Газетага язылу

Шәхси медицина хезмәтләрен кулланучылар арткан

Узган елда илдә медицина хезмәтләре базарында шәхси медицина өлеше 25 процент тәшкил иткән.

«Ведомости» хәбәренә караганда, коммерция хезмәтләре күләме акчага салып исәпләгәндә 2,4 триллион сумга җиткән (барлыгы 9,7 триллион сумлык хезмәт күрсәтелгән). Шул рәвешле дәүләт медицинасы өлеше 7,3 триллион сум тәшкил иткән.

Соңгы биш ел эчендә шәхси медицина өлеше 6 процентка арткан. Терапия, педиатрия, гинекология, урология, онкология һәм кардиология юнәлешләре из зур өлешне алып тора.

 

Шул ук вакытта 2020–2025 еллар аралыгында медицина хезмәтләренең гомуми базары елына уртача 10 процентка үскән. Дәүләт медицинасында еллык үсеш 8,8 процент тәшкил иткән.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре