Жюри белән бергә тамашачы биш көн дәвамында дөньяның төрле почмакларында гомер итүче кешеләр язмышы, бер-береңә карата мәрхәмәтле булу, бер-береңне аңлау, гореф-гадәтләрне саклау кирәклеге, сугыш афәте кебек темаларны күтәргән фильмнарны карады. Ә кичә Камал театрында кинофестивальдә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
XXII тапкыр уза торган фестивальнең төп бүләге – Гран-прига (“Иң яхшы уен фильмы” номинациясе) Гәззә секторында яшәүче балаларның ачы язмышы турындагы “Земля ангелов” фильмы (Иран) лаек булды.
Таҗикстаннан Изабель Каландар төшергән “Еще одно рождение” фильмы жюриның аерым игътибарын җәлеп иткән. Бу китнокартина дүрт бүләккә лаек булды: Татарстан Рәисенең “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” махсус бүләге, NETPAC бүләге, “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” һәм жюриның махсус игътибары.

“Алтын мөнбәр”дә Татарстан быел 15 хезмәтен тәкъдим итте. Фестивальнең ачышы буларак күрсәтелгән, Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары төшергән “Мөгаллим” фильмына фестиваль президенты Равил хәзрәт Гайнетдинның “Кино сәнгатендә рухият” махсус бүләге тапшырылды.

Татарстан кинематографиясендә сәләтле яшьләр үсеп килә. Софья Чигирова төшергән “Моң” фильмы шулай ук жюриның игътибарын җәлеп итте. Картина ике бүләккә лаек: Казан мэры бүләге һәм NETPAC жюриеның “Мәдәни тамырларга, гореф-гадәтләргә һәм гаилә кыйммәтләренә кайту өчен” махсус бүләге.

“Милли конкурс”та “Иң яхшы милли фильм” номинациясендә режиссер Илдар Ягъфаровның “Әлифба” фильмы җиңүче булды.

“Иң яхшы милли документаль фильм” номинациясендә Виктор Коженковның “Путник” хезмәте җиңде.
“Иң яхшы балалар өчен милли фильм” номинациясенә Мария Дубровинаның “Моабитская тетрадь” фильмы лаек булды.
Режиссер Рәдиф Кашапов төшергән Илһам Шакиров турындагы фильм Бөтендөнья татар конгрессы бүләген алды.
“Кино сәнгатенә тугрылык” бүләге “Беренче йола” (“Первый обряд”) фильмы өчен Адилә Рәхимовага тапшырылды.
“Россия-ислам дөньясы” стратегик төркеме бүләге Станислав Сапачев тәкъдим иткән “Переговорщик: Операция “Дамаск” фильмына бирелде.
Алексей Барыкинның “Голоса из колыбели” фильмы кино сәнгате белгечләренең профессиональ берлеге призын яулады. Һиндстанның “Овечья шерсть” фильмына да (реж. Суреш Ерият) әлеге берлек бүләге тапшырылды.
Халыкара конкурс нәтиҗәләре буенча жюри түбәндәге хезмәтләрне сайлап алды:
“Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы” номинациясендә – “Та, что играет” фильмы (Һиндстан, реж. Шобита Тхакур).

“Иң яхшы документаль фильм” – «Земля предков” (Иран, реж. Захра Багери) һәм “112” (Того, реж. Жоэль М'Мака Тчедре).
“Иң яхшы анимацион фильм” – “Булгаковъ” (Россия, реж. Станислав Соколов).
“Иң яхшы тавыш режиссеры эше” – “Овечья шерсть” (Һиндстан, тавыш режиссерлары Ресул Пукутти, Виджай Кумар).
“Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы операторы” – “Земля ангелов” (Иран, оператор Алиреза Баразаде).
“Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы сценарие” – “Фард” (Үзбәкстан, сценарий автопрлары Очилбек Камилов, Сәрвәр Кәримов).
“Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы хатын-кыз артист” – Сулаф Фавахерджи ( “Земля ангелов”, Иран).
“Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы ир-ат артист” – Шьям Фернандо (“Речной камень”, Шри-Ланка).
“Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы режиссеры” – Лалит Ратнаяке (“Речной камень”, Шри-Ланка).
“Алтын мөнбәр” Казан халыкара кино фестивале киләсе елда 3-7 сентябрь көннәрендә узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез