Газетага язылу

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «12 яшьтән соң баланың холкын үзгәртеп булмый»

Киләчәгебез – балалар кулында. Ни кызганыч, бүген әлеге буын аксый. Тирә-юнебездәге бозыклык, азгынлыкка иярүчеләр күп чөнки. Интернет һәм социаль челтәрләр дә баланы ялгыш юлга кертүдә булышлык итми калмый. Шулай булгач, бүген әдәпле, иманлы, инсафлы бала тәрбияләү мөмкин хәлме соң?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «12 яшьтән соң баланың холкын үзгәртеп булмый»
Фото: Татар-информ

Ислам дине каештан соң кәнфит белән сыйларга рөхсәт итәме? Бала тәрбиясе хакында Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм хәзрәт, бала тәрбияләү динебездә нинди урын алып тора?

– Тәрбия ислам динендә мөһим урынны били. Ул хатын-кыз тарафыннан бала корсакта вакытта ук бирелә башларга тиеш. Динебездә моны «карын тәрбиясе» дип атыйлар. Булачак ана Коръән аятьләре укыса, вәгазьләр тыңласа, хәрамнән тыелса, йөрәк астындагы бала яхшы тәрбия алыр. Бала тугач, аңа иң элек азан ишеттерергә кирәк. Азан укып, баланың уң колагына исем кушыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сабыйларыгызның телен «Лә иләһә илләллаһү» сүзләре белән ачыгыз», – дигән. Ягъни исем кушканда ук аның уң колагына – азан, сул колагына камәт әйтеп, сабыйны тәрбияли башлагыз.

Тугач та, «әле балабыз кечкенә, ул аңламый» дип, аның каршында исерткеч эчемлекләр эчеп, кәрт сугып утырырга түгел, ә аңа яхшы тәрбия бирү белән шөгыльләнергә кирәк. Моның өчен аның белән аралашырга, кечкенәдән үк аңа динебез хакында сөйләргә, бишек җырларын көйләргә кирәк.

– Ахырзаман җитәр алдыннан ана үзенә патша алып кайтыр, диләр. Бу баланың гаиләдә өстенрәк булуына ишарә түгелме?

– Чыннан да шулай. Элегрәк гаиләдә ата – баш, хатын муен ролен үтәде. Ата белән ана яхшы яшәсә, баласы да яхшы яшәде. Хәзер барыбыз да бала дип бөтереләбез. Аныкы яхшы булсын, ул гына тәмлене ашасын, дибез. Гаилә башлыгы тишек оекбаш кигән, әмма баласына алтын йөгертелгән аяк киеме алганнар. Менә бу – чыннан да, ахырзаман билгеләренең берсе. Шуңа ияләнеп бала да ата-анасы белән патшадай сөйләшә башлый. Миңа яхшы телефон кирәк, миңа тәмле ризык кирәк, ди. Ата-ана «юк» димәгәч, ул алар белән идарә итәргә өйрәнеп үсә.

– Балаларны ничә яшькә кадәр тәрбияләргә мөмкин? Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми, дигән мәкаль бар. Баланы күкрәктән аергач, аны тәрбияләргә кирәкми дигән сүзме бу?

Тәрбиянең яше юк аның. Гадәттә, 12 яшьтән соң баланың холкын үзгәртеп булмый, бары тик аңа юл күрсәтергә генә була, диләр. Ата-ана – бездән өлкәнрәк кешеләр. Кайчакта 80 яшьлек карттан да: «Их, әтием янда булса, менә моны сорар идем», – дигән сүзләр ишетергә мөмкин. Киңәш итү – тәрбиянең бер өлеше ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.) баланы ике яшькә кадәр имезергә кушкан. Галимнәр дә ана сөтенең балага тәрбия буларак баруын дәлилли. Димәк, 2 яшькә кадәр бала шулай тәрбияләнә. Үсә барган саен, бала сүзләр аңлый башлый һәм сүз тәрбиясе ярдәмгә килә. Нәкъ менә шушы чорда бала күңелендә ислам диненә карата хөрмәт уяту мөһим. Яңа алып биргән уенчыкны бәреп вата икән, «Бу – исраф. Аллаһы Тәгалә андый гамәлне яратмый», – дип бәйләп аңлатырга кирәк. Бала башына «ярамый» дигән сүзне кертергә бурычлы ата-ана. 

– Җенси тәрбия турында ислам динендә нәрсә диелә?

– Җенси тәрбия дә мөһим. Хәзер балалар 10 ны бетереп туа, диләр бит. Сораулары туган очракта, ата-ана әңгәмәдән качмасын, баласына аңлатсын иде. Ир-ат белән хатын-кызның аермасы, алардагы үзенчәлекләр турында сөйләүнең ояты юк. Аннары, гаиләдә ир бала да, кыз бала да тәрбияләнә икән, пәйгамбәребез (с.г.в.) җиде яшьтән инде аларны төрле бүлмәләргә аерырга боера. Нәкъ менә җиде яшьтән балалар ата-ана бүлмәсенә дә рөхсәтсез керергә тиеш түгел. Өйдәге шартлар да җенси тәрбиягә зур йогынты ясый. Мисалга, ата белән ана гел талашып торалар ди. Хатыны ирен гел куып чыгара, аны балалары алдында мыскыл итә икән, балада ир белән хатын мөнәсәбәтләре нәкъ менә шундый булырга тиеш икән дигән фикер туачак. Кыз бала җитәкче булырга, ә ир бала буйсынучы буларак тәрбияләнергә мөмкин.

– Бозыклык, төрле азгынлыкка балалар компьютер, телефоннан да өйрәнә – монысы сер түгел. Хәзерге заманда телефонны алып, компьютерны сүндереп кую гына ярдәм итмәс. Нишләргә?

Җавап гади – дөрес тәрбия бирергә. Әңгәмә башында, балага карында ук дөрес тәрбия бирергә ашыгырга кирәк, дидек. Бөтен бозыклыкның башы нәкъ менә тәрбиягә барып тоташа. Иманлы, әдәпле гаиләдә үскән бала интернетта бозыклык эзләмәс. Телефон, компьютерның нәрсәгә кирәклеген аңлатып бирү дә зарур, чөнки берәү бер күзе белән Коръән укыганда, икенче күзе белән бозыклык эзләгән, бер колагы белән вәгазь тыңлаганда, икенчесе белән гайбәт тыңлаган ди. Нәкъ шуның кебек.

– Динебез балаларга җәза бирүне хуплыймы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Балаларыгызга җиде яшь тулгач, намаз укырга боерыгыз, ә ун яшьләре тулса, намаз өчен сугыгыз», – дигән. Ягъни намаз укымаса, мәҗбүриләп укытыгыз дигән мәгънәдә. Димәк, динебездә балага сугарга рөхсәт ителә. Әлбәттә, чама белән генә. Бүген күп кенә ата-ана «бишле алмасаң, көне буе телефон бирмим» ише сүзләр белән куркыта. Шулай итеп җәза бирә. Элек бала хезмәт белән тәрбияләнгән. Чүп утамаган икән, кич утырырга бармаган. Печән алып кайтмаган икән, дуслары белән күрешмәгән. Балаларны тәрбияләү – Аллаһы Тәгалә тарафыннан ата-аналар өстенә йөкләнгән фарыз бурыч, ата-ана өстендә булган балаларның хакы. Шул хакларны үтәргә ашыгыйк!

– Баланың нинди хаклары бар соң? Шуларны да искәртеп узсагыз иде.

– Бала тугач та ата-ананың иң тәүге бурычы – аңа хәерле исем кушу. Икенче хак – ир баланы сөннәткә утырту. Өченчесе – балага гакыйка корбаны чалу. Малайларга – ике, кызларга бер сарык чалына. Дүртенчесе – яхшы тәрбия бирү, аларны ашату, киендерү. Иң мөһим хакларның соңгысы – баланы хәерле кешегә өйләндерү яки кияүгә бирү.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре