Сайлау шаукымы | Хикәя

Мөгаен, шәһәр мәдәният сараенда уздырылган чараны гади җыелыш кына дип әйтергә беркемнең дә теле күтәрелмәс иде. Шәһәр-район хастаханәләрендә сайланган делегатлар гына катнашмаганга, конференция дә түгел иде бу… Чөнки, хастаханәләрдә дежур торучылардан кала, чарага теләкләре булган бар медицина хезмәткәрләре килгән иде. Шуңа күрә җиде йөз урынлы зал халык белән шыгрым тулы булды.

Көн тәртибенә, медицина учреждениеләре тарихында беренче тапкыр, район үзәк хастаханәсе баш табибын сайлау мәсьәләсе куелган иде. Уздырылган чарада каралырга тиешле әһәмиятле сораулар бетеп, сайлау да тәмам булгач, медицина хезмәткәрләре урыннарыннан торып таралыша башлады. Алар арасында утырган һәм баш табиб булып сайланырга өмет иткән, район үзәк хастаханәсенең хәзерге вакыттагы баш табибы Идрис Мохтаров та, теләр-теләмәс кенә урыныннан торып, аягына басты. Сайлауга кадәр нихәтле тырышса да, аның теләге тормышка ашмады… Хезмәткәрләр, күпчелек тавыш биреп, аның урынбасарын баш табиб итеп сайладылар.

Медицина хезмәткәрләре кабул иткән тискәре карарга Мохтаровның күңеле ышанып бетмәде. «Ничек болай тәмам булды соң бу чара? Ничә еллар буена үзенең кул астында эшләгән кешеләр, баш табиб кандидатурасын кире кагып, яңадан җитәкчеләре итеп сайлап куймыйча, аңа каршы чыктылар… Башка сыймаслык хәл! Үзен сайлатыр өчен башкарган никадәр эшләре, тырышлыгы әрәмгә китте… Аның кандидатурасын мәдәният сараена җыелган халык арасында тавышка куеп, сайланасы кандидатлар исемлегенә кертеп тә тормадылар! Хурлыгы ни тора! Җиде йөздән артык кеше арасында, кул күтәреп, аны яклап сүз әйтүче дә булмады! Профессиясе буенча тормыш юлындагы беренче уңышсызлык булдымы? Җиңелүеме?» Шулай уйлап, Мохтаров үз тирәсендә утырган кешеләрне алга уздырып, урамга чыгу өчен, акрын гына мәдәният сараеның ишеге ягына таба атлады. Башка вакытларда, хезмәткәрләр, узган чаралардан соң аның янына килеп, уңай сүзләр әйтеп күңелен күрә торган булсалар, бүгенге сайлаудан соң уртак сөйләшер сүз табып хәлен белешүче дә булмады.

«Җиңелде, дип уйладыгыз, ахрысы… Шулай тиз генә бирешер Мохтаров! Көрәшмәс, башын иеп, эшеннән китәр, дип уйлыйсызмы? Кем икәнлегемне күрсәтермен әле мин сезгә!» – дип уйлады ул эченнән генә, урамга чыгучы кешеләр артыннан барышлый.

Баш табибны сайлап кую дигәннәре, илдә: азатлык, тизләтү, ачыклык булдырырга кирәк дип, үзгәртеп кору чаралары уздырыла башлагач, демократик юл белән завод-фабрикалар, предприятиеләр, төрле оешмалар җитәкчеләрен җыелышларда сайлап куюдан тора иде. Бу мәсьәлә, бер ел элек 60 яшен тутырган һәм лаеклы ялга китәр вакыты җиткән Мохтаровка да кагылырга тиеш булып чыкты… Тик моңа кадәр эшен ташлап лаеклы ялга китү уе аның башына кереп тә карамаган иде. Кемнәр ничек уйлагандыр, ул үзен, алга таба да эшен җитәкче буларак дәвам иттерергә сәләтле дип карый иде. Шуның өстенә моңа кадәр

Сәламәтлек саклау министрлыгында да, урындагы җитәкчеләрнең дә бернинди формада аңа эштән китү турында ишарә ясаганнары булмады…

Билгеле, илдә үзгәртеп корулар башлангач, җитәкчеләрне оешмада эшләүчеләр сайлап куюы турындагы хәбәр аның өчен дә яңалык түгел иде. Шәһәрдә берничә оешма җитәкчесе мондый демократия иләге аша узып хезмәт итә башлаган иде инде. Озак тормый, сәламәтлек саклау өлкәсенең дә мондый чара аша узарга тиешлеге турында, хастаханә хезмәткәрләре арасында да була икән, дигән сүзләр көн дә ишетелеп тора башлады. Алай гына да түгел, үзәк хастаханәнең партоешма, профсоюз җитәкчеләре баш табибны сайлап кую чарасын уздырачаклары турында аның үзенә дә җиткергәннәр иде. Күңеленнән сайлау уздыруны артык эш дип санаса да, Мохтаров үзен сайлап куясыларына ышанычы зур булганга күрә:

– Юк, уздырмыйбыз! Безгә мондый мәшәкать кирәкми… – дип каршы килеп тормады.

Медицина хезмәткәрләре, җыелышларда яшерен тавыш биреп, баш табиб вазифасын үтәү өчен үзләре хуп күргән кандидатларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә барлыгы дүрт кандидат тавышка куелырга тиеш булды. Бер үк вакытта, сайлауны тиешле дәрәҗәдә алып барыр өчен, хастаханәләрнең иң абруйлы табибларыннан, шәфкать туташларыннан торган мандат комиссиясе төзелде. Кандидатларны тавышка куйдыру вазифасын мандат комиссиясенә йөкләделәр.

Баш табибны сайлау нәтиҗәсе буенча билгелиселәре мәгълүм булгач та, Мохтаров моңа ныклап әзерләнә башлады. Медицина хезмәткәрләре арасында актив рәвештә эш башлаганчы ук, шәһәрдәге башка оешмаларда хезмәт урыннарын саклап кала алган берничә җитәкче янына барып, сайлауны үзе өчен ничек уңай оештыру нечкәлекләрен сорашып белде. Эшләү чорында үзенә ихтирам белән караган, кайчандыр үзе эшкә урнаштырган баш табибларны, үзенә теләктәшлек белдергән табибларны, шәфкать туташларын, ярдәм иткән хезмәткәрләрне үз кабинетына чакырып, күзгә-күз карап сөйләште. Аларны иптәшләре белән сөйләшеп, аның өчен тавыш бирергә күндерергә кирәклеге турында кисәтте. Кыскасы, сайлау көне килеп җиткәнче башкарган эшләрен, үзен яңадан баш табиб итеп сайлап куйсыннар өчен җитәрлек булды дип санаган иде…

Баш табиб буларак халык сәламәтлеген саклау буенча эшләнгән эшләр дә аз булмады сыман инде. Шәһәр-район халкына медицина ярдәме күрсәтү, республика хастаханәләренең күрсәткечләре белән чагыштырганда алдынгыларныкы кебек бик яхшы булмаса да, арттагылар рәтендә түгел, уртанчылар тирәсендә. Үзәк хастаханәдә баш табиб булып эшли башлагач, хастаханәнең матди базасын яхшырту өчен шактый көч куйды ул. Аның тырышлыгы белән үзәк хастаханә, аерым торган ике катлы кирпеч, бер катлы агач биналардан торган территориядән, кызыл һәм ак силикат кирпечтән төзелгән ике-өч катлы яңа биналарга, икенче урынга күчте.

Егерменче гасырның сиксәненче еллары ахырында район территориясендә яңа завод төзелеп, шәһәрнең дә зураеп китәсе билгеле булгач, Мохтаров, шәһәр күләмендә шактый зур оешманың җитәкчесе буларак, төбәктә башланган үзгәрешләрдән читтә калмады. Генераль план буенча завод төзүчеләр беренчеләрдән булып шәһәрдә сәламәтлек саклау объекты – 700 койкага исәпләнгән хастаханә төзи башларга тиешләр иде. Төзелеш башлангач та, Идрис көче җиткән кадәр төзүчеләргә булышты. Аларның планёркаларында, киңәшмәләрендә катнашып, үз тәкъдимнәрен кертте. Ике ел вакыт узуга, үзәк хастаханә территориясендә алты катлы, заман таләпләренә җавап бирердәй медицина җиһазлары, мебель белән комплектлаштырылган хастаханә барлыкка килде. Аның янында кер юу йорты, сәламәтлек саклау шәһәрчегенең барлык хастаханәләре өчен зур ашханә төзелеп сафка кертелде.

…Яши торган йорты мәдәният сараеннан бик ерак булмаганга, ул җәяү генә кайтты. Соңгы берничә елда, хастаханә хезмәткәрләре баш табиб өстеннән шикаятьләр язгач, килеп тикшергән комиссия әгъзалары аны эшеннән азат итәрлек сәбәп тапмаган иде. Тикшерүчеләрне каршылый да, озата да белә иде ул! Кайсы ягын булдырып чыга алмады, нәрсәне җиренә җиткереп эшләмәде соң? Сайлау узганнан соң туган сораулар, аны өенә кайту юлында туктаусыз борчып, озата бардылар.

Кайтып җитеп, өс киемнәрен салганда, юеш кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, аның каршысына хатыны чыкты. Ул, сайлаудан кайткан иренең кәефе яхшы булмаганны күреп:

– Балтасы суга төшкән кеше сыман кайткансың, син уйлаганча барып чыкмадымы әллә эшләрең? – дип сорады.

Хатынына җавап биреп тормыйча, Мохтаров үзенә булышкан якыннарын кунак итәргә дип әзерләнгән өстәл янына барып утырды да рюмкага шешәдән аракы салып эчеп җибәрде. Эчкән аракысы ашказанына төшеп җиткәч, аракы тәэсиреннән аның тәненә җылылык йөгергән кебек тоелды. Ризык капмый гына тагын бер рюмканы бушатып куйгач, кәефе дә күтәрелеп киткән сыман булды. Сайлауның нинди нәтиҗә белән беткәнен хатыны Маһирәгә сөйлисе килмәсә дә, янында башка сөйләр кешесе булмагач, тормыш иптәшенә җавап бирүдән баш тартуны кирәксенмичә, Идрис:

– Минемчә барып чыкмады. Никадәр әзерләнеп, инде мәсьәлә чишелде, барысы мин уйлаганча була дигәндә, бәхет койрыгын икенче якка борып куйды. Сайлауга килгән медработникларга кул күтәртеп, минем кандидатураны главврач итеп сайлау өчен исемлеккә кертмәскә дип тавышка куйгач, җыелышка килгән халык риза булды. Шулай мине исемлектән төшереп калдырдылар… – дип, тагын бер рюмка аракы эчеп куйды һәм чишенми генә караватка сузылып ятты. Хатынының тагын сорау бирәсе килсә дә, иренең кәефе юклыгын күреп, соравын кабатлап, аны борчырга кыймады. Эчелгән аракы тәэсиреннәнме, башыннан узган кичерешләрдәнме, Мохтаров, күзләрен йомып, авыр сулап ята торгач, берничә минуттан йокыга китте.

Маһирә – Идриснең икенче хатыны. Беренче тапкыр ул утыз ел элек өйләнгән иде. Үзеннән өч яшькә кечерәк керәшен кызы Галяга өйләнгәч, аларның беренче баласы – уллары Хәсән туды. Малайларына татар исемен әтисе теләгәнчә куйдылар. Кыз балалары тугач, София исеме бирделәр. Аңа исем кушканда, Галинаның теләге өстен булды.

Галина белән өйләнешкәндә, Мохтаров медицина институтының соңгы курсында укый, ә кыз сәүдә техникумын тәмамлау алдында тора иде. Мохтаровның үзен әдәпле тыныч кеше дип әйтеп булмаса да, Галинаның түземлелеге, тыйнаклыгы сәбәпче булгандырмы, балалары тугач та, тормыш итүләренең беренче еллары шактый түгәрәк булды, кешеләр арасында сүз чыгарып, хурлап сөйләрдәй түгел иде. Тик, тормыш дәвам итә торган саен, балалары да үсеп җитеп, урта мәктәпне тәмамлап чыккач, үзе дә район сатучылар берләшмәсе җитәкчесенең урынбасары булып эшләгән Галина, инде яшь булмаса да, Идриснең холкына түзә алмыйча, яшәгән йортыннан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Иреннән аерылгач, яшәр урын мәсьәләсен чишү аңа авыр булмады. Эшләгән оешмасында авторитеты югары, эш стажы зур булганга, озакка сузмыйча, аңа бушка фатир бирделәр. Илдә бар нәрсәгә кытлык башланган булса да, үзе сату өлкәсендә эшләгәч, фатир өчен кирәкле җиһазларны табу авыр булмады. Ире белән бергә яшәү чорында бераз акча туплый алганга, өч бүлмәле фатирны заманча җиһазлап куя алды. Улы-кызы үзе белән яшәгән булып исәпләнсә дә, Галина аларның әтиләре белән аралашуына каршы килмәде. Балалары ике йортта да булгалап тордылар. Тик болай тәрбияләү уңай нәтиҗәгә китермәде. Уллары Хәсән, тәртипсез яшьләр белән аралашып, наркотикларга бирелеп китте, кызлары София җиңел холыклы җилбәзәк кызлар белән бәйләнде.

Сүзләрендә күпме хаклык булгандыр, тәбәнәк буйлы, чибәрлеге дә җитәр-җитмәс кенә булган Идрис, ир-атлар арасында сүз чыкканда, хатын-кызларны үзенә тиз каратуы, теләгән вакытта җиңел генә яулап та ала алуы белән мактанырга ярата иде. Аның сөйләвенчә, хастаханәләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең күбесе хатын-кыз затыннан булганга, бу аның өчен җиңел булган… Имеш, ул инде берничә ханымны яулап ала алган… Бәлки, аның сүзләре дөрес тә булгандыр, үзен Галина ташлап киткәч, ул буйдак булып бик озак йөрмәде. Хастаханә территориясендә баш табиб өчен төзелгән бер катлы агач йортка, алга таба тормыш итәр өчен, Маһирәне алып кайтты. Ике балалы, хастаханәнең клиник лабораториясендә җыештыручы булып эшләгән кырык яшьләр тирәсендәге Маһирә, баш табиб яшәгән йортка берсүзсез, бик теләп килде. Ул үзе белән аралашкан хезмәттәшләренә, туган-тумачаларына ачыктан-ачык әйтмәсә дә, чит кешеләргә сиздерми генә: «Үзем җыештыручы гына булсам да, баш табиб хатыны дигән даны үзе генә дә ни тора бит!» – дип уйлады.

Медицина өлкәсендә генә түгел, урта мәктәп белеме дә булмаган икенче хатынының фикерләү сәләте үзенекеннән шактый түбән булса да, өйләнергә тәкъдим ясаган Идрис бу хатынның үзе белән яшәргә риза булуына шатланды. Маһирә ике баласы белән Идриснең өенә килеп урнашып яши башлагач, инде алтмыш яшен тутырган йорт хуҗасы, үзе өчен чагыштырмача яшь, буе-сыны күңелгә ятышлы, төскә чибәр бу хатынны акылы белән үзенә тиң күрмәсә дә, күрше шәһәрдә яшәгән ир туганы Юныска:

– Үзенең нинди дәрәҗәдә икәнен аңлап, сүз көрәштереп тормыйча, мине тиешенчә карап-тәрбияләп торыр, юк-барга тавыш күтәреп борчымас… Ир – баш, хатын – муен, дип әйтәләр бит, мин алып кайтканны югалтмыйча эшкә яратып барса, ничек тә яшәрбез әле… – дип сөйләде.

Дөрестән дә, Маһирә аның өчен уңай хатын-кыз булып чыкты. Юк-барга игътибар итмичә, үзен тиешенчә тота. Аның ихтыяҗлары кирәгеннән артык түгел. «Аны ал, моны тап», – дип интектерми. Булганына риза. Инде өч елга якын бергә яшиләр, вакытында ашларын пешерә, иренең күңелен күрергә дә онытмый. Үзе белән ияреп килгән балаларын тәртипле булырга өйрәтә. Еш килеп тормасалар да, Идриснең үз балалары килсә, аларга да караңгы чырай күрсәтми.

Нәрсә дисәң дә, Мохтаровка беренче тормыш иптәше белән яшәгән вакыттагы кебек түгел… Яшенә карап, бүгенге көнендә мондый хатын – аның өчен зур табыш! Беренче хатыны Галинаның, үзе дә җаваплы эштә эшләгәч, җәмәгате буларак иренең көен генә көйләп, һәрвакыт артыннан җыештырып, карап-тәрбияләп, күңелен күреп торырга вакыты калмый иде. Бәлки, аерылышуларының күпмедер сәбәпчесе булып, Идриснең башка кешеләр арасында, теге хатын белән йокладым, монысының күңелен күрдем, дип мактанып йөрүләре торгандыр… Мохтаров үзенең «геройлыкларын» тормыш иптәшенә кайтып сөйләмәсә дә, «Без капчыкта ятмый», – диләр бит, аның сөйләп йөргән сүзләре Галинаның колагына ишетелмичә калмагандыр… Анысын Галина үзе генә белгәндер… Бергә яшәгәндә ят кешеләргә ишетелерлек итеп көн дә талашып тавыш чыгарып тормадылар торуын, шулай да бер-берсен ихтирам итүнең беткәне танышларына да сизелә башлаган иде. Бигрәк тә соңгы елларда араларына салкынлык, аңлашылмаучылык керде. Мохтаров гаепне үзендә дип санамады. Галина үзеннән читләшкән саен, араларын якынайтырга, аңлашырга кирәк тапмады.

Район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнгәнче, Мохтаров шактый катлаулы тормыш юлын узарга өлгергән иде инде. «Аяк белән абынуга караганда, тел белән абыну яманрак», – дип әйтәләр бит, күп сөйләшергә яратуы аркасында, төрмәдә утырып чыкты. Бәхете булгандырмы, аның өчен башка уңай нәрсә сәбәп булдымы, төрмәдә озак тотмадылар тагын – чыгардылар. Мәктәпне бетереп, урта белем алгач, медицина институтына укырга керә алды. Институтта укыган вакытта үзе аралашкан иптәшләре, укытучылары арасында:

– Хирург булам, авыруларның гомерен саклап калу өчен бар көчемне куячакмын! – дип сөйләп йөрсә дә, институтны тәмамлап, участок хастаханәсенә эшкә урнашкач, дәвалаучы табиб булып озак эшләмәде, аны хастаханә мөдире итеп билгеләделәр. Эшләгән участогындагы хастаханәнең матди базасы башка хастаханәләрнеке кебек, эшендә ирешкән уңышлары алардан аермалы булмаса да, район үзәгендә, үзәк хастаханәдә, урында уздырылган киңәшмәләрдә сүз алып, үзен энергияле, яңалыкка омтылучы, кешеләрнең сәламәтлеген саклауда алдынгы ысуллар кулланып эшләргә теләге зур булганлыгын күрсәтеп чыгышлар ясады. Тырышлыгы, башкарган эшләре шәһәр-район җитәкчеләренең игътибарыннан читтә калмады. Аны коммунистлар партиясе сафына алдылар. Моннан соң аңа шәһәрнең партия, район башкарма комитетлары әгъзалары белән турыдан-туры аралашырга мөмкинлек туды. Алга таба участок хастаханәсендә эшләүне үзе өчен түбәнлеккә саный башлады. Үзәк хастаханәгә күчеп, баш табиб булу Мохтаровның төп максатына әверелде. Мәсьәләне чишәргә кемнәр ярдәм итә алачагын исәпләп, Сәламәтлек саклау министрлыгына барып, кирәкле кешеләр белән танышты. Алып барган күчтәнәчләре министрның кабул итү көнендә үзе белән таныштырырга ярдәм итте. Район күләмендәге җитәкче булу җирле органнарга да бәйле булганга, ул шәһәр партия комитетының беренче секретаре белән танышып, берничә тапкыр кунак итте. Тырышулары бушка китмәде, аның ышанычын яулап ала алды. Көтә торгач, аның сәгате килеп җитте. Халык арасында абруе зур булса да, эшләрен үзеннән өстен торган җитәкчеләрнең сүзеннән чыкмыйча гына, алар әйткәннәрне генә үтәп бармыйча, эшен намус белән алып барган, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Хәмитов белән район башкарма комитеты рәисе Федосов арасы бозылып китте. Чираттагы сүз алышуның төп сәбәбе бюджет мәсьәләсенә кагыла иде. Шәһәр-район сәламәтлек саклау учреждениеләрен бюджет аша финанслау моңа кадәр дә шома гына чишелеп бармаса да, бу юлы проблема җитди төс алды. Хастаханәләрдә дәваланучы авыруларны ашату өчен, продуктлар сатып алырга район финанс бүлеге үзәк хастаханәгә акча күчермәде. Килеп туган куркыныч хәлне чишү өчен, баш табиб район җитәкчеләренә телдән дә, язма рәвештә дә берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караса да, ярдәм итүче булмады. Баш табиб шул сорау белән кергәч, Хәмитовның үтенечен шәһәр партия комитетының беренче секретаре Шәйдуллин ярдәм итәрмен дип өметләндерсә дә, аннан да ярдәм килмәде.

Җитәкчеләр арасында килеп чыккан дәгъва Хәмитовның җиңелүе белән тәмам булды. Хастаханәдә ашату өчен продуктлар беткәч, ул дәвалаучы табибларга авыруларны өйләренә чыгарырга рөхсәт бирде. Бу хәл шәһәр-район күләмендә зур тавыш чыгуга китерде. Район җитәкчеләре килеп туган вакыйгада төп гаепне Хәмитов өстенә аудардылар. Сәламәтлек саклау министрлыгында да баш табибны яклап авыз ачучы табылмады. Нәтиҗәдә «Җитәкчелек итүендә җибәрелгән кимчелекләре өчен, үзәк хастаханәнең баш табибы Хәмитовны эшеннән азат итәргә!» дигән карарны озакка сузмый тормышка ашырдылар.

Билгеле, Мохтаров вакытын бушка уздырмады. Ул берничә тапкыр Федосов янына керде, шәһәр партия комитетының беренче секретаре Шәйдуллинның фатихасын алды. Җитәкчене азат иткәч, бушап калган урынга үзәк хастаханә хезмәткәрләренә яңа баш табиб итеп Мохтаровны тәкъдим иттеләр. Күпләр эшнең ничек килеп чыкканын аңласалар да, медицина хезмәткәрләре арасында дөреслекне эзләп тавыш чыгарып йөрүчеләр булмады. Шул вакыттан бирле Мохтаров районда баш табиб вазифасын үтәп килде.

Эшеннән алгач, район җитәкчеләре Хәмитовның яхшы белгеч икәнлеген күз алдында тотып, аны бөтенләй читкә этәреп ташламыйча, «ашыгыч ярдәм» станциясе мөдире итеп билгеләргә Мохтаровка күрсәтмә бирделәр.

Башкарылган юл белән баш табибны эшеннән азат итү шома гына узып китмәде. Баш табиб буларак өстенә йөкләнгән эшен ун елдан артык намус белән башкарган Хәмитов, якын иткән хезмәткәрләре теләктәшлек белдереп, янындагы якын кешеләре күңелен күтәрергә тырышсалар да, үзен шулай хаксыз кыерсытуларын авыр кичерде. Ул хурланды! Үзенә кешеләр арасында урын таба алмады. Танышлары белән аралашмас булды. Шундый көннәрнең берсендә «ашыгыч ярдәм» станциясе мөдиренең эш бүлмәсендә үле гәүдәсен таптылар. Ул өстәл артында утырган килеш башын иеп җан биргән иде.

Мәетнең гәүдәсен ярып карагач, мәрхүм йөрәк миокардының эре учаклы инфарктыннан вафат булган дип йомгак ясадылар. Соңгы юлга озатканда медицина хезмәткәрләре белән беррәттән, район җитәкчеләренең беренчеләре булмаса да, кабере янында Хәмитовның нинди яхшы табиб булганлыгын, ничә еллар буена үз эшен намус белән башкарганын искә алып сөйләүчеләр булмады түгел, тик эшләнәсе кара эш эшләнгән иде… Шулай итеп, төп гаеп үзендә булмаса да, нахакка – сәбәпсез кимсетелгән яхшы кеше якты дөньядан китеп барды.

Бу хәлләрдән соң күп сулар акты. Эшләү чорында Мохтаров өстеннән берничә тапкыр шикаять язучылар булса да, аны эшеннән азат итәргә кирәк, дип карар чыгаручы булмады. Баш табибның эшеннән риза булмыйча шикаять язулары илдә үзгәрешләр башлангач ешайды. Бер ел эчендә баш табибның эшенә кагылган мәсьәләләрне төрле комиссияләр тикшерә башлагач, килеп туган уңайсызлыклардан хастаханә хезмәткәрләре, бигрәк тә табиблар арасында ризасызлык белдерүчеләр саны тагын да күбәеп китте. Сайлау уздыру мәсьәләсе көн тәртибенә куелганчы ук килгән соңгы комиссиянең тикшерүе, төзелеш барган объектлардагы кайбер җиһазларның хастаханә хуҗасының өенә барып урнашуына багышланган иде. Республиканың халык контроле әгъзаларыннан төзелгән комиссия килеп, шикаятьнең дөреслеген баш табибның өенә барып тикшерде. Мохтаров кайбер җиһазларны яшереп, акланырга тырышса да, комиссия шикаятьтә язылган фактларны өлешчә дөрес дип тапты. Баш табиб белән озак еллар бергә эшләп, инде даими рәвештә тикшерүләрдән туйган мандат комиссиясе әгъзалары бу мәсьәләне сайлау уздыру алдыннан үзләренең көн тәртибенә кертеп карадылар һәм бертавыштан Мохтаровны кандидатлар исемлегенә кертү-кертмәүне сайлаучылар хөкеменә тапшырырга булдылар.

Сайлау узганнан соң икенче көнне иртән хастаханәгә килгәч, Мохтаров баш табиб бүлмәсеннән Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратты. Министр берничә көнлек командировкада булып чыкты. Үзе өчен мәсьәләнең бик кичектергесез икәнлеген исендә тотып, ул сәркатипкә:

– Алайса, мине министрның беренче урынбасары белән тоташтырыгыз, – диде. Министрның беренче урынбасары Крупин эш урынында иде. Ул телефон трубкасын алып җавап биргәч, Мохтаров, булдыра алган кадәр үзен тыныч тотарга тырышып:

– Николай Михайлович, исәнмесез! Сезне борчырга туры килде әле… – дип башлады сүзләрен.

– Исәнмесез! Борчулы тавышыгыз буенча, сезнең бик җитди соравыгыз бар кебек… Нәрсә, берәр көтелмәгән хәл булдымы әллә? – дип сорады министр урынбасары.

– Әйе, безнең монда переворот ясадылар!

– Аңламыйм… Нинди переворот?

– Узган көн район үзәк хастаханәсенә баш табиб сайлау җыелышы булды. Шул чараны уздырганда минем урынбасарым өчен тавыш бирделәр. Мин кабул ителгән нәтиҗә белән риза түгел. Тавышка куеп, минем кандидатурамны сайлау исемлегенә кертмәделәр. Дөреслекне булдыру өчен, мин сездән монда компетентлы комиссия җибәрүегезне үтенәм.

– Мин сезне аңладым, Идрис Шәрипович! Мәсьәләне хәл итәр өчен, белгечләрне озакка сузмый җибәрергә тырышырмын… Көтегез! – диде министрның беренче урынбасары.

Мохтаров сөйләшеп бетереп телефон трубкасын куюга, ишек шакылдатып бүлмәгә баш табиб итеп сайланган урынбасары Кашапов керде. Алга узып баш табиб өстәле янында туктагач, ул:

– Идрис Шәрипович! Мин сезнең белән сөйләшергә дип кердем. Килеп туган мәсьәләне ничек чишәрбез икән? – дип сорады.

Кайнап торган ачуын йөзенә чыгармаска тырышып, Мохтаров урыннан торып басты да соңгы берничә ел буе үзенең урынбасары булып эшләгән табибка сарказм белән:

– Миңа иң алдан сине котларга кирәктер инде… Маладис! Янымда кемне тотуымны белми йөргәнмен икән. Үземне алыштырырдай нинди яхшы кадр үстергәнмен… – диде, табибка утырырга тәкъдим итеп тормыйча.

– Тавышыгыз, әйткән сүзләрегез буенча, миңа үпкәләгән кеше кебек күренәсез, Идрис Шәрипович… Тик шуны белегез, хезмәткәрләребез минем өчен тавыш биргәнгә, мин үземне гаепле дип санамыйм. Үзегез күрдегез, сайлау барышында бер кешене дә ирексезләмәделәр.

– Ничек үпкәлисең инде сиңа, мине ял йортына җибәрергә җыенасың бит… – диде Мохтаров елмаюы аша, мыскыллы карашын яшерергә тырышып. Әйтелгән сүзләрдә тирән мәгънә булуын һәм бергә эшләү чорында җитәкчесенең характерын өйрәнергә өлгергән Кашапов тыныч кына тавыш белән:

– Илдә барган үзгәрешләрне үзегез дә күрәсез, аңлый да торгансыздыр дип уйлыйм… – диде.

– Собраниедә катнашкан кешеләрнең барысы булмаса да, основная масса синең өчен тавыш бирде. Дөреслек синең якта. Миңа шунысы гына аяныч… Нинди кешеләр белән эшләгәнемне белми йөргәнмен!

– Ярый, шулай булсын ди… Нишлибез инде хәзер?

– Мин хәзер генә министрның беренче урынбасары белән сөйләштем. Килеп чыккан хәлне чишү өчен ул кәмиссия җибәрербез диде. Алар килгәнче алыш-бирешне ясамый торабыз. Кәмиссия членнары, министерство ничек решайт итәр, шулай булыр…

– Кайчан килә соң алар?

– Озакка сузмыйча җибәрербез дип обещать итте министр урынбасары, – диде Мохтаров урынбасарына.

Кашапов моңа кадәр җитәкчесе булган кеше белән алга таба сүз куертып торуны кирәк тапмыйча ишек ягына юл тотты.

«Кара син аны, иртә-таңнан килеп җиткән! Нәчәлник буласы килеп йөргән икән минем янда… Җиңел генә бирешермен дип уйлыйсың, ахрысы. Алай тиз генә урынымны бирмәм әле мин сиңа! Кем белән бәйләнгәнеңне белерсең!» – дигән уйлар хөкем сөрә иде бу минутларда Мохтаровның башында. Шулай да, ничек батыраерга тырышса да, күңел түрендә тынычлык юк иде… Җыелыш барышында үзе турында яклап уңай сүз әйтүче булмавы, урындагы җитәкчеләр дә булышлык күрсәтергә ашыкмагач, министрлыктан килгән кешеләрнең бу четерекле мәсьәләне үзе өчен уңай чишә алуларына ышанычы зур түгел иде аның. Аннан соң билгеле түгел бит әле, нинди фикер белән килерләр комиссия әгъзалары…

Министрлыктан белгечләр ике көн узганнан соң килде. Комиссия составында сәламәтлек саклау министрының кадрлар буенча урынбасары, республика медицина хезмәткәрләренең профсоюз җитәкчесе, министрлыкның юридик бүлек җитәкчесе бар иде. Мохтаров килеп чыккан низагны башка урынга барып ашап алганнан соң хәл итәргә кыстаса да, комиссия әгъзалары аның тәкъдимен хупламадылар. Сөйләшүне хастаханәнең баш табиб бүлмәсендә алып бардылар. Министрлык белгечләре барлык дәлилләрне китереп, аның өчен эштән китүнең уңайрак булуын аңлаткач, Мохтаров аларның фикере белән килешмичә булдыра алмады.

Габделбәр Галләмов. Казан шәһәре


Фикер өстәү