Газетага язылу

Мәктәпләрдә тыныч булсын! Тантаналы чаралар вакытында куркынычсызлыкны арттырырга куштылар

Мәктәпләрдә тыныч булсын! Тантаналы чаралар вакытында куркынычсызлыкны арттырырга куштылар
Фото: Татар-информ

 

Имин килсен! Татарстан Хөкүмәт йортында яңа уку елы алдыннан мәктәпләрдәге куркынычсызлык чаралары турында сөйләштеләр.

– Беренче сентябрьдә белем бирү йортлары үз ишекләрен ачачак. Моңа кадәр мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләүне тәмамларга һәм булган барлык кимчелекләрне бетерергә кирәк, – диде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республиканың гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов әйтүенчә, бу уку елында 511 меңнән артык укучы 1385 мәктәпкә барачак. Шул исәптән 44 меңнән артык бала беренче сыйныфка керәчәк. 1 сентябрьдә республикада 4 яңа мәктәп һәм 2 өстәмә укыту корпусы ачылачак. 667 мәктәпкә укучыларны автобусларда йөртәчәкләр. Моның өчен юлга 912 автобус чыгачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин сүзләренә караганда, соңгы биш елда республика мәктәпләрендә 19 янгын очрагы теркәлгән. Белем бирү йортларында янгын чыгуга китергән төп сәбәп – электр җиһазларын урнаштыру һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу. Соңгы биш елда теркәлгән янгыннарның 53 проценты әнә шундый саксызлык аркасында килеп чыккан. Балаларның ут белән уйнавы (26 процент), ут белән саксыз кылану (16 процент) һәм электр-газ эшләре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү (5 процент) дә аяныч нәтиҗәләргә китергән. Яңа уку елына әзерлек кысасында, белгечләр профилактик чаралар үткәрә. Алар барышында республикадагы 118 мәктәптә 220 хокук бозу очрагы ачыкланган.

– Аларның күбесе Чаллыда, Түбән Кама һәм Лаеш районнарында теркәлде. Аерым алганда, республикадагы 338 мәктәптә (барлык уку йортларының 21 проценты) янгынга каршы кисәтү системаларының куллану вакыты чыккан. Бу барыннан да бигрәк Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара районнарындагы һәм Казандагы мәктәпләргә кагыла. Моннан тыш, республиканың 15 мәктәбендә укытучылар һәм хезмәткәрләр янгынга каршы куркынычсызлыкка бәйле укулар узмаган. Соңгысы Түбән Камада (10 мәктәп), Чаллыда (3 мәктәп), Әлмәттә һәм Зәйдә (һәркайсында 1 әр мәктәп) теркәлде, – диде Максим Трущин.

Рөстәм Нигъмәтуллин мәктәпләрдә хәбәр итү системаларын тикшерергә, тантаналы чаралар вакытында куркынычсызлыкны арттырырга һәм балалар, укытучылар белән бергә ракета куркынычы, БПЛА һөҗүме янаганда нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен искә төшерергә кушты.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре