Газетага язылу

Марат Әхмәтов: «Татарстанлылар аңлы рәвештә сәламәт яшәү рәвешен сайлый»

Бүген Татарстанда Яңа Чишмә, Тукай һәм Аксубай районнарында берьюлы республика программасы һәм бердәм проект буенча төзелгән өч ябык боз сарае ачылды.

Яңа спорт объектлары эшенә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт бирде, ул тантана кунакларын Тукай районының «Тукай Арена»сыннан видеоэлемтә режимында сәламләде. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Аксубай районында урнашкан «Аксу Арена» боз сараен ачуда катнашты. Яңа Чишмә районында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашында боз сарае ачылды.

 

Боз сарайларын ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, хоккей – татарстанлыларның яраткан спорт төре, аның белән 31 меңнән артык кеше шөгыльләнә, шуларның 7800е – балалар, алар хоккей секцияләрендә шөгыльләнәләр. «Безгә Татарстанда яшәүче һәр кешенең, яшенә карамастан, физик культура белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөмкинлеге булуы мөһим», – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе шулай ук Татарстанның физик культура һәм спорт өлкәсендә ил субъектлары арасында лидер булуын билгеләп үтте.

 

Татарстанлыларга котлау сүзләре белән Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк мөрәҗәгать итте. «Бүген яңа хоккей сарайлары ачыла, һәм без аларның бозларында спортчылар үсәр дип өметләнәбез, алар башта сезнең республиканы данларлар, ә аннары, бәхет елмайса, илебезнең яшьләр, яшүсмерләр җыелма командалары һәм милли командалары өчен уйнарлар, аңа Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатларында җиңүләр яуларлар», – дип билгеләп үтте Владислав Третьяк. Ул шулай ук республика җитәкчелегенә хоккей үсешенә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде, командаларга яхшы сезон һәм яңа җиңүләр теләде.

 

«Аксу-Арена» ябык яңа боз сарае ачылу – Аксубай районында яшәүчеләр өчен зур вакыйга. Алар күптән үз боз аренасы турында хыялланганнар, һәм бүген хыял чынбарлыкка әйләнде, яңа спорт объектында яшь хоккейчылар һәм фигуристлар күрше шәһәрләргә чыкмыйча ел әйләнәсе күнегүләр ясый алачак. Бүгенге көнгә кадәр аксубайлылар кышкы вакытта ачык шугалакларда шөгыльләнгәннәр яки Нурлат яки Алексеевск районнарына ябык шугалакларга чыкканнар.

 

Бүген ачылган боз сараенда шулай ук барлык кешеләр өчен массакүләм шуу оештырылачак. Комплекс алдынгы инженерлык суыту системалары, уңайлы чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре һәм тамашачылар өчен зоналар белән җиһазландырылган.

 

Аксубайлыларны өй туе белән котлап, Марат Әхмәтов республикада 50дән артык боз сарае барлыгын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Татарстан аңлы рәвештә сәламәт яшәү рәвешен сайлаган халкы булган спорт республикасы булып санала. «Бүген бездә 120дән артык спорт төре федерацияләре эшли, һәм республикада аларның һәркайсын үстерү өчен шартлар тудырылган, – дип белдерде парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. –  Бу – безнең республиканың спорт белән яшәү рәвешенең уникаль үрнәге».

Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов сүзләренә караганда, «Аксу-Арена» боз сараен ачу – бөтен район өчен зур вакыйга. «Аксубай районы балалары моңа лаек, – диде ул. – Алар үзләренең ябык бозларын көтеп алдылар, безнең команда «Алтын алка» Бөтенроссия турнирында күп тапкырлар югары урыннар яулады бит. Хәзер безгә ябык мәйданчыклары булган командалар арасында үзебезнең хәлле булуыбызны исбатларга кирәк булачак. Һәм без моны һичшиксез эшләячәкбез».

 

«Аксу-Арена» боз сараен ачу тантанасында «Стройинжиниринг» инвестиция төзелеш корпорациясе» ҖЧҖ төзелеш компаниясе коллективына Аксубай районының социаль әһәмиятле объектларында төзелеш-монтаж эшләрен сыйфатлы башкарган өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук предприятие прорабы Илназ Аймәтов һәм төзелеш-монтаж эшләре мастеры Данияз Гыйләҗев район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

 

«Стройинжиниринг» төзелеш компаниясе директоры Рамил Фәттахов «Аксу-Арена» боз сараеның символик ачкычын аның директоры Радик Канафинга тапшырды. Үз чиратында, Дәүләт Советы депутаты, «Чистай» холдинг компаниясе генераль директоры Наил Залаков боз сараена спорт җиһазлары һәм кәшәкәләр алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Тантанадан соң Марат Әхмәтов район башлыгы Алмаз Мингулов белән бергә спорт комплексы биналарын карап чыкты. Боз сараеның мәйданы 3500 кв. метрдан артык. Биредә уку-күнекмәләр, җыелышлар үткәрү һәм спорт ярышларын оештыру өчен гомуми мәйданы 2183,45 кв.метр булган боз кыры урнаштырылган. Бинада шулай ук гардероблы вестибюль, 4 чишенү бүлмәсе, медицина кабинеты, административ бүлмәләр, спорт җиһазларын саклау бүлмәсе бар.

 

 Бүген боз сараенда Аксубай һәм Нурлат районнары хоккей командалары арасында беренче иптәшләрчә матч узды. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Алмаз Мингулов беренче алканы бозга салдылар. Мөхтәрәм кунаклар шулай ук Аксубай районы спорт музее экспозициясендә урын алачак хоккей кәшәкәсендә истәлекле автографлар калдырдылар.

 

Чарада шулай ук РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Анатолий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Гыйлманов, Фоат Вәлиев һәм Эмиль Гобәйдуллин, яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров катнашты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре