Фәнис ЯРУЛЛИННЫҢ «Урман кызы» әсәре

Югарыдан аккан кызгылт болытларга утырып, җәйбикә көзге юлга чыккан. Хәер, җәйнең әле ияләшкән урыннарын тиз генә ташлап китәсе килми бугай. Ул үзе турында матур истәлекләр калдырырга тырышып, яшел пумаласын кояшның алсу нурларына манып ала да чияләрнең, алмаларның битләренә җете буяулар сөртә. Төсләр белән төсләр кушылып, тирә-якта гаҗәеп матур күренеш барлыкка килә. Җәй белән көз арасындагы күзгә күренмәс таңда ниндидер илаһи рәссам яши сыман. Ул табигать дип аталган олы картинасына һәр мизгелнең берәр яңа төсмерен кертеп тора. Бу үзгәрешләр әле зур останың иҗаты вакытында күзгә чалынмый, алар бары тик эш тәмамланып беткәч кенә бөтен матурлыгы белән күзгә ташлана. «Картина»ны күрәсең дә аһ итәсең.

Яратам мин менә шушындый табигатьнең алмашыну чорын. Мондый чакта һич өйдә утырасы килми. Күңел яңалык һәм маҗаралар эзли.

Күптән инде минем бер җиргә барасым килеп йөри. Ул җир диңгез аръягында кеше аяк басмаган серле утрау түгел, әлбәттә. Ул – урман кулчасы артындагы бер генә йортлы авыл. Хәер, ул элек бер генә йортлы булмаган. Яшьләре читкә эшкә чыгып киткән, карт-корысы мәңгелек йортка күчеп беткән. Монда барасы килүнең сәбәпләре дә күп төрле. Беренче сәбәп: күк белән җир нәкъ менә шушында кушыладыр кебек миңа. Урман кулчасы буйлап югары менүгә йомшак болытлар сине өсләренә утыртырлар да күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка алып китәрләр төсле. Икенчедән, шул урман кулчасы артындагы бер йортлы авылда кемнәрдер яшәп ята диләр. Читтән килгән кешеләрме алар, әллә авыл корыганда, тормыш зилзиләләренә бирешмичә, төп ояларыннан купмый калган кешеләрме? Кайдадыр, кешеләрдән читтә, япа-ялгыз яшәп ятуны һич күз алдыма китерә алмыйм. Шуңа күрә дә, бу серне чишәсе, әгәр инде чишеп булмый икән – дөньяда әле һаман чишелмәгән серләр барлыгына ышанып кайтасы килә.

Дөресен генә әйткәндә, ул якларны белмәгән кеше түгел мин. Тик кайчандыр читтән карап үтү бер хәл, махсус күрергә, танышырга бару – бөтенләй икенче нәрсә. Кем белә бит анда кемнәр яшәгәнен. Бәлки оча торган тәлинкә белән килгән затлардыр.

Гараждан абыйның матаен алып чыктым да сыптырдым каф тавы артына. Урман кулчасын арттан уратып барсаң, анда мотоцикл белән менеп булганын белә идем. Очтым гына кырмыска түмгәкләре өстеннән. Әле ярый маңгай нык материалдан эшләнгән булып чыкты, дөмбәскәләрне күпме генә сөзсәм дә, бирешмәде. Бу дөмбәскәле юлдан оча-калка бару күңелне күтәрде. Мотоцикл тавышына кушылып җырлап җибәрдем.

Ай югары, ай югары,

Айга менгән юк әле.

Айны урап кайтыр идем,

Булса матай юллары.

Шушы матай дигән нәмәрсәнең бер хикмәте бар: сыртына атлануга баштагы бөтен уйларны җил белән очыра да алып китә. Тизлекне арттырган саен башыңның бушый барганын сизәсең. Күңелгә ниндидер ашкыну һәм шаянлык, җиңеллек һәм гамьсезлек тула.

Мотоциклым дөмбәскәләр өстендә бии башласа, аякларым белән аңа көч бирәм дә яңа җыр сибәм:

Бас, кызым Әпипә,

Син басмасаң, мин басам…

Тауга югарырак менгән саен үземә ныграк «басарга» туры килә. Бәхетемә, мондый җирләр күп булмый, хәл бетеп, инде егылам дигәндә, берәр кәҗә сукмагы очрый да, куеныма җил тутырып, кабат очам.

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,

Сибелә җилләр искәндә…

Җырым яртысына җитүгә бер кәкре агачка эләгеп, әллә кая очып төштем. Исәңгерәп шактый яттым шикелле, һәрхәлдә үземә шулай тоелды. Матайның да җаны-тыны юк. Аны кабызгалап карадым: әллә көч җитмәде, әллә тимер тәкәм киреләнде – кабынмады. Өстерәп китәргә мәҗбүр булдым.

Бераз баруга юл түбән төшә башлады. Тагын матаема менеп атландым. Матаем да кабынып китте.

Атландым да атның ай биленә,

Чыгып киттем урман иленә, –

дип җырлый-җырлый теге авылга килеп кердем. Хәер, аның нәкъ менә мин эзли торган урын икәненә тулы ышанычым юк-югын. Шулай да күңелем нидер сизә: теге серле йорт шушы тирәдә булырга тиеш. Монда сукмаклар тапталганрак, әнә тегендә сиртмәле кое да бар төсле.

Мин коега таба киттем: күңелем алдамаган икән. Кое сиртмәсенә чиләк эленгән. Димәк, моннан су алалар. Коесы бар, сукмагы бар, йорты да шушы тирәдә булырга тиеш.

Мин, урамдагы бер агач башына менеп, тирә-юньне күзәтергә тотындым. Әмма карашымны еракка төбәргә өлгермәдем – шалт итеп маңгайга бер алма килеп бәрелде. «Һәй, кем бар анда?» – дип авызымны ачуга, авызга бер чия кереп китте. «Хәзер төшеп кирәгеңне бирәм», – дип ашыга-ашыга агач башыннан төшә башлаган идем, бер ботакка эләгеп, чалбар төбе умырылып чыкты. Чалбар төбен сыңар учым белән каплап, каршыдагы коймага таба киттем. Койма кырыена килеп җитәрәк бер уч чия битемә сибелде һәм койма артыннан тыенкы гына көлгән тавыш ишетелде. Бу, һичшиксез, кызлар көлүе иде. Эчкә җылы кереп китте. Яратам шул кызлар халкын.

Оча торган тәлинкә белән килгән адәми затлар булса да кызлар кызлар булып кала. Ә кызлар белән абзагыз сөйләшә белә инде. Тикмәгә генә безне Кызылъяр егете, димиләр.

Сыңар кулым белән ертык чалбар төбен тотып, әкрен генә коймага якынлаштым. «Һоп» итеп койма аша бакчага сикереп төшим дигән идем, башыма саллы гына бер нәрсә килеп төште. Урамга тәгәрәдем.

– Сездә кунакны бик кызык каршы алалар икән, – дидем үпкәләгән булып.

– Без кунак чакырмадык, – диде койма артындагы тавыш. – Ә чакырылмаган кунакларны бездә шулай каршылыйлар. Белеп тор.

– Әй, гүзәл, әйбәт, акыллы, сылу, әдәпле, тәртипле, тәүфыйклы кызый, – дидем мин. – Тагын бер көл әле. Мин кызларның башка сукканын түгел, көлгәнен яратам.

– Әйбәт, акыллы, тәүфыйклы кызлар сәбәпсез көлмиләр.

– Көлгән кешегә сәбәп җитәрлек.

– Дөньяда көләр өчен түгел, елар өчен генә сәбәпләр кирәк.

– Алайса әйдә елыйбыз. Мин чалбар төбе ертылды дип елармын. Ә син нәрсә дип еларсың икән?

– Бу егет аламасы мине туйдырды, кайчан китәр икән инде дип елармын.

– Ә бит синең мине үз яныңнан җибәрәсең килми. Урман пәриләре белән сөйләшеп туйгансың инде син. Сиңа свежий кеше тансык. Ә бит мин егетләрнең иң свежие.

Койма артында беразга тынлык урнашты. Мин ярыклар аша кызның нишләгәнен күзәтмәкче булдым, ләкин чия куаклары шундый куе иде, никадәр чекерәйсәм дә берни күрә алмадым.

– Карангалама, барыбер күрә алмассың. Мин – күренми торган кеше, – диде кыз.

– Космостан тәлинкә белән төштеңме әллә син?

– Әйе, мин космостан төштем, әмма тәлинкә белән түгел, ә корымлы табага утырып.

– Алайса бигрәк шәп. Таба белән очып төшкән кызлар нинди була икән, күрик.

– Күрми генә тор әле.

– Ә мин сине күрдем инде,— дидем исем китмәгән булып.

– Нишлим соң мин хәзер? Күрсәң әйт.

– Минем яныма чыгарга күлмәк алыштырасың. Бизәнеп, иренеңне кызартасың.

Кыз көлеп җибәрде.

– Үҗәт егет булып чыктың син.

– Дөрес әйтәсең, үҗәт егет мин. Сине күрмичә, кочагыма бер кысмыйча кайтып китәр бу дип уйлама.

– Хи-хи-хи, – диде кыз. – Алайса бик озак көтәсең бар икән әле.

– Йөз күлмәк алыштырсаң да, минем түземлегем җитәрлек.

– Күлмәк булмаса дамы?

– Күлмәксез бигрәк шәп. Сикер дә төш кочагыма. Яратам күлмәксез кызларны.

Без икебез берьюлы көлә башладык.

Көлеп туктагач: «Әйдә, чык инде, кызый. Нигә анда качып ятасың? Әллә урларлар дисеңме?» – дидем.

– Урларлар да.

– Курыкма, урламам. Мин авылда бер сызгырсам, ун кыз кочагыма ташланырга тора.

– Алайса авылыңа кайтып кына сызгыр инде.

Кызның тавышы бу юлы икенче яктанрак ишетелде. Ахры, ул үзен күрмәсеннәр өчен бер урыннан икенче урынга күчеп йөри иде.

– Авылда да сызгырган чак булыр, әмма ләкин минем бүген сине күрәсем килә. Бик ошасаң, алып та кайтып китәрмен.

– Корымым йогар дип куркам.

– Йокса юарбыз. Безнең Ык елгасында юылмый торган нәрсә юк. Колакларыңнан тотып, Ыкка чумдырып чыгарсам ап-ак булырсың. Әйдә чык. Барыбер кереп эләктереп алачакмын.

– Юк инде, егеткәем. Сиңа кайтырга вакыт. Юкса матаен сорамый алган өчен абыеңнан эләгер.

Кызның бу сүзләреннән «дерт» итеп киттем. Әллә соң бу берәр сихерчеме? Юкса, каян белер иде ул матайның абыйныкы икәнен.

– Әй, кызый, каян белдең матайның абыйныкы икәнен?

– Саескан килеп әйтте.

Кыз шулай диде дә бакча эченәрәк йөгерде. Аның башындагы яшел яулык почмагы гына күренеп калды.

Мин кызны озаграк сөйләштереп, ничек тә үз яныма чыгара алырмын, дип өмет иткән идем, булмады. Сайрар кошым каядыр качты. Мин дә чалбар төбемнең ертык икәнен дә онытып, матаем янына киттем. Ачу китереп, ул да кабынмый киреләнде. Мотоциклым белән мин чыж-пыж маташканда яныма бер яшел чүпрәк кисәге очып төште һәм бер ук вакытта кызның: «Матаеңның көзгесен сөрт, шулай итсәң кабыныр», – дигән чытлыклы тавышы ишетелде. «Боларда бар нәрсә дә яшел ахры», – дип, ачу белән кыз ыргыткан чүпрәкне алып, матайның көзгесен һәм тәгәрмәч өстендәге канатчыкларын сөрттем. Һәм ни гаҗәп, ачкычымны бер боруга мотоциклым кабынып китте. «Сихерче!»— дигән уй башка ныклап кереп утырды. Матайга утыргач, үрелеп, өй түбәләрен карадым – ул да яшел иде. «Монда бер хикмәт бар», – дип күңелгә салып куйдым.

Кызның мине читтән генә булса да күзәткәнен сизә идем, бер-ике авыз сүз әйтми китсәм, качты диюе бар иде.

– Мин китәм инде, күлләр патшабикәсе, – дидем. – Яңадан килүгә берәр агачыңны булса да икенче төскә буяп куй. Юкса бөтен нәрсәгез яшел дә яшел.

– Яшел шул. Безнең нәсел – бака нәселе.

– Соңыннан патшабикәгә әйләнә торган бакамы әллә?

– Соңыннан кемнең нәрсәгә әверелгәнен белсәң иде ул. – Кыз көрсенеп куйды.

– Кемгә әверелү кешенең күп вакыт үзеннән тора, шуны онытма, кызыкай. Ә хәзергә сау булып тор. Мин тагын килермен әле. Моңардан болай җайлы гына котылырмын дип уйлама. Юлларыгыз да бик шәп: очып кына килерлек.

Мин юри озаграк сөйләндем. Кузгалыр алдыннан да ике-өч тапкыр артыма борылып карадым. Өметем җанга кытык салырга өлгергән бу кызыйны күрү иде. Тик әлегә өметем акланмады.

Авылга кайтуга ук бу кыргый кызны онытырмын дигән идем, кая ул! Уйламаска тырышкан саен ныграк искә төшә шайтан кызый. Кызның йөзен, гәүдәсен, һич югы, адымнарын гына булса да күреп булмады. Көн туса, алар авылына барырга җай эзли башлыйм. Ләкин һич җай чыкмый: я матае белән абый үзе берәр якка китеп бара, я җилләп-давыллап яңгыр яварга тотына. Кызны озаграк күрми торган саен эчемдә тынгысызлык көчәя. Бер уйлаганда ул үтә күренмәле яшел ефәккә төренгән хур кызы булып күз алдыма килеп баса, икенче карыйсың – олы авызлы, кабарынкы күзле күл бакасына әйләнә.

Уф! Тәмам саташам бугай инде. Ярый әле абый беркөнне матайсыз гына каядыр чыгып китте. Мин абыйның эзе суынганын да көтмичә, гараждагы матайны кабызып теге кызларның авылына очтым. Башка вакытларда мине әле күккә чөеп, әле түбән төшереп тирбәткән җир дулкыннары бүген минем күңелемә андый рәхәтлек бирмәде. Киресенчә, тизлекне арттыра алмавыма үрсәләндем. Уттай атылып яшел йорт янына килеп туктыйсым килде. Минем мотоцикл тавышымны ишетүгә ул яшел яулыгын болгап каршыма килеп чыгар кебек тоелды.

Боларның капка төпләренә килеп җиткәнче туктап бераз хәл җыеп алырга булдым. Юкса, мотоциклга беренче утыргандай, аркадан шыбырдап тир ага. Җиңелчә генә аяклар да калтырый. Матайны алданрак сүндерүемнең икенче бер сәбәбе дә бар: бу серле кызларның капка төпләренә сиздерми генә килү. Урамда чит кеше барын белеп, качарга өлгермәсен.

Шундый уйлар белән шыпырт кына боларга таба кузгалдым. Ләкин ике атларга да өлгермәдем:

— Килдеңме, егет!— дигән тавыш ишетеп, барган җиремнән шып туктап калдым. Тавышның кайсы яктан ишетелүен абайларга өлгермәдем.

— Әйе, килдем. Бу юлы сине күрмичә киттем юк инде,— дидем.

— Ай-һай, егет, мин күренми торган кыз дип әйттем бит инде.

— Абага чәчәге ашаган идеңме әллә?

— Шулайрак ахры. Үземнән сорамый гына абага чәчәге ашатканнар бугай.

Кыз көрсенгәндәй итте. Ләкин мин андый вак-төяккә әһәмият биреп тормадым.

Мин кызның тавышы буенча, аның кайдарак икәнен чамалап, сизмәстән, моны эләктерү нияте белән, аңа күбрәк сораулар бирергә, ешрак сөйләштерергә тырыштым. Әмма ул куактан куакка кунып сайраучы кош кебек, сүз саен урынын алыштырып торды. Кызны тотам- тотам дип, чия куаклары белән бергә күпме усал кычытканнарны кочакларга туры килде.

— Исмеңне генә булса да әйт инде,— дидем мин.

— Ярамый!— диде кыз катгый итеп.

— Ничек инде ярамый? Үзеңне урлап китәрләр дип курыксаң да исемеңне урлый алмыйм бит инде мин.

— Үзе юкның исеме дә булмый.

— Үзең әйтергә теләмәсәң, өегезгә керәм дә әниеңнән сорыйм.

— Син берничек тә керә алмыйсың безгә.

— Нишләп керә алмыйм? Ишегегезне ачмасагыз — тәрәзәдән керәм.

— Безнең өйнең ишеге-тәрәзәсе юк.

— Кызык икән!

— Кызык шул.

— Ә ничек кереп йөрисез соң сез өегезгә?

— Морҗадан!

— Морҗадан?

— Әйе.

— Җен-пәри нәселеннәнме әллә син?

— Бәлки шулайдыр.

— Әле бая гына бака нәселеннән дигән идең.

— Әйтсә соң! Бакалар үзләре дә җен-пәри нәселеннәндер, бәлки.

Кызның болай үртәвенә түзәр чамам калмады. Песидәй сак кына басып тавыш ишетелгән якка ыргылдым. Кыз чамаламыйрак калды, ахры, куаклар арасына кереп китәм дигәндә генә күлмәге коры ботакка эләгеп ертылды да, әлеге дә баягы, яшел чүпрәк кисәге ботакка эләгеп калды.

— Болай булгач эләктерәм инде мин сине,— дидем мин кыз артыннан чабып.

Битләремне чия ботаклары тырнады, маңгайга эре-эре алмалар бәрелде. Ләкин алма түгел, таш бәрелсә дә мин авыртуны тояр хәлдән узган идем инде.

Кызны менә эләктерәм, менә тотам дип чабам. Инде аның еш-еш сулыш алуы да ишетелә башлады. Ике ара кул сузымы кадәр генә калгач кинәт безнең каршыбызда бер күл пәйдә булды. Мин адымнарны тыя төштем, ә кыз, минем икеләнеп калуымнан файдаланып, күлгә сикерде. Мин «аһ» итеп авызымны ачып калдым.

Эңгер-меңгер вакыт булгангамы, мин кызның су астыннан калкып чыкканын күрмәдем. Кайдадыр бакалар бакылдашты, колак төбемнән генә ниндидер кошлар пырлап очып китте. Үземне алай бик куркаклардан санамасам да, йөрәкнең ешрак кага, колак очларының кызыша башлавын сиздем.

Су буенда мин шактый тордым. Күңелдә төрле уйлар кайнады: су кызымы бу, әллә космостан төшкән берәр затмы?

— Онытырга, онытырга, онытырга!— дип әмер бирдем мин йөрәгемә. Әмма йөрәгем миңа буйсынырга теләмәде. Әллә бу кыз турында берәрсеннән сорашып карыйм микән, дип уйладым. Тик үземнән көләрләр, дип әлеге уемнан да кире кайттым. Нишләргә? Бака нәселеннән дисә дә тавышы матур бит каһәрнең. Бер карыйсың ул каяндыр, күкләрдән ишетелгән фәрештә тавышы булып тоела, икенче карыйсың, кырдагы ялгыз курайдан саркып чыккан сагышлы-моңлы ниндидер таныш көйгә охшый.

Нишләптер, соңгы вакытта мине тавышлар дөньясы үзенә тарта башлады. Мин еш кына урманнарда, әрәмәләрдә ялгыз йөрим. Кайчагында тып-тын гына агып яткан исемсез инеш яки уч төбе кадәрле күл миңа калын китап укыган кадәр мәгълүмат бирә кебек. Тыңлый белсәң тынлык та күп нәрсәләр сөйли икән. Әйе, кошлар сайравыннан башлап, чәчәкләрнең тирбәлүләренә кадәр аңлыйм кебек, әмма үзен бака нәселеннән дип атаучы серле кызның җанында ни ятканын һич аңлый алмыйм. Күзләренә карап сөйләшеп утырсаң, аңлашып булыр төсле. Әмма кыз бер дә үзенә якын җибәрми.

Мин инде хәзер аларга мотоцикл белән бармыйм. Байтактан күзәткәнем бар: мотоцикл тавышыннан агачлар сискәнә: гел куркытып, гел сискәндереп торгач аларның җимешләре вакытсыз коела. Теге кызлар авылына беренче килгәндә урамдагы чия агачлары, өсләренә кызыл яулык бәйләгәндәй, җимешләреннән иелеп утыралар иде. Ә хәзер ул җимешләрнең күпмесе җиргә коелган. Бәлки минем мотоцикл тавышы белән чияләр арасында бернинди бәйлелек юктыр, әмма күңелемә шулай тоелгач, мин мотоциклны ташладым. Болай әйбәтрәк тә: тавышсыз-тынсыз гына таныш капка төбенә килеп утырасың һәм бераздан: «Килдеңме, егет!»— дигән таныш пышылдау ишетәсең. Хәер, моны «таныш пышылдау» дип булмый, бу сүзләр һәр әйтелештә яңа төсмерләргә байый бара.

— Килдем!— дим гади генә итеп.

— Нигә килдең?

— Үзең чакырдың бит!

Койманың теге ягында мышкылдаганга охшаш тавыш ишетелеп куя

— Чакырдым шул. Ә каян белдең?

— Капка төбегездә үскән әнә теге алмагачның бер алмасы тәгәрәп килде дә: «Ул сине юксына»,— диде. Дөрес әйткәнме?

— Дөрес әйткән.

— Алайса нигә яныма чыкмыйсың?

— Ярамый дидем бит.

— Ә нигә ярамый?

— Нигә икәнен дә әйтергә ярамый.

— Ярый инде, шулай гына сөйләшеп утырыйк. Күренми торган кызга гыйшык тотып, исәрләнеп йөрүче егет турында бәлки менә бу алмагач берәр легенда чыгарыр. Һәм легендасын көзләр саен үзенең кып-кызыл алмаларына сөйләр. Ул алмаларны ашаган кешеләр бу легенданың геройлары турында уйларлар.

— Хыялый кеше син.

— Исемем Таһир минем.

— Хыялый кеше син, Таһир. Исемең дә бик матур. Таһир…

— Үзем дә ярамаслык егет түгел мин,— дип шаяртып алам.

— Ышанам, Таһир,— ди кыз җитди итеп.

Озак кына сүзсез утырабыз. Ул бакча эчендә аркасын коймага терәп утырган, мин урам якта. Бер-беребезне күрмәсәк тә, калын койма аркылы тәннәребезнең җылылыгын тойган кебек булабыз. Күзгә күренмәгән ниндидер бер көчнең икебезне берьюлы йомшак, рәхәт кочагына кыса барганын, шул кысылыш безнең йөрәк тибешләрен якынайтканын сизеп утырабыз. Шуны сизү сузсезлек тудырган бушлыкны тутыра.

Соңгы көнннәрдә кыз, нигәдер, бакчага чыкмый башлады. Мин аның сиздерми генә чияләр арасыннан чыгып: «Килдеңме?»— дип әйтүен көтәм. Ләкин бу кадерле тавыш ишетелми. Мин коймалар арасына төрле кыр чәчәкләрен кыстырып яки пар алма элеп китәм. Икенче килүемдә ул аларны алган һәм шул урынга үзе дә берәр нәрсә кыстырып куйган була. Аның күчтәнәчләре һәрвакыт тәмле була. Кипкән җиләк тәлгәшләрен, авызда балдай эрердәй кара бөрлегәннәрне, алмаларның иң-иң сулыларын каян табадыр ул! Кызга бу уен ошап киттеме — атна буе бакчага чыкмады. Ни гаҗәптер, ул бакчага чыкмаган көннәрдә дә мин артык юксыну, ямансулау хисләре кичермәдем. Киресенчә, аңа яңа төр күчтәнәч алып барыр өчен бөтен урманны айкыйм. Тәлгәш-тәлгәш булып утырган чикләвекләр күрсәм дә, боргаланып-сыргаланып шуышучы еланга охшаган агач тамыры очратсам да, су буеннан матур ташлар тапсам да сөенә-сөенә таныш урынга алып киләм. Ә беркөнне урманда шөпшә оясын таптым. Кәрәзендә бал иде. Мин сак кына кәрәзне алып әрекмәнгә төрдем һәм бу күчтәнәчемне дә кызга калдырып киттем. Хыялымда кызның гаҗәпләнүдән зур булып ачылган күзләрен, сөенечтән яктырып киткән йөзләрен күргәндәй булам. Бу уен мине шундый мавыктырды, хәтта инде мин кызның озаграк күренмәвен тели башладым. Беркөн, гадәттәгечә, алып килгән бүләгемне койма арасында кыстырып маташканда: «Килдеңме, Таһир!»— дигәч, ничектер, сискәнеп киттем. Кыз үзе күренмәсә дә минем халәтемне тиз сизеп алды һәм: «Көтмәгән идеңмени?»— дип сорап куйды. Мин аңа ялгалый алмадым: «Әйе,— дидем,— мин инде сине чынбарлыктагы җир кызы итеп түгел, хыял җимешем булды ахры бу дип уйлый башлаган идем»,— дидем.

— Хыял кызы гына булып калсаң иде дә ул…

— Теләсәң хыял кызы гына булып кал. Мин барыбер озакламый армиягә китәм. Синең күңелеңә көчләп кереп, серләреңне ачарга тырышмам. Болай да тыныч тормышыңны бозып, күңелеңдә әллә нинди икеләнүләр, шикләнүләр давылы кузгаттым бугай.

— Синең күңелең бик сизгер, Таһир. Чынлап та җанымда давыл. Ул давыл йөрәккә генә сыеша алмый, иреккә ашкына. Ә телисеңме, менә хәзер мин синең каршыңа чыгып басам да берни яшермичә сөйләп бирәм. Я телисеңме?

Мин ни дияргә дә белмәдем. Күңелнең ниндидер кылы: үзең шуны күпме теләдең, нигә хәзер авыз ачып торасың, дисә, икенче бер аваз: әгәр аның ачышы икегезгә дә бәхетсезлек кенә китерсә?— дип мине кисәтә иде.

— Армиягә киткәнче син минем хакта барысын да белергә тиешсең, Таһир. Шунсыз син дә, мин дә тыныч булмаячакбыз.

Мин бөтенләй каушап калдым. Бу ачышны кабул итәргә мин әзер түгел идем. Шуңа күрә:

— Туктале,— дидем,— мин никадәр ялынып та әйтмәгән серләреңне бер кызулык белән ачып салсаң, соңыннан үзеңә кыенга килмәсме? Мин бит сизеп торам: синең ул серен язмышың белән бәйле.

— Их, Таһир,— диде кыз ачынып.— Дөньяга үзеңнең йөзеңне күрсәтеп якты кояшка сокланасы, исемеңне яраткан кешеләреңнән кабатлаттырасы, җир йөзендә мин бар, мин яшим һәм яшәячәкмен дип кычкырасы килгән көннәр шулкадәр еш була. Кычкыра гына алмыйм, ярамый. Минем бөтен тыюларга, ярамыйларга төкереп, язмышыма каршы бунт күтәрәсем килә. Туйдым мин күренми торган кыз булудан.

Кыз, каяндыр, куаклар арасыннан чаштыр-чоштыр чабып килде дә, артыннан эт куган мәче җитезлеге белән каршыма килеп басты. Мин куркынып артка чигендем. Каршымда кеше дисәң — кеше түгел, шүрәле дисәң — мөгезсез бер зат басып тора иде. Өстендәге кием-салымнары да күл өстендә була торган бака ефәге сыманрак бер нәрсә иде.

— Менә син кем янына килеп йөрисең, Таһир,— диде кыз минем каушап калуымны күреп.— Бу бер урман пәриедер, дип уйлыйсыңдыр. Ул яктан курыкма. Җен-пәри нәселеннән түгел, кеше затыннан мин. Тик кеше булсам да Алланың каргалган бәндәсе.

Кыз өстендәге киемнәрен күрсәтеп:

— Болары әле сине куркыткан өске кабык кына. Хәтәррәге аның эчкәрәк яшерелгән. Менә кара!

Кыз өстендәге киемнәрен әле аннан, әле моннан умырып төшерә башлады. Кием астыннан кап-кара тән килеп чыкты. Ләкин бу каралык негрларныкы кебек шома тире каралыгы түгел, ә тире өслеген йон баскан бераз кабарынкы үзгә бер каралык иде. Миң дияр идең, кешедә моның кадәр миң була микән? Төк баскан бу каралык кызның муеныннан алып көндегенә кадәр сузылган. Читтән караганда ул өстенә кара свитер кигән кебек күренә иде.

Әмма аның гәүдәсе ямьсез түгел. Кендектән аскы ягы ап-ак. Ә йөзе… Мин моңарчы аның йөзенә карамаганмын икән: йөзе әкиятләрдә генә сурәтләнә торган гүзәлләрнеке кебек, тик бу матурлык ниндидер сагышлы, серле, бераз салкынча матурлык иде. Тау астыннан өскә бәреп чыга алмый яткан чишмәнең юлын чистартып өскә чыгарган кебек, кызның йөзендәге тирән яшерелгән балкышны өскә чыгарасы бар. Ләкин ничек? Ул бары тик миннән дөрес сүз генә көтә. Аның инде түземсезлеге чыраенда ук чагыла башлады.

— Я Таһир, яшермичә, күзләремә карап әйт: кешеме мин, маймылмы?

— Әйдә, исемең белән танышудан башлыйк әле,— дидем туры җаваптан качып.

— Эш исемдәмени?!— диде кыз үрсәләнеп.— Исемем минем Таһирә булган…

— Таһирә? Нинди матур исем. Ә ни өчен булган дисең?

— Чөнки хәзер минем үз исемемне оныттылар инде. Миңсылу мин хәзер. Имеш, исемеңне алыштырсаң миң бетә. Бетә, пычагым! Исемемне генә түгел, ата-анамны да алыштырдым инде мин. Әмма…

— Ничек? Ата-ананы алыштырып буламыни?

— Була икән шул.

Кыз күзләрен яшереп читкә борылды. Кинәт салкын җил исеп куйды. Мин шунда гына: кыз туңадыр бит, дип үземнең өстәге пинжәгемне салып аңа кигерттем. Минем пинжәк шактый озын иде, аның төзенә җитә язды. Таһирә миңа рәхмәтле караш ташлады.

— Әйдә эскәмиягә утырыйк әле, Таһирә, син бик дулкынлангансың, калтырыйсың.— Мин аның иңнәреннән җиңелчә генә кочып эскәмиягә утырттым. Ул тәненә беренче мәртәбә кеше кулы кагылган колындай калтыранып куйды. Эскәмиягә утыргач Таһирә башын минем иңемә салды да елап җибәрде.

— Таһир, әгәр син миннән җирәнмәсәң бераз шушылай утырыйк әле.

Мин җиңелчә генә Таһирәнең иңнәреннән кочтым. Кыз да миңа якынрак сыенды.

— Их, Таһир,— диде ул бераз сүзсез утыргач,— нигә Аллаһы Тәгалә берәүләргә бәхетне өеп бирә, икенчеләргә валчыгын да тоттырмый икән? Туганнан бирле мине шул сорау эзәрлекли. Аллаһы Тәгалә каршында ни гөнаһым бар минем? Нигә биргән ул миңа гомер буена сузыла торган бу җәзаны?

— Син артыгын йөрәгеңә якын аласың, Таһирә. Миңа калса, синең бер кимчелегең дә юк.

— Юатма, Таһир. Мин дә баштарак үземне шулайрак юатырга тырыша идем. Ләкин тормыш һәркөн искә төшереп торган фаҗигадан үз-үзеңне алдап кына котылып булмый икән. Фаҗигаң үзең өчен генә түгел, иң якын кешеләрең өчен дә, күзгә кергән чүптәй, һәрвакыт борчып торгач икеләтә-өчләтә газаплы.

Кызны юатырдай сүзләр таба алмадым. Хәер, аңа юатучы түгел, тыңлаучы кирәк иде.

Мин туу белән безне әтиебез ташлап киткән.

— Берәр алама урам этеннән тапкансыңдыр син бу нәмәрсәне. Миннән тапкан бала мондый булмас,— дигән ул әнигә.— Бар әнә, бу гыйбрәтне кара мунчага илтеп куй, бәлки берәр мунча пәрие, үзенеке итәр,— дигән.

Минем шундый маймыл баласы төсле булып тууым тиз арада бөтен авылга таралган. Әни турында начар сүзләр йөри башлаган. Кайчандыр аның зоопаркка барып кайтуын да искә алганнар. Имеш, анда шаян маймыллар җитәрлек. Теләгәндә маймыл читлегенә кереп чыгу хатын-кыз өчен берни тормый.

Бу гайбәтләрдән соң әни мине шәһәргә алып киткән. Больницадан больницага йөрткән. Берәр операция ясатып булмасмы дип өметләнгән. Кемгә генә күрсәтсә дә операция ясарга алынучы табылмаган. «Миңе артык зур, бу кадәр тирене алмаштыру мөмкин түгел»,— дигәннәр. Ә берсе: «Моңа, гомумән, пычак белән кагылырга ярамый, хәтта тырналулардан да сакланырга кирәк, юкса яман авыруга әверелүе бар»,— дигәч, әни хастаханә юлларын таптаудан туктады. Бераздан әнием икенче иргә чыкты. Әнинең бу ире икәү генә калган чакларда мине үртәргә бик ярата иде. «Карале, җен кызы, нигә син берәр урманга качмыйсың? Анда үзеңә иптәш табар идең. Телисеңме, үзем сине берәр бүре оясына илтеп куям. Бүреләр кешеләрдән шәфкатьлерәк ди. Бәлки сине үз балалары итәрләр».

Мин куркып елый башлыйм. Ә үги әти:

— Шыңшыма, шыңшый башласа этне дә өйдән куып чыгаралар. Рәхмәт әйт әле җирәнмичә шушындый пәри баласы тапкан анаңны алганга. Бәлки синең анаң берәр юха елан нәселеннәндер.

Үземне рәнҗетүләренә түзсәм дә әнигә сүз әйттерәсе килми. Сизмәстән генә үги әти дигән бу явыз бәндәнең берәр җирен умырып тешләп алам. Ул сикереп торып мине каешлый башлый. Тәнемнең ал урыннары кызарып, кара урыннары күксел төскә кереп кабарып чыга.

Мин берничә мәртәбә өйдән качып урманга да барып кундым. Чынлап та берәр шәфкатьле бүре очрар да үз балалары янына алып кайтып үстерер кебек тоелды.

Берничә көннән табып алып кайттылар. Тагын качтым, тагын алып кайттылар. Аннары мине әбием алып китте.

— Ә хәзер син бу урман өендә шул әбиең белән торасыңмы?— дип сорадым.

— Юк, әбием үлде инде минем. Бу Зөбәйдә әби. Безнең әби белән бик дуслар иде. Әбием үлгәч, Зөбәйдә әби безгә килде дә: «Әйдә, балам. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз — бер-беребезгә иптәш булырбыз. Мин сине үзебезгә алып китәм. Безнең анда бик матур зәңгәр күл бар. Ул күлдә коенган кешенең савыкмый калганы юк»,— диде. Мин ул чагында инде тугызынчыны тәмамлаган идем. Иптәш кызларым юк. Егетләр турында әйтеп тә тормыйм. Шуңа күрә, Зөбәйдә әбинең урман йортына бик теләп күчтем.

Зөбәйдә әби мине беренче көннән үк яшь бала карагандай, карарга, иркәләргә тотынды. Көн саен кояш чыкканда һәм батканда үзе карап торып Зәңгәр күлдә коендырды. Аннары тәнемә әллә ниди яфраклар ябып, ләмнәр сылап юрганга төреп яткыра иде.

Бөкрене кабер генә турайта, дигәндәй, Зөбәйдә әбинең бу чаралары файда бирмәслеген аңлыйм. Ләкин синең өчен җанын ярып бирергә әзер торган изге кешене рәнҗетәсе килми. Ни кушса да күнәм. Баштарак ул минем битләремне ачып йөртергә рөхсәт итә иде, соңынан: «Сөбханалла, бигрәк чибәрләнеп киләсең, шуның аркасында берәрсенең күңеленә шайтан вәсвәсәсе керер дә харап итеп ташларлар үзеңне»,— дип, битне каплатып йөртә башлады. Кешеләр белән сирәгрәк аралашырга, хәтта исемемне дә әйтмәскә кушты. «Кайчандыр синең тәнеңә кагылган шайтаннар сине онытсыннар. Алар сине онытып, эзләүләреннән туктагач кына син савыгачаксың»,— диде.

Дөньяга оялмыйча күрсәтерлек бердәнбер җирем — йөзем булганлыктан, Зөбәйдә әби белән килешмичә тарткалашып та маташтым. Ә соңыннан болай йөрүгә күнектем. Урманда очраган кешеләрнең мине күрүгә котлары очып йөгерә башлаулары минем өчен кызык иде.

Әмма өрәк булып йөрү дә туйдырды. Мин инде яшәү турында түгел, үлем турында гына уйлый башладым. Ә-әнә теге биек кыяга менеп түбән ташланасы килгән чаклар күп булды. Тик бу уйдан мине һаман нидер тыеп килде. Зөбәйдә әби минем хәлне чамалый иде, беркөнне кисәтеп куйды:

— Син, кызый, башыңа әллә нинди тиле-миле уйлар кертмә. Менә мин әйтте диярсең: син әле иң бәхетле бала булачаксың. Ходайның рәхмәте киң аның. Без Ходай Тәгаләнең күп хикмәтләрен аңлап кына бетермибез. Бәлки синең тәнеңдәге бу каралык — Ходай Тәгаләнең яраткан бәндәсенә салган тамгасыдыр.

Мин бераз тынычлана төшәм. Зөбәйдә әбинең һәр сүзен чын хакыйкать итеп кабул итәм. Шулай да үзсүзләнеп:

— Бәхет тамгасы булгач нигә соң ул аны матуррак итеп салмаган?— дим.

— Ансы инде Ходай Тәгаләнең үз эше, балам. Бәлки ул сиңа бәхетне рәнҗетүләр, кимсетүләр аша бирергә уйлагандыр. Туу белән алдыңа китереп салса син бәлки аның кадерен дә белмәс идең. Әзмени дүрт саны тигез, сау-сәламәт бәндәләрнең әллә нинди яманлыклар кылып йөрүчеләре. Алар бит үз бәхетләрен аңламаудан төрле яманлыкка баралар.

Зөбәйдә әби философ кеше ул. Синең күңелеңә үз фикерләрен ярып сала. Аның фәлсәфәсе аңлаешлы һәм бик гади. Син, ирексездән, аның фикерләре белән килешә башлыйсың. Килешмәгән очракта, һич югы, аңлыйсың.

Зөбәйдә әби белән шулай сөйләшеп утыргач, мин бөтенләй тынычланам. Күңелем күтәрелә. Берәрсе белән шаярып аласы килә башлый. Андый чакларда мин Зөбәйдә әбигә: «Хәзер менә урманга чыгам да өстемдәге бу алам-саламнарны салып ташлап: «Әй, дөнья, менә мин ниди! Мине шушы килеш кабул ит. Тигез итеп яраткан бәндәләрең арасына җибәр, дип кычкырам»,— дим.

— Юк әле, балам,— дип Зөбәйдә әби мине тыеп кала.— Кычкырырга кайчан да соң түгел. Әлегә сиңа сабырлыкка өйрәнергә кирәк.

— Минем сабыр буласым килми,— дип чия бакчасына чыгып китәм. Анда кошлар белән сөйләшәм, агачлар белән серлешәм. Табигать мине тыңлый. Табигать мәрхәмәтле. Табигатьтәге хозурлыкка, камиллеккә сокланып йөргәндә Зөбәйдә әбинең сүзләре чынга ашар, миңа да үз бәхетем йөгереп килер кебек тоела башлый.

Беренче тапкыр сине күргәч әллә нинди хисләр кичердем мин, Таһир: шатлык, курку, тагын әллә ниләр шунда. Атылып каршыңа чыгасы килгәндә үз-үзеңне тыеп калудан да авыр нәрсә юктыр. Үксеп-үксеп елыйсы килә. Ләкин күз яшьләре белән генә кайгыны юып булмый.

— Чыгарга идең атылып. Мин сине гел чакыра идем.

— Ә мин беркөнне чак кына тыелып калдым. Хәтереңдәме, атнадан артык мин бакчага чыкмадым. Син күчтәнәчләреңне койма ярыгына кыстырып китә идең. Аларны Зөбәйдә әби миңа алып кереп ашата иде.

— Ә-ә, Зөбәйдә әбимени әле. Мин, юләр, аларны син аласың, дип куанып йөрдем.

— Бик каты авырып яттым мин. Элегрәк каты авырсам, үлем китәрмен дә бу дөньядан котылырмын, дип сөенә идем. Бу юлы минем төреләсем килде. Атна буе авызга бер тәгам ризык капмадым. Шундый көннәрнең берсендә Зөбәйдә әбием синең әрекмән яфрагына төреп куйган балыңны табып алып керде. И ул балның исе, и тәме! Мин ул көне синең бал белән бер-бер артлы берме-икеме чынаяк чәй эчтем. Һәм кичкә аякка да бастым. Зөбәйдә әби әйтә:

— Бу егетнең күңеле мәрхәмәтле булырга тиеш. Күңеле мәрхәмәтле кешеләрнең генә күчтәнәчләре шулай шифа китерә,— ди.

Мин үземне мактаудан кызарып киттем. Тамырларым буйлап җылы агым йөгергәндәй булды. Мин Таһирәне үземәрәк кысып: «Син артык хискә бирелүчән кеше, Таһирә,— дидем.— Бу фаҗигаңны да шуның аркасында үзең тирәнәйткәнсең. Тормышка бераз җиңелрәк карарга кирәк».

— Их Таһир, караңгыда кочаклашып утырганда гына бөтенесе гади күренә. ә бит без һәрберебез кешеләр арасында яшибез. Ә кешеләр бер-берсен кимсетүдән тәм таба. Сине рәнҗетә ала икән, димәк, ул синнән өстен, синнән көчле. Аннары, ничек кенә булсам да, мин бит кыз кеше. Башка кызлар малайлар белән запискалар алышканда, кача-поса үбешкәндә йөрәкләр әз кысылып куя иде дисеңме? Кайвакыт күңелең якын иткән кешегә читтән генә сокланып карыйсың, аңа якынаясы, дөньяга булган рәнҗүләреңне сөйләп бушанасы килә. Ә ул синең карашыңнан кимсенеп тизрәк читкә китеп бара.

Бервакыт хәтта бер егет аламасы белән мәхәббәт уены уйнап ала яздык. Ул чын мәгънәсендә оятсыз малай иде, кырыема килде дә: «Кызый,— диде,— сине инде беркем дә яратмаячагын аңлыйсыңдыр. Әйдә секс-мекс уйныйбыз. Ачыктан-ачык. Мәми авыз кызларга чакыру ташла. Үзем уйнап туйгач мин сине башкалар кулына тапшырырмын. Син бервакытта да партнерсыз тормассың. Менә шулвакыт бүген сиңа кимсетеп караган тәти кызлар көнләшүләреннән үләчәкләр. Синең кебек кыргыйлар бу «эштә» шәп була диләр».

Әлеге егетнең ерылган авызына, кияргә дип кулыма алган ботинка белән чак тондырмадым. Яшен тизлегендә башыма: «Кара әле, рәнҗетүчеләрдән болай итеп тә үч алып була икән ләбаса,— дигән уй килде.— Күз алларында егетләрен тартып алып китәсең. Кешене аздыру кыен эшмени? Ым гына как, чакыр, өметләндер генә…»

Бу юлга кереп китүдән нәрсә тотып калгандыр, белмим. Бәлки рәнҗетелгән җаным башкаларны кимсетүдән тәм тапмагандыр, бәлки иңемдәге фәрештәләр моңа ирек бирмәгәндер. Ничек кенә булмасын, азгынлык аша килгән җиңүнең хурлыклы җиңү икәненә төшендем мин…

Таһирә сөйләгән җиреннән кинәт туктап калды. Аннары:

— Карале, Таһир, мин сөйлим дә сөйлим. Синең колакларың тонып беткәндер инде.

— Мин бит сине, Таһирә, колак белән түгел, йөрәк белән тыңлыйм. Ә йөрәгемнең һаман сине ныграк аңлыйсы килә.

— Мине аңлау кыен булыр сиңа, Таһир. Рәнҗетелгән кеше киң күңелле була алмый. Аның эчендә үч кайный.

— Ә без ул үчне мәхәббәт белән алыштырырбыз.

— Дөнья шул синең белән миннән генә тормый, Таһир. Синең дә күңелеңә әкрен-әкрен шом салырлар. Миңа үз гомеремдә әзме кушамат тактылар. Тәнемдәге ямьсезлек күренмәсен өчен биек якалы, ябык изүле күлмәкләр генә киеп йөрдем. Ләкин күрергә теләгән кеше күлмәк аша гына түгел, тимер калкан киеп йөрсәң дә күрә. Яка астына таракан салып, изүләрне ычкындыру дисеңме, сизмәстән өскә су коеп: «Чишен тизрәк, өстеңне сал, юкса салкын тидерәсең»,— дип кайгырткан булулары дисеңме. Ә иң кыены — җаның шулай рәнҗетелгән чакта кочагына сыенып елар кешен булмау. Дөньяда әниең кулларына ятып елаудан да рәхәтрәк нәрсә юктыр кебек миңа.

— Зөбәйдә әбиеңне онытма,— дидем мин. Аннары башыма шундый фикер килде: «Карале, Таһирә, әйдә Зөбәйдә әбиең янына керәбез».

Мин Таһирәне өстерәп диярлек Зөбәйдә әбиләргә алып кердем. Ул тәрәзәдән тауларга карап дисбе тартып утыра иде. Безнең шулай бәреп керүгә гаҗәпләнмәде дә.

— Зөбәйдә әби,— дидем мин.— Әгәр сез каршы килмәсәгез…

— Син буласыңмыни инде ул тәмле күчтәнәчләр ташып, безнең кызыбызны терелтүче?— диде Зөбәйдә әби минем ярты сүздә туктап калуымны күреп.— Рәхмәт, балам, рәхмәт. Менә Зөбәйдә әби әйтте диярсең, Таһирәнең бөтен тәнен әрчелгән шалкан кебек иттерәм әле мин.

— Кирәкми, әби. Мин Таһирәне болай да яратам. Ул бу килеш тә бөтен кызлардан матур.

Ул арада Таһирә чаршау артына кереп өстен алыштырырга да өлгергән иде. Мин аңа сокланып карап: «Моннан да матур булса аңа күз тидерәчәкләр. Калсын ул, әби, шул килеш яме?»— дидем.

Һәм без Таһирә белән тауларга таң каршыларга менеп киттек. Зөбәйдә әби безгә карап нәрсәдер пышылдап калды. «Бәхетнең гомере шундый кыска, аның кадерен белегез. Бер-берегездән күбрәк матурлык күрергә тырышыгыз. Алдыгызга чын бәхетсезлек килгәндә, бәхетле көннәрегезне искә төшереп шатланырлык булсын»,— дияргә теләгәндер ул бәлки.


Фикер өстәү