Газетага язылу

«Алтын мөнбәр» фестивалендә килешүләр төзелде

“Алтын мөнбәр” кино фестивале Россия, Татарстан кинематографиясен үстерүдә генә түгел, дөньякүләм әһәһмияткә ия.

«Алтын мөнбәр» фестивалендә килешүләр төзелде
Фото: Татар-информ

Аның барышында үзара хезмәттәшлек итүгә бәйле килешүләр төзелү шул хакта сөйли. Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, киләчәктә Көнчыгыш, Көнбатыш һәм Россия төбәкләре кинематографистларының проблемаларын хәл итүдә булышлык күрсәтүче ассоцияция төзү планы бар.

Шул максатны тормышка ашыру теләге белән фестиваль барышында Мисыр, Бөекбритания һәм Россия кино фестивальләренең вәкилләре үзара хезмәттәшлек турындагы килешүне имзаладылар. Документка кул куючылар: “Алтын мөнбәр” Казан халыкара кино фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, Мисыр ягыннан Шарм-эль-Шейхта узучы гарәп һәм европа кино фестивале директоры Ашраф Сархан, Бөекбританиянең  SIFFA кино фестивале директоры Любовь Балагова-Кандур.

   Исегезгә төшерәбез, “Алтын мөнбәр” фестивале быел егерме икенче тапкыр 4-8 сентябрь көннәрендә узды.

                                    

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре