Шушы уңайдан гаилә психологы Гөлзар Вәлиева белән сөйләштек.
– Ни өчен чын күңелдән бу начар гадәтен ташларга атлыгып торган кеше барыбер эчүен дәвам итә? Бу вакытта аның аңында нәрсәләр була?
– Эчәргә телим һәм эчәсе килми дигән сүзләр – икесе ике процесс. Һәм кеше башында алар икесе бер үк вакытта яшәргә мөмкин. Мәсәлән, кеше аек вакытта: «Булды, мин болай яшәмим, эчүемне ташлыйм. Гаиләмне, сәламәтлегемне югалтасым килми», – дияргә мөмкин. Стресс, ялгызлык, ниндидер конфликт вакытында баш мие икенче төрле уйлый: «Әйдә, берне генә кабып куябыз, калганын аннары уйларбыз». Баш миендә эчкән вакытта хәлем җиңеләеп китә дигән уйлар яши. Нәтиҗәдә рациональ карар белән тиз арада җиңеллек эзли торган система «талаша» башлый. Алкоголь борчылуны, киеренкелекне, эчтә булган авыр хисләрне киметә кебек. Баш мие шул «рәхәтлек»кә ияләшә дә, бәйлелек барлыкка килә, чөнки ул күңелдәге авыр халәттән башка юл белән котыла белми.
– Психологик бәйлелек физиологик бәйлелектән нәрсәсе белән аерыла?
– Физиологик бәйлелек ул – организмның алкогольгә ияләшүе. Алкоголь эчмәгәндә организмда абстинент синдромы (синдром отмены / туктату синдромы) барлыкка килә. Кеше тирли, калтырый башлый, йокысызлыктан интегә, борчылу арта, күңел болгана. Шуңа күрә алкоголь куллануны кисәк кенә туктаткан очракта медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин.
Психологик яктан бәйлелек алкогольнең тыныч халәт барлыкка китерүенә бәйле.
Кечкенә балага имчәк каптырсаң, тынычланып китә, йоклый. Монда да шулай: ул эчке тормозны алып ата, эчкәч, оялчан кешеләрнең дә теле ачыла, яңа сәләтләре «барлыкка килә». Башкача кеше тынычлана белми.
– Ни өчен аек тормышта югалып калу еш кына эчү нәтиҗәләреннән куркудан көчлерәк булып чыга?
– Кеше билгесезлектән курка. Начар нәтиҗәләр барысы да таныш бит: эчсәм, хатын кычкыра да аерылам, дип әйтә – барыбер аерылмый. Ә аек тормышта яшәү ничек соң ул? Эчкән вакытта ничек буласын беләм: айныгач, хатынга чәчәк алып кайтам, ул гафу итә, дип фикерли алкогольгә бәйле кеше. Бер ай вакыттан янәдән шул тормышка кайта. Начар икәнен белсә дә, бу – аңа таныш, нәтиҗәсе билгеле хәлләр. Ул чын тормышка аек күзлектән карый белми. Алкогольне ташлау эчүдән туктау гына түгел, ә чынбарлык сценарие белән саубуллашу.
– Бәйлелектән арыну процессында кризисны ничек үтәргә?
– Бу – мөһим этап. Кеше үзен көчсез итеп күз алдына китерә. Нәтиҗәдә кемгәдер зыян китергәнен аңлый. Югалткан әйберләрен барлый башлый. Дөрес булмаган карарлар кабул итүен дә күрә. Терапиянең мөһим бер өлеше – аның начар кеше түгеллеген аңлату. Әйе, кылган гамәлләре өчен ул җаваплы. «Хәзер шул җаваплылыкны үзеңә ала аласың. Син ул гамәлләрдән көчлерәк», – дигән позицияне сеңдерергә кирәк.
– Бу процесста якыннар вазгыятьне тагын да катлауландыра кебек.
– Алар күңелендә курку да, рәнҗү дә, арыганлык та барлыкка килергә мөмкин. «Син безгә күпме газап китердең, ничә тапкыр вәгъдә бирдең. Мин синең белән балалар хакына яшәдем», – дип җыелган ачуны чыгаруның тагын да аяныч хәлләргә китерүе бар.
Кешедәге бәйлелек механизмына караганда, оялу, гаеп хисе, үзенә карата булган ачу кабат эчүгә этәрергә мөмкин.
Яки, киресенчә, якын кешенең бу бәйлелекне хуплавы. Әниләр улларын яшерә, эшкә бармаса, ярар, үзем акча бирәм, ди. Бурычларын түлиләр. Бу кешегә үз хаталары белән күзгә-күз очрашу мөмкинлеге бирмиләр. Шуңа күрә сәламәт, акыллы позиция кирәк: мин сине коткара алмыйм, ләкин үзгәрә алуыңны хуплый, ярдәм итә алам. Кешенең үзен түгел, алкогольгә бәйлелеген яратмауны аңлату мөһим. Алкогольгә бәйлелек ул бер кеше проблемасы гына түгел, ул – гаилә проблемасы. Органнарга метастаза таралган кебек тарала торган бик яман чир ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез