Газетага язылу

Берсе – кояш, берсе – ай: игезәк көрәшчеләрне барладык

Бер карында үсеп, бер бишектә тирбәлеп, хәзер инде бер келәмне бүлешәләр. Сүзебез игезәк көрәшчеләр турында. Татар көрәше тарихында берничә дистәгә җыеладыр алар. Бүген исә без танылып килүче үсмер көрәшчеләрнең хәлен белешергә булдык. Көндәшләрме, туганнармы? Икесе бергә туры килгәндә көрәшәләрме, үзара хәл итәләрме? Кайсы җитезрәк, кайсы көчлерәк? Җиңүләре уртакмы? Келәмгә рәхим итегез!

Данил һәм Данис Әүхәдиевләр

Данил – Дөнья беренчелеге призеры, Россия һәм Татарстан беренчелеге җиңүчесе.

Данис – Татарстан беренчелеге призеры, Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе.

Данил белән Данис үсмерләр арасында көрәшүне тәмамлап, быел гына зурлар арасында көрәшә башлаганнар.

– Улларыбыз кечкенәдән спорт белән шөгыльләнделәр, бассейн, футбол, хоккей да калмады. Көрәшкә 14 яшьләрендә әтиләре алып китте. Бу фикергә ничек килгәнен дә хәтерләмим. Көрәш – канда, диләр бит. Бабалары, әбиләре ягыннан абыйлары бик яхшы көрәшкәннәр. Ә менә әтиләре көрәшмәгән. Шуңадырмы, үзенең күңелендә калгач, малайларны көрәшкә кертеп җибәрергә теләгән, күрәсең. Казанның «Ак барс» спорт сараенда шөгыльләнә башладылар, тренерлары Булат Хәбибрахманов сөлге тотудан башлап барлык нечкәлекләргә өйрәтте, – дип сөйли Данил белән Данисның әнисе Флүзә.

Улларын көрәшче итүдә әтиләре Рәдиснең өлеше зур. Йөри башлаган көннәреннән үк спорт залына илтеп куя, алып кайта, тренировканы күзәтеп утыра. Бер ярышны да калдырмыйча уллары белән бергә йөри! «Беркемнең әтисе алай йөрми, син генә тренировкада каласың», – дип, егетләр үпкә белдерсәләр дә...

Егетләр икесе ике авырлыкта көрәшә башлаган. Хәзер дә шул аерманы сакларга тырышалар. Ә менә икесе бергә эләккәндә... Анысын үзара хәл итәргә өйрәнгән инде егетләр. Бил алышуда кем җиңәсе чиратка да салына, кайсының әзерлек дәрәҗәсе нинди булуы да хәлиткеч була кайчак.

– Авырган чагы түгелме, җәрәхәтләре юкмы, кайсының алга таба барырга шанслары күбрәк – барысын да бәялиләр. Сабан туйларында чират саклаганнарын беләм. Узган ел үзебезнең Нөнәгәр (Балтач районы) Сабан туенда чынлап көрәштеләр. Анда аеруча борчылдык, – дип искә ала әти-әнисе.

2025 ел Данил өчен аеруча уңышлы булган. Үсмерләр арасында Татарстан һәм Россия беренчелеген откан егет Дөнья беренчелегендә 3 нче урын яулый. Әнә шулай берсе отып, икенчесе оттырганда әни йөрәге аеруча сызлана. Данис ул елны Татарстан беренчелегендә икенче урында кала һәм Россия ярышына үтә алмый. «Эчләрендә ни булгандыр?» – ди әти-әни. Әмма игезәкләр хис-кичерешләрен беркайчан да алар янында күрсәтми. Әтиләреннән кайвакыт шелтә эләксә дә, әниләре өчен исән-имин булулары мөһимрәк. Җиңелә белергә дә кирәк, дип әйтеп тора Флүзә. Тырышлыклары бушка китми. КХТИга укырга кергәч, спорттагы нәтиҗәләре өчен саллы гына стипендия алып укый егетләр. Ә аермалары бармы соң?

– Данил кызурак. Көрәше бармаса, бүтән йөрмим, ташлыйм, дип, бераз туктап торырга да мөмкин. Данис тынычрак, әкренләп, төпле итеп бара. Данилга ешрак бәхет елмая, дияр идем. Даниска исә һәрвакыт диярлек беренче әйләнештә үк иң көчле көндәш эләгә, – ди әтиләре Рәдис.

Әти генә түгел, егетләрнең уңышында Нургаяз бабаларының роле дә зур. Көрәшче оныкларының һәр уңышына сөенә, канатландырып тора, үсендерә белә олы кеше. Бабай – җиңелү ачысын да бүлешүче әле.

– Алай гынамы әле?! Авылга кайткач, бабай белән көрәшәләр. Әле дә алымнарга, осталыкка өйрәтә ул аларны, – дип куана әти-әни.

Айзат һәм Азамат Газыймовлар

Азамат – ике тапкыр Татарстан һәм Россия беренчелеге җиңүчесе.

Айзат – Татарстан һәм Россия беренчелеге җиңүчесе.

Баулыда яшәүче бу гаиләдә улларының көрәшкә килүендә дә бабайларының роле зур икән. 4–5 яшьлек игезәк оныкларын җитәкләп, Гайсә бабалары беренче тапкыр авыл Сабан туе келәменә алып кергән аларны. 7 яшьләрендә инде келәмгә үзләре теләп, көрәшнең нәрсә икәнлеген аңлап чыга игезәкләр. Менә шуннан дәртләнеп шөгыльләнә дә башлыйлар.

– 2017 ел иде ул, тренер Илмир Сабиров көрәш түгәрәге ачты. Беренче сыйныфтан йөри башладылар шулай. Гайсә бабалары да, ирем дә көрәшкән. Әмма җәрәхәт алып туктарга мәҗбүр булганнар, – дип беренче адымнарын искә ала әниләре Гөлназ.

Бер авырлыкта көрәшә башлаган малайлар әти-әнисен аз борчылдырмаган ул вакытларда. Берсенең дә баш бирәсе килми! Икесе дә – лидер!

– Шулай бер-берсе белән көрәшкәннәрен күреп күпме өзгәләндек. Кечкенә чакта өй залында көрәшәләр иде, анысы уен кебек кенә иде. Келәмдә җиңүче исемен бүлешү – бөтенләй икенче көрәш, – ди әниләре. – Хәзер инде бергә эләкмәс өчен авырлыкларын көйләп торалар.

Игезәкләр булса да, егетләр барыбер аерыла. Айзат – бәләкәйдән җитезрәк, көрәштә шуның белән алдыра. Аның каравы Азамат төпле һәм физик яктан ныграк. Әмма хәзер егетләр икесе дә тигезләште, дип нәтиҗә ясый әти-әни.

– Улларыбыз район, зона, республика турнирларында җиңү яуладылар. Азамат узган ел Татарстан, Россия ярышларында откан иде. Инде быел, шөкер, ике чемпионыбыз бар. Икесе дә быел Россия беренчелеген оттылар. Нинди зур горурлык икәнен белсәгез! – дип хисләрен яшерми әтиләре Илүс. – Хәзерге уңышларының башында беренче тренерлары да, хәзерге тренерлары Илдар Фатыйховның да өлеше зур. Көрәшкә мәхәббәт уятып, табигый осталыкларын чарлап, җиңүләргә бергә баралар.

Камил һәм Булат Габдрәфиевләр

Камил – Татарстан һәм Россия беренчелеге җиңүчесе.

Булат – Татарстан беренчелеге, Минтимер Шәймиев исемендәге һәм башка күп турнирлар призеры.

Хәзер исемнәре бөтен республикага таныш үсмер көрәшчеләр Камил белән Булатны бабалары күрсә, һичшиксез, горурланыр иде. Бәләкәй вакытта аларга кунакка Ульяновскидан танылган көрәшче Сергей Павлик керә. Малайлар пәһлеванны күреп шакката, алдына утырып фотога да төшәләр әле. Менә шуннан соң көрәш белән кызыксына башлыйлар.

– Ул фото әле дә саклана бездә. Без Камил белән Булатка көрәшнең нәрсә икәнлеген аңлаттык, алар үзара уйнап көрәшә башладылар, – дип искә ала әниләре Энҗе.

Көтелмәгән кунак зур этәргеч була анысы. Нәселдә көрәшчеләр дә бар бит әле! Бабасы үз авылларында гына түгел, тирә-якта дан тоткан көрәшче була. Ул вакытта Сабан туенда да чиста җиңүгә кадәр көрәшкәннәр. Үзеннән 5 яшькә олырак абыйсы белән иртәнге дүрткә кадәр көрәшкән чакларны әле дә хәтерли авыл картлары. 1950 нче елда Теләче районы Сауш авылы Сабан туенда иңнәренә тәкә салып төшкән Зәйнулла бабаларының фотосы – гаилә альбомының кадерле истәлеге.

– Улларыбыз икесе дә бертигез башладылар. Берсенә берсе дус та, көндәш тә алар. Камил бер минутка олырак, буе һәм авырлыгы да бераз гына артыграк. Хәзер дә икесе ике авырлыкта көрәшә, шул аерма саклана, – ди әтиләре Айрат. – Бергә туры килгән чаклары да була. Ничек кенә булса да, матур көрәш күрсәтегез, дибез. Кайвакыт Сабантуйлар, ярышлар рәттән бара,  көрәштә җәрәхәт алу мөмкинлеге зур. Андый вакытта алар берсенә берсе бирешергә мөмкиннәр.

Һәр көрәшкә чыгып киткәндә: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, сау-сәламәт булыгыз», – дип теләп калу әни вазыйфасы инде. Ике спортчы үскән гаиләгә җәрәхәтләр дә таныш, алар озак вакытка артта калдырырга мөмкин икәнлеген белә Габдрәфиевләр.

Камил белән Булат көрәштә беренче адымнарын 9 яшьтә Татарстанның атказанган тренеры Николай Крылов кулы астында башлыйлар. Яшәү урыны алышыну сәбәпле, келәм белән дуслыкны Лаеш районында Динар Кәримуллин белән дәвам итәләр. Икесенә бергә җыелган уңышларында тренерларның да өлеше зур булуын яхшы аңлап үсә егетләр.

– Кечкенә чакта әбидән: «Кайсы балаңны ныграк яратасың?» – дип сорап аптырата идек. Җиде баласы арасыннан безнең әтине иң яратканы итәсе килә. Әби бармагын тешләп үк күрсәтә, барысы да авырта, ди. Шулай икәнлеген бик яхшы аңлыйм. Камил белән Булатның сеңелләре, энеләре дә бар. Балаларның барысын да бертигез яратабыз, һәрберсенең уңышка ирешүе белән бертигез горурланабыз, һәрберсе өчен җан атабыз, – ди Энҗе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре