Гөлчәчәк ханымның бала чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ике яшендә әнисез кала. Көне-төне авыр хезмәттә булган хатын салкын, яңгырлы көнне басуда бәби тапканда суык тигереп, өзлегә. Бер елдан соң ныгый алмыйча, берсеннән-берсе кечкенә өч баласын калдырып, дөнья куя. Шулай итеп, 4, 2 һәм 1 яшьлек өч кызчык ана назыннан мәхрүм кала.
– Әтиебез, авыру әниебезне калдырып, башка хатын белән Свердловск өлкәсенә китеп барган була. Безне карарга дип әнинең әнисе – әбиебез Пермь өлкәсеннән кайта. Шулай итеп, без, өч бала, карт әби кулында калганбыз, – дип искә ала Гөлчәчәк апа.
Сугыштан соңгы ачлык еллары. Арык сыерга әллә ни өметләнеп булмый, мичкә ягарга утын, пешереп ашарга ризык юк. Шулай итеп, язмыш җилләре кечкенә ике кызны балалар йортына алып китереп ташлый. Читләр янына җылы эзләп чыгып киткән ата кешене дә эзләп табып алып кайталар. Вафаты алдыннан әниләренең әбиләренә әйтеп калдырган сүзләре шушы була: «Аталары кайтса, керт, балаларны ташламасын. Ә инде теге хатынын алып кайта икән, эзе булмасын. Монда кайтып башка кешегә өйләнсә, сүзем юк». Шулай итеп, әтиләре читтәге хатынын ташлап, туган якларына кайта. Дөрес, ул гаиләдә дә баласы кала.
– Әти мондагы тормышыбызны күреп утырып елаган да безне балалар йортыннан алып кайткан. Ниһаять, өебездә бергәләп яши башладык. Озак та узмады, әби аны Әминә исемле хатынга димләп өйләндерде. Шулай итеп, без үги ана белән үстек. Ул безгә начар булмады, тик никтер Халидә сеңлебез гаиләдә артык кашык булды. Аны 8 яшьтән Казанга бала караучы итеп чыгарып җибәрделәр. Анда 3–4 ел торгач, Халидәне әтинең Пермьдә яшәүче бертуган сеңлесе алып китте. Безнең янга ул шактый еллардан соң гына кайта алды. Уйласам, сеңлем өчен хәзер дә күңелем әрни. Әнисез бала кемгә кирәк? – дип күңеле тулып китте Гөлчәчәк апаның.
Хезмәт юлы да шактый саллы узган аның. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын агроном булып тәмамлагач, яшь белгечкә Новотроицк совхозына юллама бирәләр. Монда ул язмышы – Нәгыйм абый белән очрашып, гаилә кора. Бәби көткәндә, туган авылы Әҗмәкәйгә кайтып төпләнәләр. 1970 нче елларда «Гигант» совхозы унбиш авылны берләштерә. Шул вакытта Гөлчәчәк Ибраһимова авыл советына бухгалтер булып эшкә керә. 1979 елда аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Бу вазыйфада ул 1986 елның ахырына кадәр хезмәт куя.
– Авыл советы рәисе булып эшләгәндә бик авыр булды. Ирем шофер иде, өйгә кайтып кергәне булмады. Эш көнебез иртәнге 5 тә башлана. Элек без, авыл советы белән колхоз, берләшеп эшли идек. Чаллыга якын, совхоз яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Ул вакытта шәхси хуҗалыкларда 1200 сыер гына бар иде. Кыскасы, эш җитәрлек булды.
Гөлчәчәк ханым үз вакытында читтән торып юридик белем дә ала. 30 елдан артык авыл советы депутаты булып тора һәм авыл советыннан соң озак еллар иптәшләр суды рәисе булып эшли.
– Кайда гына эшләсәм дә, хезмәтемне яратып башкардым. Чорларның берсенең дә җиңел булганы юк. Без эшләгәндә дә кырыс иде. Дөрес, мин үзем дә ут булдым. Яндырып эшләдем, бик таләпчән булдым. Гомер буе халык белән эшләргә яраттым, – ди ул.
Мәшәкатьле хезмәт елларында алар тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Кызганычка, язмыш ана йөрәген тагын бер кат сыный – өч бала табу бәхетен татыса да, яраткан улы кан авыруыннан вафат була.
Тынгы белмәс Гөлчәчәк Ибраһимова пенсиягә чыккач та кул кушырып утырмый. Ветераннар клубы оештырып, актив тормыш алып бара. Ул – авылдашларының хөрмәтен казанган, тормышның барлык ачысын-төчесен татыса да, кешелеклелеген югалтмаган олы йөрәкле шәхес.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез