«Төп бурыч – тавыш бирүнең үтә күренмәлелеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү, сайлау барышын бар яклап күзәтү. Шуңа күрә сайлау комиссияләренең һәрберсендә бөтен мәйданны колачлау өчен икешәр камера куела», – дип сөйләде «Ростелеком»ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе Павел Гонцов журналистлар белән очрашуда. Җайланма һәр сайлау участогының үзенчәлекләрен исәпкә алып урнаштырыла. Камералар төшергән мәгълүмат тупланып бара. Шуңа күрә гадәттән тыш хәл килеп чыкканда да видеоязма өзелергә тиеш түгел. Ә сайлау кабиналары күзәтү астында булмый.
Тупланган видеомәгълүматны Татарстанда ачылачак иҗтимагый күзәтү үзәге, шулай ук сәяси партияләр, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карый алачак, дип ачыклык кертте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренчә, Татарстанның сайлау участокларында видеокамераларны монтажлау эшләре төгәлләнеп килә инде.
– Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре эшләячәк – барлыгы 14 меңгә якын кеше, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә. Шулай итеп, без тавыш бирүнең ачык һәм легитим булуының өч ягын тәэмин итәбез. Монда сүз күзәтүчеләр, видеокүзәтү һәм сайлау участокларында эшләячәк журналистлар турында бара, – диде Андрей Кондратьев.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, участоклар 9 сентябрьдән эшли башлый, димәк, сайлаучылар үз комиссияләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итә алачак. Шул ук көнне бюллетеньнәрне полиграфиядән чыгаралар. Билгеле булганча, аларны 6 миллионга якын данәдә бастыралар. 14 сентябрьгә кадәр бюллетеньнәр территориаль комиссияләргә бүленәчәк, ә 18 сентябрьдә участокларда булырга тиешләр. Кондратьев шулай ук «Мобиль сайлаучы» системасына тукталды: Татарстанда яшәүче 27 меңнән артык кеше үзенә уңайлы булган җирдә тавыш бирү өчен гариза тапшырган инде.
Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы әгъзасы Анатолий Фомин, үз чиратында, соңгы елларда сайлауларда күзәтү оештыруда һәм иҗтимагый институтларның Татарстан сайлау комиссияләре белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итүдә җитди тәҗрибә тупланды, дип белдерде.
– Бүген бу тәҗрибә һәр яңа сайлау кампаниясен әзерләгәндә кулланыла. Заманча технологияләр, видеокүзәтү һәм җәмәгать күзәтүчеләренең эше бер-берсен тулыландыра һәм тавыш бирүнең ачыклыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, – диде Анатолий Фомин.
«Мәскәү» мәдәни үзәгендә эшләячәк 165 нче сайлау участогы рәисе Ольга Кузнецова журналистларның игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар өчен тавыш бирүне оештыруга юнәлтте. Сайлау участогында кресло-коляскаларда йөрүче сайлаучылар өчен аерым кабиналар каралган. Аларның киңлеге зурайтылган, ә өстәлләр, кешегә бюллетеньне мөстәкыйль тутыру уңайлы булсын өчен, түбәнрәк урнашкан. Сукыр һәм начар күрүче сайлаучылар бюллетеньнәр тутырганда Брайль шрифты белән трафаретлардан файдалана алачак.
Исегезгә төшерәбез: 18–20 сентябрьдә Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бер мандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез