Беренче грипп очраклары да көттермәде. Быелгы көз нәрсә белән куркыныч? Гриппка ничек каршы торырга? Чирне ничек юрап китермәскә? Үзебезне сакларга өйрәнәбез.
Кыйммәтле чир
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, бу атнада республикада 11 463 ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Галия Хәмидуллина гаиләсе авырудан арынып кына килә әле. Ун көн эчендә бөтен гаиләләре чир йоктырган.
– Ковид белән дә авырдым мин, әмма бу кадәр үк сызланмаган идем, – ди Галия. – Башта улыбыз Данис тамак авыртуга зарланды, икенче көнне үк температурасы күтәрелде. 4 көн температура белән ятты, көн саен кырыкка җитә. Аның артыннан миңа чират җитте, үтәр әле, дип йөрдем, эшкә дә бардым әле. ЛОР биргән дәвалау уздым, антибиотик та эчтем. Инде эшкә чыгасы көнне иртәдән яңадан температура белән уяндым. Анысы шактый бәрде. Бил сызлады, сөякләр ватылгандай булды. Терапевт өйгә дә килде, ЛОРга тагын бардым, тагын бер атна антибиотик эчтем. Ирем дә минем кебек үк сызланды. Өйдә кия торган йомшак халатым бар, шул тиеп торганнан да тән тиресенә кадәр сызлады. Өйгә чир керүгә кызыма вируска каршы препаратлар эчертә башлаган идем. Шуның файдасымы, ул борынга томау төшүдән ары чирләмәде.
Дәвалану, түләүле табибка йөрү, анализлар тапшыру гаилә кесәсенә дә сукмый калмый. Хәмидуллиннар дәвалану өчен 10 мең сум акча тоткан. Әле бу үз белдеклегеңә кеше киңәшен кушып дәвалану түгел югыйсә. Белер-белмәс дару эчү дә күпкә кыйммәткә төшәргә мөмкин. Табибның: «Вакцина ясатканыгыз бармы соң?» дигән соравына аптырап кала Галия. Бушлай чарасыннан баш тарту була бит... Иренең өч ел рәттән ясатканнан соң өчесендә дә авыруын, моны вакцинадан күрүләрен табибка әйтеп торасы килми, билгеле. Без бу мәсьәләгә алга таба әйләнеп кайтырбыз. Әлегә тагын бер гаиләнең хәлен белешик.
– Дәвалансаң – 30 көн, дәваланмасаң, бер айдан тереләсең, дип көләм хәзер үз-үземнән. Чирли башлавыма шул бер ай чамасы бар инде, әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта, – ди Азнакайда яшәүче Ләйсән Шәфигуллина. – Тамак шешә, коры йөткерү борчый, хәлсезлек бар. Ничә төрле антибиотик эчеп карадым, сиптерү, майлау, чайкау, төрле сыекчалар белән эшкәртү дә файда бирмәде. Уңайлана гына башлый да, тагын иртәдән тамак шешеп уянам. Бер ай буе ашаган даруларның файдасы булдымы, ахыр чиктә үз иммунитетым җиңеп чыктымы, белмим. Бер ай дигәндә котылдым, бу елга нормадан артыгын авырдым, шәт, бүтән йокмас.
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда республикада авыручылар саны 25 процентка азрак. Эпидемия бусагасыннан да 26 процентка түбәнрәк. Әмма сезонлы үсеш алдарак булырга ихтимал.
Буштан баш тартма
Грипптан саклануның иң кулай ысулы – вакцина ясату, ди табиблар бертавыштан. 1 сентябрьдән ОРВИ, грипп һәм яңа коронавирус сезоны башланды, республикага инде гриппка каршы вакциналар кайтты. «Флю-М», «Ультрикс Квадри», «Совигрипп» исемле яңа штаммнарга каршы ясалган вакцина шәһәр һәм районнар буйлап таратылды. Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк авылында модульле яңа ФАП ачылганга әле бер ел да юк. Сәламәтлек йортына йөрүчеләр саны көзгә артып китә – ФАПка гриппка каршы вакцина кайткан.
– Авыл халкын прививка ясарга өндәү эшләре алып барабыз. Файдасы зур инде аның, ясаткан кеше авырса да, җиңелчә уздыра, кешенең хәлен катлауландырмый. Йоктырсаң, шактый авыр узганын беләбез, – дип авыл хәлләре белән бүлешә ФАПта эшләүче Ризәлә Маннанова. – Менә хәзерге вакытта мәктәп укучылары, укытучылар ясата. Ике авылга хезмәт күрсәтәбез. Югары Мәшләктән өлкәннәр шалтыратып, өйгә килеп ясавымны үтенделәр. Халык җитди карый вакцинациягә.

Казанда поликлиникаларда гына түгел, гриппка каршы күчмә прививка пунктлары эшли башлады. Алар шәһәрнең төрле районнарындагы биш метро станциясе янында урнашкан. Пунктлар көн саен, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә 7:30 дан 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, үзең белән паспорт кына кирәк. Прививканы «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләрендә ясатырга мөмкин. Алар каршында иртәдән чират. «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында гына утызлап кеше җыелган. Прививканы ел саен ясатучы Хәмит абый чиратта беренчеләрдән басып тора.
– Чират алып куйдым, хәзер кызым да килеп җитәчәк. Коронавирус белән авырдым, шуннан соң бер ел да вакцина ясатмыйча калмыйм, – дип сөйли 72 яшьлек әңгәмәдәшем. – Безнең йортта яшәүче күршеләрем дә ясата, буштан баш тартмыйк әле, дибез. Прививкадан соң бераз гына авырып торган кебек булам үзе, анысы да ике-өч көннән уза. Карчыгым грипп белән авырганнан соң китеп барды... Шуңа балалар сакларга тырыша инде мине. Кече кызым шәфкать туташы булып эшли, эшендә табиблар белән киңәшләшеп, ул да прививканы ясатырга куша.
Бүгенгә Татарстанда 201 567 кешегә, шул исәптән 57 415 балага прививка ясалган.
Юрап китерү
Яңа коллективлар формалашканда, мәсәлән, уку елы башында, грипп һәм ОРВИ артып китү сизелә, ди белгечләр дә. Белем бирү оешмаларында, хезмәт коллективларында фильтрлар эше яңартылды. Беренчел билгеләре булса да, эш йә башка мәшәкатькә сылтап, әти-әниләр барыбер балаларын мәктәпкә җибәрә, үзләре дә эшкә йөри. Коллективка авыру кеше килдеме, авыручылар саны артуын көт тә тор...
Көзнең балалы гаиләләр өчен авыр чор икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Җәйге иркенлектән соң режимга кайтырга туры килә, графикка мәктәп, өй эшләре, түгәрәкләр, спорт өстәлә. Үз эшеңне дә ташлый алмыйсың. Билгеле инде, организм бу йөкләнешне күтәрә алмый һәм бервакыт бирешә.
– Туктаусыз мәшәкать, стресс, яңа режимга керү, бер атнаның икенчесенә ялганып китүе кебек кабул ителә, кеше үзенә ял итәргә, тын алырга рөхсәт бирми, – дип аңлата бу халәтне психосоматика белгече Ландыш Мөбарәкшина. – Нәтиҗәдә организм авыруда яшерен файда эзли башлый. «Авырсам, өйдә ял итәм», – дип уйлый ул. «Бала авырса, эшкә йөрисе булмас, бераз хәл алырмын», – ди. Ягъни үзең дә аңламастан «авырырга кирәк» дип уйлыйсың һәм, ни кызганыч, шуңа барып җитәсең дә.
Ә инде үзе шуны эзләгән организмга чир йоктыру юллары аз түгел. Грипптан саклану өчен вакцинаны сентябрь–октябрь айларында ясатырга киңәш ителә: авыруларның сезонлы үсеше башланганчы организмда 2–3 атна эчендә иммунитет формалашу өчен кирәк бу. Күмәк иммунитет формалашсын өчен халыкның 60 проценты прививка ясатырга тиеш. Бу – ике миллионнан артык кеше дигән сүз.
Прививка ясатыргамы, юкмы икәнлеген хәл иткән арада ук саклану чараларын күрергә өнди Роспотребнадзор хезмәте. Шәхси гигиенаны саклагыз, битлек киеп йөрергә тырышыгыз. Бигрәк тә хроник авырулары булганнар, 65 яшьтән олылар өчен мөһим бу. Өегезне ешрак җилләтегез, сөрткәләп торыгыз, дөрес туклану, витаминнар куллану, саф һавада йөрү турында онытмагыз. Авыручылар саны артып китсә дә, сезне урап узарлык булсын.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов гриппка каршы вакцинага бәйле уйдырмаларны кире какты. Прививка ясаткач авырдым, дип, чир сәбәбен вакцинадан эзләүчеләр бихисап. Әмма белгеч сүзләренчә, прививка ясаткан кеше авырмый. Әмма гриппка каршы вакцина ОРВИдан сакламый. Вакцинаның тискәре йогынтысы юк дәрәҗәсендә. Бары тик кыска вакытлы температура, укол ясаган урынның авыртып торуы мөмкин. Алары да үзеннән-үзе 1–2 көннән уза. Грипп иммунитеты көчле булганнарга да йога. Вирус мутация узган, прививканың файдасы юк, диючеләргә дә җавабы бар баш инфекционистның: вирусның мутация узуы дөрес, әмма ел саен аңа туры китереп вакцина да яңартыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез