Аңа күчүгә, шәхси кабинет “ватылган” кебек ролик чыга. Бу хакта “РИА Новости” F6 компаниясе белгечләре мәгълүматларына таянып яза. Ялган сайтларның “кыяфәте” Дәүләт хезмәтләре порталыныкына охшаш. Сылтамага кергәч, “Автоматический вход через 3 ... 2 ...1с” дип кире исәпләү башлана.
Шуннан соң учет мәгълүматларын “ватулары” күрсәтелә. Смартфон экранында терминал тәрәзәсе пәйда булып, анда “Выгрузка электронной подписи”, “Выгрузка 2-НДФЛ”, “Выгрузка паспортных данных” дигән хәбәрләр күрсәтелә. Шуннан соң картинка яңартылудан туктый. Аферистларның максаты – кешене аккаунтындагы мәгълүматларының җинаятьчеләр кулына эләгүенә ышандыру. Алга таба куркыту өчен кирәк бу.
Исегезгә төшерәбез: хокук саклау органнары хезмәткәрләре шикле контактлардан сылтамалар аша күчүнең хәтәр белән янавын, тикшермичә генә, теге яки бу мәгълүматка ышанырга ярамавын кат-кат әйтеп килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез