Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Собянин быел 50 еллыгын билгеләп үтә торган КАМАЗ заводында төп җыю конвейерын карадылар һәм анда эшләүчеләр белән аралаштылар. Билгеле булганча, Мәскәү Хөкүмәте компаниянең төп заказчыларыннан санала. Ике арада төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек күпере салынган. КАМАЗ фәнни-техник үзәгендә Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Собянинга Мәскәү Хөкүмәте башкала хуҗалыгы өчен сатып ала торган автобуслар, электробуслар һәм коммуналь хуҗалык техникасын, киләчәктә җитештереләчәк машиналарны күрсәттеләр. «Президент кушуы буенча без КАМАЗ белән бергә илебезнең технологик суверенитеты мәсьәләләрен хәл итәбез, бик күп җитди проектларны гамәлгә ашырабыз», – диде Собянин журналистлар белән аралашканда.
Мәскәү мэры әйтүенчә, беренче проект коммуналь хуҗалык техникасына кагыла. Икенчесе электробуслар җитештерүгә бәйле. «Без бергәләп бу проектны 2018 елда булдырдык. КАМАЗда ясалган һәм җитештерелә торган электробус Еропада һәм илебездә иң яхшысы булып тора. Бүген инде 2,5 мең машина миллионлаган пассажирга хезмәт күрсәтә. «Москвич» заводын саклап калудагы ярдәме өчен КАМАЗга аерым рәхмәт. Асылда, без аны яңадан булдырдык, яңа машиналар ясадык, алар инде «Москвич» бренды астында җитештерелә», – диде Сергей Собянин.
Бу эшкә керткән өлеше өчен Мәскәү мэры Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт әйтте. «Безнең республика белән күптәнге элемтәләребез, социаль-икътисадый үсешнең барлык өлкәләрендә гамәлгә ашырыла торган күптәнге проектларыбыз бар. Бу безгә тормышыбыздагы иң катлаулы чорларны үтәргә ярдәм итә. Без һәрвакыт янәшә, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез, алга бару өчен мөмкинлекләр табабыз. Татарстан да, Мәскәү дә бүген икътисадый үсеш, югары технологияләр үсеше буенча илдә лидерлар», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Мәскәү – Татарстан предприятиеләре җитештергәннең иң эре кулланучысы. Мәскәүдә тормышка ашырылган тәҗрибә башка төбәкләр өчен үрнәк булды. Россия башкаласының КАМАЗ өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен компания генераль директоры Сергей Когогин да әйтте. «Мәскәү куйган таләпләр – хай-тек дәрәҗәсендәге электробус булдыру безнең өчен чын сынау булды. Бурычны үтәдек һәм бу юнәлешне үстерүне дәвам итәбез», – диде ул.
КАМАЗда җитештерелгән электробусларның – 95 проценты тирәсе, ә автобусларның 60 процентка якыны Мәскәүгә китә. Россия башкаласының транспорт һәм шәһәр хуҗалыгы паркында КАМАЗда җитештерелгән 15 мең берәмлектән артык техника бар. Шулардан 2,5 меңнән артыгы электробус, якынча 2,4 мең автобус һәм 10 мең коммуналь һәм юл техникасы эшли. Чаллыда Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Собянин «Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясен дә барып күрде. Уку йорты гимназиясендә алар укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Татарстан Мәскәү электрон мәктәбе (МЭШ) системасын куллану турында фикер алыштылар. Әлеге система укучылар өчен укыту процессларын автоматлаштыру, укытучылар өчен педагогик эшчәнлекне һәм ата-аналар белән мәгълүмати хезмәттәшлекне тәэмин итә торган бердәм цифрлы белем бирү платформасыннан гыйбарәт. Аңа электрон журнал һәм көндәлек, МЭШ китапханәсе, олимпиада сервислары, портфолио һ.б. керә.
Балаларга системада укучылар рейтингы чыгу кызык, чөнки аларда ярышып белем алу теләге барлыкка килә. Укытучылар программаларны планлаштыру мөмкинлеген телгә алды. Әти-әниләр исә баласының ничек укыганын күзәтеп бара ала. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, бүген республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләре МЭШка тоташкан. Быелның сентябреннән МЭШ сервисларын Татарстандагы 100 урта һөнәри белем бирү оешмасында эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Системада 955 меңнән артык укытучы, укучы һәм аларның әти-әниләре, 92 меңгә якын студент һәм педагог теркәлгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез