Газетага язылу

Татарстанның симфоник оркестрына – 60: Нәҗип Җиһанов мирасын дәвам итеп

Татарстан дәүләт симфоник оркестры үзенең 60 еллык юбилеен бәйрәм итә. Александр Сладковский җитәкчелегендәге оркестр Россиянең иң яхшы коллективлары исемлегенә кергән. Ил күләмендә һәм чит илләрдә оештырылган фестивальләрдә чыгыш ясап, музыкантлар һәрвакыт тамашачыны таң калдыра.

Татарстанның симфоник оркестрына – 60: Нәҗип Җиһанов мирасын дәвам итеп

Тарихта үз урыны

Республикада дәүләт симфоник оркестрын оештыру идеясе 1966 елда Татарстан композиторлар берлеге рәисе, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһановта туа. Дирижер итеп Натан Рахлин билгеләнә. 1967 елның 10 апрелендә опера һәм балет театрында оркестрның беренче концерты уза. Анда Бах, Шостокович, Прокофьев музыкалары яңгырый. Репетицияләр ясау өчен соңрак бина да төзелә. Коллектив СССРның зур шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясый башлый, популярлаша. Татарстанда оркестрның дәрәҗәсе аеруча  үсә. Тамашачы музыкантлар башкаруында Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов һәм башка татар профессиональ композиторларының иҗатын яратып тыңлый.

Дирижер Натан Рахлин симфоник оркестр белән 13 ел җитәкчелек итә. Бу коллективның иң уңышлы чорларының берсе була. Аның вафатыннан соң оркестр белән Ренат Салаватов, Сергей Калагин, Равил Мартынов, Имант Коциньш җитәкчелек итә. 1985 елда Татарстан симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры итеп Россиянең һәм Казахстанның халык артисты Фуат Мансуров чакырыла. Ул җитәкчелек иткән чорда да музыкантлар уңышлы чыгыш ясый.

Яңа этап

2010 елдан симфоник оркестр тарихында яңа этап башлана. Коллективны җитәкләргә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский килә. Ул үзен тиз арада көчле һәм иҗади җитәкче буларак таныта.

Татарстаннан тыш, Пермь, Иркутск, Оренбург, Сочи, Төмән һ.б. шәһәрләрдә оештырылган фестивальләрдә чыгышлар ясыйлар. Шулай ук Япониядә, Вена, Кытай, Франция, Төркия, Германия, Испания, Оман, Вьетнам тамашачысы каршында рус, татар, чит ил классик әсәрләрен башкаралар. Россиянең виртуоз пианисты, Россиянең халык артисты Денис Мацуев белән уртак проектларны тормышка ашыралар.

Татарстан дәүләт симфоник оркестрының бүгенге казанышлары бихисап. Төбәкләрдәге коллективлар арасында безнең оркестр  – классик музыканы яңгырата торган танылган «Medici.tv»  һәм «Mezzo»га телеканалларына  яздырылган бердәнбер оркестр. Тагын бер үзенчәлеге һәм бу Татарстан музыкантлары өчен зур мәртәбә – коллектив Мәскәү дәүләт академик филармониясенә еллык абонементы булган беренче һәм бердәнбер төбәк оркестры.

Александр Сладковский һәм дәүләт симфоник оркестры тарафыннан оештырылган фестивальләр музыка дөньясында һәрвакыт онытылмас вакыйгага әверелә. Алар арасында «Рахлинские сезоны», «Белая сирень», «Денис Мацуев у друзей», «Творческое открытие» һ.б. бар. Җитәкче яшь алмаш әзерләүгә дә зур игътибар бирә. Александр Сладковский  Казан шәһәре мәдәният идарәсе белән берлектә 2012 елда Татарстан республикасының яшьләр симфоник оркестрын оештыра. Анда 9 яшьтән 18 яшькәчә булган балалар музыка мәктәбендә укучылар керә. Шушы вакыт эчендә алар республикада һәм чит илләрдә 150 дән артык концерт бирергә өлгерде.  

12 сентябрьдә Татарстанның дәүләт симфоник оркестры үзенең 61 нче сезонын башлый. Алда иҗади сәфәрләр, фестивальләр, тамашачы белән берсеннән-берсе кызыклырак югары дәрәҗәдә оештырылган концертлар көтә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре