Газетага язылу

Тәрбияче егет Әдел Ганиев: «Тыңламасалар, сыбызгымны сызгырттым»

Әдел Ганиев Сабада балалар бакчасында бер ел тәрбияче булып эшләгән. Дөрес, күбрәк физкультура дәресләре укыткан ул. Әмма кирәк чакта тәрбиячеләрне дә алыштырган. Сабыйлар белән ничек уртак тел тапкан? Әдел хәзерге вакытта полиция бүлегенә эшкә урнашып йөри. Әмма беренче һөнәре турында бик яратып сөйләде ул.

Тәрбияче егет Әдел Ганиев: «Тыңламасалар, сыбызгымны сызгырттым»

– Арча педагогия көллиятенең дүртенче курсында укыганда, эш килеп чыкты. «Бәләкәч» бакчасында физкультура дәресләре үткәрдем. Аннан «Кыңгырау» бакчасында тәрбияче дә булдым. Кирәк чакта хезмәттәшләремне алыштырдым. Бер елым шулай бәләкәчләр арасында узды. Берәү дә аптырап карамады. Эшнең ояты юк. Кулга диплом алгач, полиция бүлегенә күчтем. Хәзерге вакытта Казанда юридик институтта белем күтәреп йөрим, – диде 20 яшьлек егет.

Тәрбияче булып эшләгән чагын җылы бер хатирә итеп искә алды ул. Сабыйлар күпме генә көйсезләнсә дә, уртак тел табарга тырышкан ул. Кеше баласы өчен җавап бирәсе бар бит. Менә шуны онытмаган.

– Сез бер-ике яшьлек балалар белән эшләүне күз алдына китереп карагыз әле. Сыбызгымны сызгыртып, марш диюгә, дәррәү килеп артымнан китәләр иде. Тезеп, өйрәтәсең инде. Һәрберсенең үз көе. Берсенә – бер, икенчесенә икенче әйбер ошамый. Бармаклары төртелеп китсә, өрергә кушалар. Кисәтү ясасаң, елап җибәрергә дә күп сорамыйлар. Мең кат сабыр булырга кирәк. Ә менә мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр инде барысын да аңлый. Монда инде таләпчәнрәк буласың. Спорт киемнәрен өйләрендә калдырганда, кисәтү ясый идем. Әти-әниләрегезгә әйтәм дигәч, онытмаска тырышалар. Тәртип дигән нәрсә булырга тиеш. Әгәр СанПиН белгечләре килеп керсә, нишлисең? Тырнак киселмәгән, чәч җыелмаган, өстәвенә форма юк. Әкренләп тәртипкә өйрәттем. «Абый» дип әйтергә кушмый идем. Абыйларыгыз, өйдә, дидем. Әдел Альбертович, дияргә гадәтләнделәр. Көллияттә өйрәткән кагыйдә буенча эшләдем. Кушканны тыңлыйлар иде. Алар барысын да киптергеч кебек үзләренә сеңдерә, – ди Әдел Ганиев. – Тәрбияче булганда, рәсемнәр ясый идек. Бергәләп уеннар уйнадык. Йоклаган чакларында күз-колак булдым. Төркемдәге 20–25 баланы карап бетерергә кирәк. Юашлык күрсәтсәң, тыңламый башлыйлар. Кайчак сызгырып та аласың, кирәк чакта йомшак буласың, башларыннан да сыпырып куясың.

– Кәефсез чакларда балаларның энергетикасы күчәме? – дип тә сорадык.

– Кәеф дигән нәрсә йокыңнан ничек уянуыңнан тора. Егет кеше булгач, үзеңне җитдирәк тотасың. Андый нәрсәләргә игътибар иткәнем булмады. Әмма балалар мохите – үзе бер дөнья, – ди ул. – Алар арасында энекәш кебек якын күргәннәре дә булды. Әйтик, Кәрим Саматов спорт ярышларына йөрде. Әле дә футбол уйный. Аның белән аралашып торам. Ә болай берәүне дә аерып карамадым. Дәрестә барысын да тигез күрдем.

Замана баласы хәзер кулына телефон тотып туа. Бакчада гаджетларга урын бармы?

– Үзләре мәм-мәм дип йөрсә дә, телефонның һәр төймәсен беләләр. Экранга төртә-төртә, кайберләренең бармаклары кәкрәеп бетә. Әти-әниләр замана уенчыгын балаларын юату өчен тоттыра. Кирәкми алай эшләргә. Иркә булып үсәчәкләр. Соңыннан олыларның үзләренә авыр булачак. Дәресләргә телефон тотып керү очраклары булмады, – ди Саба егете.

Ә менә уенчыклар, кәнфитләр күтәреп килүчеләр булган. Бу вакытта инде яхшылап аңлаткан. Физкультурага сагыз, кәнфит белән кертмәгән. Ә башка вакытта, йә кәнфитеңне башкалар белән бүлешәсең, йә калдырып керәсең, дип өйрәткән. Бу урында ул: «Берсе ашаганда, икенчесе кызыга. Бу дөрес түгел», – ди.

Бер караганда, бакчадагы эш тәртибенә дә төшенгән Әдел. Шулай да ни өчен погонлы тормышны сайлаган икән?– Китмәгән дә булыр идем, әмма әти-әниләр белән эшләү җиңел түгел. Тәртип бозган өчен сабыйларын бераз гына ачулансаң, тизрәк йөгереп килеп җитәләр. «Нишләп балама болай, тегеләй иттең?» – диләр. Кая инде ачулану?! Утыртып тору да ярамый. Ышанмасагыз, камерадан карый аласыз, дидем. Балаларны түгел, әти-әниләрне тәрбияләргә кирәк, – ди ул.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре