Алар берсе дә буш тормый. Соңгы вакытта гына, әнә, Балтачтагы паркларда үткән чараларны санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Берсендә гармунчылар җыйналса, икенчесендә китапханәчеләр бәйрәм үткәрә, нәкь үзәктәгесендә инструменталь ансамбль концерт бирә…
Ә Шушма яны паркы ай буе инде җыр-моң сөючеләрне үзенә чакыра. Атнасына берничә тапкыр узган чараларга да халык яратып йөри. Әле менә бу көннәрдә генә бер-бер артлы студентлар һәм сәхнә ветераннары концерт куйган. Икесендә дә тамашачылар күп иде, һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр, ди оештыручылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез