Газетага язылу

Утсыз тәрәзәләр: «ВТ» журналисты авылларда кадерсез калган йортларны барлады

Һәр авылда да диярлек җиргә сеңеп утырган, караучысыз калган йортлар бар. Кемнеңдер кендек каны тамган, кайчандыр балалар тавышы яңгыраган, ипи исе чыккан урын ул. Кайдадыр хуҗалары да бар инде аларның, тик кайтып караучысы, тәрбияләүчесе генә юк.

Утсыз тәрәзәләр: «ВТ» журналисты авылларда кадерсез калган йортларны барлады
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Сатып та җибәрә алмыйлар, тормыш алып барасылары да килми. Мондый кадерсез йортлар, бер яктан, авылның ямен алса, икенче яктан, куркыныч тудыра. Кадерсез йортлар һәм алар китереп чыгарган проблемалар белән исә һәр авыл үзенчә көрәшә.

Хуҗалы хуҗасызлар

Мондый йортларны республиканың бик күп авылларында очратырга туры килә. Ул йортларны иясез дип тә әйтеп булмый. Исегезгә төшерик: авыллардагы ташландык хәлдә булган йортларның хуҗаларын барлау 2021 елда гамәлгә кергән 518 нче федераль закон нигезендә башкарыла. Нәтиҗәсе бар. Мәсәлән, Росреестрның Татарстандагы идарәсе узган елның июлендә китергән мәгълүматлар буенча, нибары 770 объектның хуҗасы гына билгеле түгел. Чагыштыру өчен: 2022 елда күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кергән 4,5 млн күчемсез милекнең 700 меңнән күбрәгенең хокукы теркәлмәгән булган. Шуларның 112 меңе – торак йортлар, 326,5 меңе – җир кишәрлекләре.

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча да хәзерге вакытта авылларда хуҗасыз йортлар юк дәрәҗәсендә.

– 2–3 ел эчендә без мондый барлык объектларны өйрәндек. Йорт ташландык, җимерек хәлдә булса да, аның хуҗасы бар, – дип җавап бирделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Тик хуҗалары булып та, ташландык яткан йортларның проблемалары шул килеш кала бирә. Шушы көннәрдә генә редакциягә Арча районының Субаш-Аты авылыннан Лилия Әхмәдишина мөрәҗәгать итте.

– Әти-әниебез шушы авылдан. Үзләре гүр ияләре булса да, нигезне бетермибез. Җәй көне Казандагы сеңлебез, Чиләбедәге апабыз кайтып тора, үзем дә авылга сукмак суытмыйм. Безнең авылда ташландык хәлдә булган берничә йорт бар, тик барыннан да бигрәк үз йортыбыз янындагысы борчый. Хуҗасы бар аның, Казанда яши. Әти-әнисе дача өчен сатып алган иде, тик 20–25 еллап кайтканнары да, караганнары да юк. Хуҗалы килеш хуҗасыз ятим булып тора. Уттан бик куркабыз. Бу сорау белән берничә тапкыр җирлек башлыгына мөрәҗәгать иттек, тик ул да анык кына җавап бирә алмады, – диде ул.

Авылны ямьсезләп торсалар да, җирлек башлыклары барлык «бюрократия баскычлары»н узмыйча, иске йортларны сүтеп, җимереп атарга хокуклы түгел. Анысы хак. Закон нигезендә, милек белән идарә итү, аны файдалану – милекче карамагында. Шул рәвешле йортның хуҗалары гына торагын сатарга, бүләк итәргә хокуклы.

Шул ук вакытта күчемсез милек, төзелеш объектлары, җир кишәрлекләре хуҗасыз дип тә танылырга мөмкин. Закон буенча, йорт хуҗасының варислары булмаган яки алар милектән баш тарткан, яки үз вакытында милек хокукын алмаган очракта, суд карары нигезендә йорт муниципалитетка күчә. Йортны хуҗасыз дип тану иң катлаулысы һәм озакка сузылганы да инде. Иң элек ул хуҗаны эзләп табасы бар бит әле. Бәлки милек иясе авылда мирас буенча йорт күчкәнен үзе дә белми торгандыр? Яки күптәннән чит илдә яши, һәм гомерендә дә әлеге авылга аяк атлаганы юктыр?

Илледән – икегә

2021–2022 елларга кадәр Кукмара районының Кәркәвеч авыл җирлегендә иллегә якын иясез йорт исәпләнгән булган. Закон нигезендә 3–4 елда барысының да диярлек ияләрен ачыклап бетергәннәр.

– Мирасчылары ачыкланды, ә менә йортны Росреестр аша үзләренә теркәп бетермәүчеләр бар әле. Йортларның хуҗаларын табу бер дә җиңел булмады. Кайсын үгетләп, кайсын ачуланып теркәтергә туры килде. Ялгыз апалар да бар иде, аларның чыбык очы туганнарын табарга да шактый вакыт сарыф иттек, – ди җирлек башлыгы Марат Зәйнетдинов. – Йортка ия буласы кешеләр бөтенләй кирәксенмиләр икән, варисы булмаган милек (выморочное имущество) буларак теркәп, суд аша районга күчә. Бездә дә проблемалы бер йорт бар. Бик иске, кечкенә генә өй ул. Кайчандыр анда бик тырыш апа яшәде. Хәзер оныклары йортны ни теркәмиләр, ни карамыйлар. Варисы булмаган милек итеп таныттырасы булыр, ахры. Аннан соң ул йортны кемнән дә булса сүттерергә кирәк булып чыга. Ә бу – өстәмә чыгым дигән сүз. Шуңа күрә кайчандыр бу нигездә гомер иткән апа-абыйларның туганнарын табып, ничек тә рәсмиләштерергә тырышабыз. Чөнки тулы җаваплылык хуҗалары өстендә була. Кайтып тормасалар да, җәй буена берничә тапкыр кайтып, үләннәрен булса да чабып китәләр. Ташландык сарайларын сүтүчеләр дә булды.

Әлеге вакытта җирлектә бик начар хәлдәге ике генә йорт калган. Аларының хуҗаларының эзенә төшә торган түгел.

– 2018 елга кадәр теркәлгән йорт алар. Ана капиталы өчен алган булганнар. Каян, ничек итеп тапканнарын да белмим хәтта. Хәзерге хуҗаларын таба торган түгел. Аптырап, элеккеге хуҗаларына мөрәҗәгать иткән идем, алары: «Безнеке түгел инде ул», – дип кенә җавапладылар, – ди җирлек башлыгы. – Туган нигез кадерле инде. Мин гомер буе авылда яшәгәч, аның кадерен бик аңлап та бетермимдер бәлки. Тик әти-әнисенең йортын сатып җибәреп, терсәк тешләүчеләр барлыгын беләм. Гәрчә үзләре сер бирмәсә дә.

Тәртип каян башлана?

Авыллардагы кадерсез йортларның саны аның район үзәгенә, яки зур шәһәргә ни дәрәҗәдә якын булуыннан да, җирлек башлыгының эшеннән дә тора. Бер җирлек мисалында карыйк. Арча районының Наласа авыл җирлегенә ике авыл керә. Җирлек башлыгы Илфирә Шакирова әйтүенчә, хәзерге вакытта аларда каралмаган нибары өч йорт бар. Ә унбиш ел элек мондый өйләрнең саны егерме биш булган.

– Барысының да хуҗаларын эзләп табып, чакырттым. Яхшылап утырып сөйләштем. Алга таба планнары белән кызыксынам. Сатасылары килсә, саттырам, сатмыйча, балаларына йорт салалар икән, сүттерәм. Сатарга теләп тә, сата алмаячакларын аңласам, бәйнә-бәйнә аңлатам. Нәрсәнең отышлы, отышлы булмавын исәпләп бирәм. Җир кирәк булган кешеләрне шулай ук эзлим. Кыскасы, каядыр барганчы, барысын да иң элек сөйләшүгә чакырам. «Син – хуҗа, ни телисең, шуны эшлә», – дип кенә читтән карап тору минем холкыма туры килми. Һәр җирдә тәртип булырга тиеш, – ди ул.

 Гадәттә авыл халкын, бер яктан, кайчандыр тормыш гөрләгән, тәрәзәләреннән утлары балкыган, бала-чага чыр-чуы ишетелеп торган йортларның җиргә сеңеп, кадерсез булып утыруы борчыса, икенче яктан, авыл рухы һәм йөзе үзгәрүе тынгылык бирми. Кайсы гына җирлек башлыгы белән аралашсак та, сату-алу эшләрендә катнаша алмауларын әйттеләр. Илфирә ханым исә монысын да үз кулына алган.

– Йортны, җирне сатасы, үлчисе булса да, үзем күп акча чыгартмыйча гына булышам, килегез генә, дим. Варисы булмаган милекне бер ел эчендә сораучы табылмаса, җирен сатып җибәрә яки өченче бала өчен бирә алабыз. Быел гына да шундый ике йортны урнаштырдык. Мирасчысы белән элемтәгә чыга алмаган очраклар да булды. Йортны таҗик кешеләренә саткан булып чыктылар. Яңа авылдашлар белән дә бик тиз генә мөгамәләгә кереп, үз тәртипләребезне аңлатып чыгарга туры килде. Хәзер шулай ук аңлашып яшибез.

Ләкин бөтенесен дә бер калыпка салып карарга кирәкми, дигән фикерне дә әйтүчеләр булды.

– Бездә буш йортлар юк диярлек. Башка милләт кешеләре килеп яшиләр. Я хатыны, я ире татар аларның. Балаларын да татарча укырга бирәләр, авыл халкы белән дә аралашалар. Шуңа күрә эчебез пошмый, – ди Биектау районының Мүлмә авылыннан Рәсимә Мотыйгуллина. – Ташландык хәлдә булып, авылны ямьсезләп торганчы анда кешеләр яшәү әйбәт бит инде. Берничә ел элек Үзбәкстаннан бер гаилә кайтып, иске генә йортны сатып алды. Аны шунда яши-яши яңарттылар. Бик тырышлар, өчәр җирдә эшләп, ире йортны акрын гына үзе салды. Өч бала тәрбияләп, бик матур яшиләр, – ди ул.

Мөнәсәбәт

Илдус Хатыйпов (Яшел Үзән районы):

– Әтиләр алты бала үскән. 1947 елда нараттан салынган, шыгырдап торган бүрәнәле, бик яхшы, ныклы төп нигез иде ул. Йорт исә мирас булып дәү әнине тәрбияләп озаткан апабызга калды. 1990 нчы еллар бу. Ул чакта апа йортны Себер якларыннан күченеп кайткан кешеләргә сатты. Алар күпмедер вакыт яшәде дә, йортны тагын башка кешеләргә калдырдылар. Бу хәлләргә апабызның йөрәге әрнеп, эче поша башлады. Теге гаилә сатарга куйганын белеп алгач, киредән сатып алырга теләде. Бурычка акча җыеп булса да, барыбер кире кайтара алды. Аннары Казанда торучы кияве белән кызына яздырды. Хәзер ул нигез – безнең җыелу урыны. Моның өчен без апабызга бик рәхмәтле. Бөтен нәселне җыеп, туганлык учагын саклый торган нигез ул.

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре