җиде җырлы гаилә җиде төрле номинациядә бүләкләнде. «Иң-иң»нәрне санасак, озакка китәр. Татар эстрадасының үзенә күрә бер феноменына әйләнгән бу күренеш озак яшәсен, җырчы гаиләләр туып торсын! Премияләрдә генә номинацияләр бүлү авыррак булыр инде…

***

Монысы бу чараның асыл-эчтәлегенә кагылмый. Әмма бер нәрсәнең үзгәрмәве, киресенчә, төрле яклап артуына игътибар итми мөмкин түгел. Җырларның берсенә берсе охшаш булуы турында күп сөйләшәбез, премиядә дә андый җырлар яңгырады. Ләкин тышкы яктан да индивидуальлек юк дәрәҗәсендә бит. Бу сезонда ялтыравыклы тукымалар галәмәт актуальдер актуален, ләкин сәхнәдә андый күлмәклеләр артып китсә, күзләр камаша башлый. Ничек кенә булмасын, бүген тамашачыга матур җыр гына түгел, матур, үзенчәлекле тамаша да кирәк. Һич югы, бер ялтыравыклы күлмәкне икенчесенә алыштырып шаккатырырга була!

Премиядә башка номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге

 

 


Фикер өстәү