Газетага язылу

Ренат Әюпов: «Эзләнүләр булмаса, актер «мүкләнеп» бетәргә мөмкин»

Ренат Әюповның Чаллы театрыннан Казанга яшьләр театрына кайтып эшли башлаган елларын яхшы хәтерлим. Мәскәүдә белем алган режиссер татар театры дөньясында яңа сулыш, яңа алымнары белән аерылып торды. Ул артистлар белән бергәләп көчле репертуар булдырды.

Ренат Әюпов: «Эзләнүләр булмаса, актер «мүкләнеп» бетәргә мөмкин»
Фотолар: шәхси архивтан

«Сак-Сок», «Алхимик», «Йосыф кыйссасы», «Галиябану», «Алмачуар» һәм башка уңышлы спектакльләр куелды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов – күп сөйләми генә үз юлы белән бара торган кеше.

– Республика театрларында сезон ачылышлары бара. Яңа сезонны сез нинди кәеф белән каршы аласыз?

– Кәеф күтәренке. 39 нчы сезонны башлыйбыз. Кеше гомере белән чагыштырып карасаң, бу инде – саллы гына сан, 40 еллыкка якынлашып киләбез. Шуңа күрә җаваплылык хисен дә тоябыз, күтәренке рух та булырга тиеш. Труппабыз бербөтен булып, шул ук составта эшкә чыга, күңелгә рәхәт. Тамашачыларыбызны шаккатырасы килә. Безнең Кариев театры шундый бер урталыкта, аны төрле яклап Камал, Тинчурин театрлары, «Әкият» курчак театры, Рус яшь тамашачы театры әйләндереп алган. Алар янәшәсендә без эзләнергә, шаккатырырга, репертуарыбыз белән көчле булырга тиеш. Яңа исемнәр, яңа режиссерларны тартырга туры килә. Театр сәнгате ул спорт түгел, ләкин Сабан туенда атлар чабышындагы җайдаклар кебек алга ыргылырга тиешбез. Алга бару булмаса, син музейга әвереләсең.

– Театрларның эзләнүе, спектакльләрдәге экспериментлар, лабораторияләр – әнә шул сез әйткән алга ыргылуның бер төре. Ләкин тамашачыдан: «Нигә кирәк безгә тәрҗемәләр, ниндидер экспериментлар?» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

– Тамашачы театрның эчке кухнясын белеп бетерми. Бу шулай булырга тиеш тә. Өлкән буын тамашачы электән бер системага корылган спектакльләрне күбрәк таләп итә: драма икән еларлык, комедия икән шаркылдап көләрлек булсын. Ләкин болай гына булмый. Безгә төрле форматларны табарга, яшь режиссерлар, яңа авторлар, сәхнә бизәлешен булдыручы яңа рәссамнар кирәк. Шуңа күрә лобараторияләр эшләүгә омтылып торабыз. Безнең театрга «Һөнәр» фестивале күчте. Ул яшь режиссерларны барлау өчен мөһим. «Тамга» лабораториясе дә бар, ул эскизлар белән эшләүгә юнәлтелгән. Без Татарстаннан, Россия төбәкләреннән яшь режиссерларны чакырып, артистлар белән бергәләп эскизлар ясыйбыз. Аннары алар арасыннан уңышлыларын кулланабыз да. Лабораторияләр, экспериментлар артистлар өчен дә кирәк. Мондый эзләнүләр булмаса, актер «мүкләнеп» бетәргә мөмкин. Чөнки һаман бер төрле репертуарны уйнап, аларның уйнау манерасы, яшәү импульслары тигезләшә, ә яңа режиссер, яңа автор белән артист үзгәрә, яңа алымнар таба. Ягъни иҗади шок кичерә. Мин үзем дә артист буларак моның кирәклеген яхшы аңлыйм. Бу вакытны бушка уздыру, таптану түгел. Без һәрвакыт иҗади бәйләнештә булырга тиеш.

– Сезнең театр элек-электән балалар, мәктәпләр белән эшли. Исеме үк әйтеп тора: Яшь тамашачы театры. Хәзерге вакытта яшь тамашачыны җәлеп итү ничегрәк?

– Безнең Уставның да алтын баганасы шул. Мәктәп балалары, студентлар белән дә эшләргә тиешбез. Бу традиция безнең ел саен дәвам итә. Ләкин чагыштырып карасак, соңгы елларда яшьләр театрдан ераклашты. Гаджетлар, виртуаль кызык-мызыклар яшь тамашачының күңелен үзенә тартып алды. Мәктәп балаларын да театрга тарту авырлашты. Бу сүзләрне зарлану дип кабул итмәгез. Безгә театрны яраттыру өчен төрле формаларда эшләргә туры килә. Балага эчке психологик форматны визуаль күренеш белән кушып бирмәсәң, ул аны карамый. Алар «клиповый спектакльләр»гә ияләшкән. Мин инде 20 ел элек, интернет, гаджетлар булмаган вакытта ук шундый форматта Тукай турындагы «Печән базары» спектаклен чыгарган идем. Эчке бер тоемлау белән шул чорда ук шагыйрьне өч геройга бүлеп, төрле вакыт яссылыгында күрсәттем. Мондый алым Тукайны балаларга ачу өчен кирәк иде. Аннары башка театрларда да шундый тиз, мобиль спектакльләр барлыкка килде.

Ә Ринат Әюпов үзе театрга ничек тартылды?

– Шәле авылы Казанга якын. Шуңа күрә Камал театры да, ул вакыттагы күчмә театр булган Тинчурин театры да авылга еш килде. Әти-әни спектакльләргә йөри, ә безгә эләкми. Чөнки бала-чагага акчасы да кирәк. Бервакыт күчмә театр килгәч, 5–6 сыйныфларда укыган чак булгандыр, әти-әнидән рөхсәт сорамый гына клубка барып «Сары чәчәк ата көнбагыш» дигән спектакльләрен карадым. Шунда мин бу тормыштан үзгә тагын бер дөнья барлыгына шаккаттым. Авыл клубы сәхнәсенә сыйдырырлык бер могҗиза бар икәнлеген күрдем. «Нәрсә бу, болар нәрсә эшләп йөриләр?» дигән сораулар, кызыксыну барлыкка килде. Мин театр белән агуландым. Ләкин бу хакта бер кемгә дә әйтмәдем, эчтән генә уйландым. Әтием кебек механизатор булырга әзерләндем. Ә мәктәпне тәмамлагач, әти-әнигә техникумга укырга керәм, дип Казанга киттем дә, туп-туры театр училищесына имтихан бирдем һәм мине кабул иттеләр. Безне Шамил Бариев, Фирдәвес Әхтәмова укытты. Хәния Фәрхи белән бер курста укыдык. Бер ел белем алгач, армиягә киттем. Солдат хезмәтеннән соң Мәскәүдә Щепкин училищесында Илсөя Төхвәтуллина, Фердинанд Хафизов, Мәрьям Йосыпова, Зөлфия Зарипова белән актерлык һөнәрен үзләштердем һәм Камал театрына эшкә кайттым. Балачакта караган спектакль мине әнә шулай театрга тартты. 

– Камал театрында уйнаган рольләрегезне дә искә төшерик әле.

– Мәскәүдән кайткач ук, Шамил Зиннурович (Закиров. – Авт.) безнең төркемне режиссер Дамир Сираҗиевка тапшырды. Ул безнең белән «Җәһәннәм биюе» спектаклен куйды. Мин баш рольне – Марикны уйнадым. Ул – уңай герой, аны бандитлар пычак белән кадап үтерә. Спектакль зур бәхәсләр тудырды. Чөнки бу – «Казан феномены» вакытлары. «Сираҗиев нинди спектакль куйган?» – дип, худсоветлар уздырып тикшерделәр, бер сезон уйнаткач төшереп калдырдылар. Аннан соң төп рольләр күп тәтемәде, эпизодларда уйнадым. Марсель Хәкимович (Сәлимҗанов. – Авт.) Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» спектакленә алды. Фәрит Бикчәнтәев һәрвакыт безне үз янында йөртте. «Казан егетләре»ндә Тукай ролен башкардым.

– Шундый зур коллективта рольләрегез дә була торып, режиссер һөнәрен сайлагансыз...

– Безне Мәскәүдә нинди роль бирелүгә карамастан актер булырга өйрәттеләр. Ләкин артист – бәйле һөнәр ул. Авыл малае буларак мин бәйлелекне яратып бетермим. Ә монда син режиссерларның нинди мөмкинлекләре барлыгын күрәсең, алар артистлар белән идарә итә белә. Менә шунда балачактагы серне ачасың. Миндә сәхнә могҗизасын тудыручылар режиссерлар икән бит дигән аңлау барлыкка килде. Буш вакытларымда качып кына Марсель абыйның репетицияләрен карап утыра башладым. Бу минем эчке халәтемне үзгәртте, режиссер һөнәрен үзләштерергә кирәк дигән теләк туды. Марсель абыйдан кечкенә генә спектакль куеп карарга сорадым. «Әнә Кече залда куй», – диде. Беренче хезмәтем Нәкый Исәнбәтнең «Былтыр кысты» спектакле булды. Марсель абый да, Шамил Зиннурович та, артистлар да минем нәрсәдер булдыра алганымны күрә башлады. Шуннан Гафур Каюмовның «Һинд кызы», Аманулланың «Әлепле әртисләре», Флорид Бүләковның «Яратумы бу?» әсәрләрен сәхнәләштердем. Алар әкренләп театр репертуарында урын ала башлагач, Марсель абыйдан Мәскәүгә режиссура бүлегенә барып укырга рөхсәт сорадым. Ул хуплады. Шулай итеп икенче тапкыр Мәскәүгә барып белем алдым. «Башмагым» спектакле белән диплом якладым.

– Мәскәүдә татар спектакле белән диплом якларга курыкмадыгызмы, ничек рөхсәт бирделәр?

– Анда Шекспир дип әйтеп карадылар. Бирешмәдем. Аны Казанда куеп, видеога төшереп, комиссиягә күрсәттем.

– Ә кемнәр белән куйдыгыз?

– Ул вакытта Казанда яшьләр театры барлыкка килгән (хәзерге Кариев театры) һәм аны Фәрит Хәбибуллин җитәкли иде. Аның рөхсәте белән куйдым.

– Кызык бит, инде шул вакытта ук сезне язмыш әлеге театрга бәйли.

– Аллаһы Тәгалә үзе ниндидер ишарәләрне җибәреп тора икән. Дипломны алып Казанга кайттым. Камал театрында минем инде рольләрем калмаган иде. Ә яшьләр театры артистлары инде ничек эшләгәнемне күрделәр бит, Мәдәният министрлыгына барып, мине режиссер итеп куярга сораганнар. Фәрит абый яшьләр театрында үзе директор да, администратор да, режиссер да иде. Бик оста оештыручы иде ул. Ә артистларга режиссер кирәк. Марсель Хәкимович мине чакырып алды да: «Дипломың бар, әйдә, синең дә кечкенә генә бер көймәң булсын. Бар эшләп кара, булдыра алмасаң, күңелең кайтса, кире алырмын», – диде. Аның менә шул «булдыра алмасаң» дигән сүзе шулкадәр башыма кереп калды. Ә яшьләр театрының ул заманнарда бит әле бер нәрсәсе юк. Мин шундый зур, дәрәҗәле театрдан китеп, тормыш ваклыклары, мәшәкатьләре белән тулы театрга килеп төштем. Эшләп киттек. Ләкин «Камалга кире кайтырга кирәк», – дигән чакларым да булды. Тик Марсель абыйның сүзләре дә колакта яңгырап тора иде. «Ә мин булдыра алам», – дидем. Авыр булса да, утырган көймәмдә йөзүемне дәвам иттем. Шулай да бу театрдан китеп, Чаллы театрында эшләп кайткан чорым булды. Анда 7 ел эшләдем. Бу китү министр Илдус Тарханов тәкъдиме белән булды. Чаллыда эшләү миңа классик әсәрләрне кую өчен мөмкинлек ачты. Зур репертуар әзерләдем. Ләкин әти вафат булгач, әни ялгыз калды һәм миңа Казанга кире кайтырга туры килде. Яшьләр театрына барыбер режиссер кирәк иде, яңадан шунда эшли башладым.

– Тормыш сынауларын узганда һәрберебезгә терәк тә, көч тә кирәк. Сез алга чәчрәп чыга торган кеше түгел. Гаиләгез турында да күп сөйләргә яратмыйсыз. Нинди кеше сез?

– Ике дөньямны да параллельдә тотам. Берсе – үзем. Үз-үземне бары тик үзем генә булдырырга тиеш. Икенче як – җәмгыять һәм андагы караш. Әнием: «Улым, чәчрәп чыкма, каршы әйтмә, артыгын алма», – дип үстерде. Сәнгатьтә андый булырга ярамый икән. Ләкин мин һәрвакыт әнием сүзләрен истә тоттым. Чәчрәп чыгу, исемнәр сорап йөрү, үзең турында яздырту, телевидение-радиодан сөйләтү булмады. Минем өчен беренче урында иҗат иде. Хәзер шундый заман җитте: хайп өчен, акча өчен спектакльләрне форма ягыннан гына коручы режиссерлар, артистлар барлыкка килде. Бу матур күренеш түгел.

– Гаиләгез белән дә якыннанрак таныштырыгыз әле.

– Мәхәббәтемне Чаллыда эшләгәндә таптым. Анда үзәк китапханә бар иде. Пьесалар, әдәби әсәрләр укырга кирәк, китапка гел шунда йөрдем. Ләкин соңрак китап дигән сәбәп белән анда эшләүче Гөлшат исемле кыз янына йөри башладым. Аны репетицияләргә, спектакльләргә чакырдым. Гөлшат тумышы белән Актаныш районының Байсар авылы кызы, укымышлы. Ул алдый белми. Мине менә шул сыйфаты, чибәрлеге җәлеп итте. Без бергә яши башладык. Шул вакытта ук Гөлшат премьера алдыннан спектакльне карап үз фикерен әйтә иде. Ә миңа менә шундый алдашмый, яраклашмый гына дөресен әйтә торган кеше кирәк иде. Шуңа күрә ул минем мәхәббәтем дә, ярдәмчем дә булды. Улыбыз Нурлан исемле. Аңа 17 яшь. Холкы белән миңа охшаган. Әнисе кебек туры сүзле. Үзем театр сәнгатенең бар ягын да белгәнгә, аны бу өлкәгә этәрмәдем. Үзе дә сизенде бугай, башка юнәлешне сайлады. Нурлан күбрәк программалаштыру, анимация белән шөгыльләнә. Хәзерге яшьләрне, заманны аңлау өчен ул ярдәм итә. Сәнгатьтән ерак булса да, мине аңлый.

– Күңелдә нинди хыял яши?

– Иң зур хыялым инде күптән тормышка ашты. Ул да булса Камал театрында эшләү иде һәм мин анда эшләдем, хәзер дә үземне аның вәкиле дип саныйм. Минем шундый бер теләгем бар: гаилә бербөтен, сәламәт булганда, театр эчендә дә эшем дустанә бербөтен булып барачак. Менә шул ике яссылыкны да бертигез, баланста алып барасым килә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре