Танылган җырчы Татьяна Буланова янә кияүгә чыккан

Бу яңалык социаль челтәрләрдә җырчының таланты алдында баш иючеләр арасында санаулы мизгелләр эчендә таралган.

“Татьяна Буланова юк инде”. Җырчы үзе журналистларга шулай дип белдергән. Күптән түгел генә 54 яшьлек Татьяна Буланова янә кияүгә чыккан. Бу юлы аның ире – үзеннән 19 яшькә кечерәк.

Җырчы фамилиясен дә алыштырырга уйлаган. Шулай итеп, Татьяна Буланова хәзер Татьяна Рудневага әйләнәчәк. Җырчы сәхнәдәге исемен алыштырачакмы – анысы әлегә билгесез.


Фикер өстәү