Газетага язылу

Менә тагын көзләр җитте...

Тагын 10 көннән әнә шулай дип көйләп йөрисе була. Зарыгып көтеп алган җәйне күпләр авырлык белән каршы ала торган көз алыштыра. Ләкин моңсуланырга ашыкмыйк әле. Һәр фасылның үз матурлыгы булуын да истән чыгармыйк. Ә инде көзге салкын көннәрне ничек җиңелрәк уздырасы икәнен белгечләрдән сорыйк.

Нигә моңсу?

Көз ул – уңыш җыю сезоны. Шул исәптән күңел «бакча»сыннан да. Психолог Александр Кичаев сүзләренә караганда, кеше җәен нәтиҗәле, файдалы, ә иң мөһиме – үзенә рәхәт итеп уздырса, кояштан көч туплап калса, ул көзгә дә җиңел атлаячак. «Ягъни көзне нинди кәеф белән каршы алу җәйне ничек уздыруга бәйле», – ди белгеч.

Тагын шунысы да бар: күпләр бу фасылны эшкә бәйләп карый. Имеш, җәй көне ял иттек, хәзер тырышырга кирәк. «Дөрес фикер түгел бу. Ял ел әйләнәсе кирәк. Аеруча күңел төшкән чакларда», – ди Кичаев.

Белеп аша!

Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко исә көзге депрессиягә бирелмәс өчен менә нәрсәләрне истә тотарга куша: «Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм кирәкле витаминнар – бу чорны җиңел кичерүнең өч төп кагыйдәсе», – ди ул.

Хикмәт шунда ки, безнең баш мие ул – тән энергиясенең якынча 20 процентын куллана торган орган. Ә бу энергиянең сыйфаты турыдан-туры безнең нәрсә ашавыбызга бәйле. Берничә мисал:

– нутриентлар кытлыгы (мәсәлән, омега-3, магний, B төркеме витаминнары) борчуны көчәйтергә һәм когнитив функцияләрне какшатырга мөмкин;

– кандагы шикәрнең әле күтәрелеп, әле төшүе арыганлыкка китерә.

Спорт исә – табигый антидепрессант.

– Даими күнегүләр кортизолның кимүенә китерә, стресска җайлашырга ярдәм итә.

– Дисциплина исә мускулларны гына түгел, үзбәяне дә ныгыта.

Киңәш

Көзге айларда моңсулану, төшенкелеккә бирелүдән ниләр коткара? Әйтик, ачык төсләрдәге киемнәр кияргә, тәмле ашарга киңәш итәләр. Бу ни дәрәҗәдә ярдәм итә? Бу сорауны психолог Зәйтүнә Әхмәтҗановага бирдек. «Чыннан да, ачык, матур төсле киемнәр безнең халәтебезгә уңай йогынты ясый – кәефебезне күтәрә. Тәмле ашау да бик мөһим».

Психологтан тагын берничә киңәш:

– җәяү йөрү һәм хәрәкәттә булу да ярдәм итә;

– өйдә «лампа полного спектра» җайланмасын куллану да файдалы. Бу лампаның яктылыгы баш миендә серотонин һәм мелатонин кебек гормоннар дәрәҗәсен җайга сала, кәефне күтәрергә һәм йокы ритмын җайларга булыша;

– медитация, сулыш практикалары да файдалы. Мәсәлән, ике исәпкә сулыш алу, алты исәпкә сулыш чыгару техникасы – тынычлану өчен гади һәм нәтиҗәле ысул. Ул нерв системасын тынычландыра, стрессны киметә һәм йөрәк тибешен җайга сала;

– бу чорда күңелне күтәрә торган, беренче вак тоелган эшләрне планлаштыру да мөһим. Мисал өчен, яхшы фильм карау, үзеңнең яраткан ризыгыңны пешерү, кафега бару, дуслар белән очрашу, өйдә кечкенә үзгәрешләр кертү һ.б.

Башка караш

Медицина күзлегеннән карасак, көзге төшенкелек организмда D витамины дәрәҗәсе кимүгә дә бәйле. Табиблар әйтүенчә, җәен без бу витаминны озак вакыт кояшта йөреп туплыйбыз. Шуңа җылы, кояшлы чорда кеше сирәгрәк авырый. Ни генә дисәң дә, D витамины организмдагы барлык системаларны җайга салуда катнаша. Ә бу витаминның кимүе хәлсезлеккә, тиз ару, апатия, иммунитет төшүгә китерә.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре