Яңалыкларның беренчесе сыер тотучыларга кагыла. Билгеле булганча, моңа кадәр хуҗалыклар бер баш сыерга 6300 сум субсидия алып килде. Киләсе елдан әлеге ярдәмнең күләме 10 мең сумга кадәр арттырылачак. «Бу карар авыл халкына ярдәм итәргә һәм терлекләрнең баш санын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», – диләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. Сыер тотучылар үзләре ни уйлый?
– Без бу яңалыкны күптәннән көтәбез. Ишетүгә бик сөендек. Баеп китмәсәк тә, тамып торуы яхшы, – ди Балтач районыннан Фирүзә Ибраһимова. – Бүген биш сыер савабыз, субсидияләрне алдык. Ул акчаның ашлык сатып алганда файдасы зур булды. Сөт бәяләре төшкәч, киләсе елдан бер яки ике сыерны киметү турында уйлый башлаган идек. Бу яңалыкны ишеткәч, ашыкмаска булдык. Бәлки әле сөт хаклары да күтәрелә башлар. Без, авыл халкы, шулай азга да сөенеп яши торган халык бит. Ләкин бераз гына күңелне борчып торган җире дә бар: ул акчаны алыр өчен тагын өстәмә документлар сорап җәфаламаслар микән? 6300 сум итеп күтәргәч тә, яңа таләпләр куеп, мәшәкатен арттырдылар. Менә шунысы гына бераз борчып тора.
Нурлат районының Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова фикеренчә, авыл халкын ярдәм чаралары белән кызыксындырып була. Әлеге җирлектә мал тотучылар күп. Сөт бәяләре түбән булса да, әлегә кешеләр сыерларын саклау ягында, ди ул.
– Бер баш сыер тотучылар гына малын бетерә. Ә берничә сыер сауганнар өчен ул –барыбер табыш чыганагы. Җирлектә 313 сыер бар, алар өчен барысы да субсидия алды. Бездә сыер тотучылар мини-ферма төзүгә дә ярдәм чараларын гел алып тора. Кош-корт тотучылар да, ат асраучылар да, сарыклары булганнар да документларын тапшырып, акчасын ала алды. Моңа кадәр мал симертүчеләр дә өстәмә ярдәм турында кызыксынып торды. Киләсе елдан аларга да ярдәм булыр кебек, тик әлегә шартлары билгеле түгел. Өлкән яшьтәге кеше 5 ел дәвамында 15–20 баш үгез үстерә алмый бит инде. Быел бозау өчен субсидия алучылар да күп булды. Ләкин аларга малларны эре хуҗалыктан гына алырга рөхсәт ителде, ә халык аларның сәламәтлегеннән бик канәгать түгел иде. Хәзер үзләре теләгән фермер яки шәхси хуҗалыклардан да ала алачаклар, – ди ул.
Алсу Шакирова моңа кадәр 5 һәм 8 баштан күбрәк сыер тотып, мини-ферма төзегән кешеләргә дә кызыксындыру чаралары булсын иде, дигән фикердә.
– Сыерын да, фермасын да бетермәсеннәр иде. Кызганыч, биш ел тулуга кайберәүләр сөтлебикәләрен киметергә яки бөтенләй бетерергә карар кыла. Мондый гаиләләргә терлек азыгы әзерләүдә ярдәм кирәктер бәлки яки бер сыер алыр өчен акча бирсәләр дә, халык кызыксыныр иде. Бездә халыкның 90 проценты азыкны сатып кына ала, – ди җирлек башлыгы. – Мин барыбер малларны бетертмәү яклы, чөнки ул халыкның ныклыгы, авылга һәм җиргә берегүе дип саныйм. Терлек булса, авыл яши. Мин моны тәгаен әйтә алам. Бакчаны гына алыйк. Кеше бакчасында чүп үстермәс өчен, печәнен, чөгендерен, кабагын утырта. Ничек итсә итә, хезмәт белән көн күрә.
Икенче үзгәреш үгез бозау сатып алырга теләүчеләргә кагыла. Исегезгә төшерик: быелдан 6 айга кадәрге үгез бозаулар сатып алуга субсидия бирелә башладылар. Аның күләме бер башка 35 мең сумга кадәр иде, ләкин сатып алынган бозау бәясенең 50 процентыннан артыграк була алмый. Әлеге акчаны алыр өчен бозауларны бары тик күмәк хуҗалыклардан гына сатып алырга рөхсәт ителде. Ә киләсе елдан малларны шәхси эшмәкәрләрдән һәм фермер хуҗалыкларыннан да алып булачак.
– Әлеге ярдәм чарасы, чыннан да, халыкта кызыксыну уятты, алар җанланып китте. Бүлеп бирелгән акча бик тиз арада тотылып бетте. Районда сыерларга да, кош-кортка да субсидия алучылар күп булды. Бөтен теләгән кешеләр дә алып бетерде, ләкин документ җыю гына мәшәкатьлерәк хәзер, – ди Азнакай районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рамил Исламов.
Өченчесе – өр-яңа ярдәм чарасы. Анысы мөгезле эре терлек симертү өчен мини-ферма төзү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен биреләчәк. Моңа кадәр мондый ярдәмнән 5 һәм 8 баштан күбрәк сыер асраучылар гына файдаланды. Идарә башлыклары әйтүенчә, әлеге төр ярдәм чарасы югары технологияләр кулланып эшли торган кешеләргә генә бирелергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез