Газетага язылу

Кышка лечо әзерләү буенча иң тәмле 6 РЕЦЕПТ

Хуҗабикәләрнең, бакча нигъмәтләрен банкаларга тутырып, кышка витаминлы салатлар әзерләү белән мәш килгән бик кызу чоры. Укучыларыбызның лечо салаты рецептларын тәкъдим итәбез.

Баклажаннан

Сания Гарипова рецепты

Кирәк: 1 кило баклажан, 1,5 кило помидор, 1 кило татлы борыч, ярты кило башлы суган, 300 грамм кишер, 1 баш сарымсак, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч, әче борычның яртысы, 1 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 100 мл үсемлек мае, ¼ стакан аш серкәсе (9 процентлы).

Барлык яшелчәне юабыз. Помидорны иттарткыч аша чыгарабыз. Баклажанны – озынча калынрак (1,5–2 см) кисәкләргә, татлы борычны – озынча юкарак итеп, суганны – шакмаклап, кишерне – 0,5 см калынлыкта боҗралап, әче борычны ваклап турыйбыз. Барысын да кәстрүлгә тутырабыз. Тоз, шикәр комы, төелгән кара борыч, үсемлек мае өстәп болгатабыз һәм утка куябыз. Кайнап чыккач, капкачын ябып һәм әледән-әле болгатып, сүрән утта 45 минут пешерәбез. Әзер булыр алдыннан сарымсак (ваклап) һәм серкә өстибез. Лечоны банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз.

 

Базилик белән

Римма Габбасова рецепты

Кирәк: 1 кило татлы борыч, 1 кило помидор, 400 г кишер, 400 г башлы суган, 100 мл үсемлек мае, 5 әр түгәрәк кара һәм хуш исле борыч, 2 дәфнә яфрагы, 100 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы кипкән базилик, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы аш серкәсе (9 процентлы).

Помидорны блендерда изеп, кәстрүлгә салабыз. Борыч, дәфнә яфрагы, тоз, шикәр комы, базилик өстибез һәм утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, болгата-болгата, 20 минут сүрән утта тотабыз. Суганны эрерәк шакмакларга турыйбыз һәм табага үсемлек мае салып, үтә күренмәле хәлгә килгәнче кыздырабыз. Кишерне озынча кыскарак кисәкләргә турап, табадагы суганга өстибез һәм, кишер йомшарганчы, икесен бергә кыздырабыз. Татлы борычны чистартып, озынча итеп турыйбыз. Борычны һәм кыздырылган яшелчәне изелгән помидорга өстибез. Утка куйгач, кайнап чыкканнан соң, болгата-болгата, 20 минут пешерәбез. Әзер булыр алдыннан аш серкәсе салабыз. Салатны банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз.

 

Ташкабактан

Фәния Кыямова рецепты

Кирәк: 1 кило ташкабак, 1 кило помидор, 1 кило татлы борыч, 500 г кишер, 200 г башлы суган, 2 тырнак сарымсак, 150 мл үсемлек мае, 18 мл аш серкәсе эссенциясе, 30–35 г тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.

Кишерне озынча итеп юка гына кисәкләргә турыйбыз. Ташкабакны кабыгыннан чистартып (яшь булса – чистартмыйча), 1–1,5 см калынлыкта боҗралап турыйбыз. Татлы борычны – озынча итеп, суганны боҗралап турыйбыз. Помидорны кайнар су белән пешекләп, кабыгыннан чистартабыз һәм иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда изәбез. Кәстрүл төбенә үсемлек мае салып, сүрән утта аз гына җылытабыз. Кишер белән суганны майга салып, йомшарганчы пешерәбез. Татлы борыч, ташкабак, тоз өстибез һәм тагын 5 минут пешереп алабыз. Изелгән помидор, шикәр комы, сарымсак (ваклап) салабыз. Лечоны салмак кына утта 20 минут пешерәбез. Әзер булырга 2 минут кала, болгата-болгата, аш серкәсе эссенциясен тамчылап өстибез. Парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз.

 

Гөмбә белән

Әлфинур Нәҗметдинова рецепты

Кирәк: 1,5 кило татлы кызыл борыч, 700 г помидор, 500 г пешкән гөмбә, ½ стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы аш серкәсе эссенциясе, тәменчә кара борыч, ½ стакан үсемлек мае.

Татлы борычны юып, орлыкларыннан чистартабыз һәм озынча итеп турыйбыз. Помидорны иттарткыч аша чыгарабыз. Татлы борычны, изелгән томат, тоз, шикәр комы, үсемлек маен кәстрүлгә салып болгатабыз һәм утка куябыз. Кайнап чыккач, салмак кына утта 20 минут пешерәбез. Гөмбә һәм кара борыч өстәп, тагын 20 минут утта тотабыз. Ахырдан аш серкәсе салып болгатабыз һәм кайнар лечоны парландырылган банкаларга тутырабыз. Тимер капкач белән борып ябабыз да суынганчы өстен җылырак әйбер белән каплап тотабыз.

 

Алма белән

Илсөя Шәйхетдинова рецепты

Кирәк: 2 кило помидор, 1 кило татлы борыч, 2 алма, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 2 тырнак сарымсак, ярты аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе, тәменчә тоз һәм тәмләткечләр.

Помидорны юып, суын саркытабыз һәм 4 өлешкә бүләбез. Кәстрүлгә салып, аз гына пешереп алабыз (изелмәскә тиеш). Суынгач, вак тишекле иләк аша чыгарабыз. Томат массасын кәстрүлгә агызып, утка куябыз. Тоз һәм шикәр комы өстибез. Тәмләткечләрне (түгәрәк кара борыч, укроп орлыклары, дарчин кебек) чиста марляга төреп, төенчекне томат массасына салабыз һәм 15 минут пешерәбез. Алманы кабыгы һәм орлыкларыннан чистартып, эре тишекле угыч аша чыгарабыз да томатка өстибез. Татлы борычны чистартып, озынча итеп юка гына турыйбыз һәм кәстрүлдәге яшелчәгә салабыз. Тагын утка куеп, кайнап чыкканнан соң салмак кына утта 15 минут пешерәбез. Сарымсакны чистартып, пресс белән изәбез дә кәстрүлгә салабыз. Болгаткач, янә 10 минут пешереп алабыз. Ахырда аш серкәсе эссенциясе өстибез. Тәмләткечле төенчекне алып ташлыйбыз. Кайнар лечоны парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз. Суынганчы, өстенә җылы әйбер каплап тотабыз.

 

Суган белән

Роза Михайлова рецепты

Кирәк: 1 кило татлы борыч, 1 кило помидор, 500 г башлы суган, 3–5 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз һәм шикәр комы, 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 1 чеметем төелгән кара борыч.

Помидорны юып, иттарткыч аша чыгарабыз. Татлы борычны – озынча итеп, башлы суганны ярым боҗра рәвешендә юка гына турыйбыз. Яшелчәләрне кәстрүлгә салып болгатабыз. Үсемлек мае, тоз, шикәр комы, төелгән кара борыч өстәп, утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, болгата-болгата, салмак кына утта 1 сәгать пешерәбез. Әзер булырга 5 минут кала, серкә өстибез. Әзер лечоны парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз. Өстенә җылы әйбер каплап, 1 тәүлек тотабыз.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре