Табиб: Атеросклероз белән авыручылар салкында сизгерлеген тиз югалта

Зәмһәрир салкын берничә көн генә булса да, кул-аяклары, бите, колак очлары өшеп, табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Белгечләр исә мондый салкын көннәрдә урамда озак йөрмәскә, ихтыяҗ юк икән, бөтенләй чыкмаска киңәш итә. Бу сүзләрне аеруча балыкчылар колагына элсен иде.  

Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсе табиб-хирургы Вячеслав Филиппов әйтүенчә, кышкы чорда күбрәк исерек килеш урамда йөрүчеләр өши һәм авыр тән җәрәхәтләре ала. Аның фикеренчә, өшүчеләрнең байтагы бәйрәм табынында шактый гына төшергән була. Кызып алгач, урамга чыгып китә, хәмер тәэсирендә контрольне югалта һәм егыла. Исерек адәм егылса, аңа гәүдәсен җыеп, торып басу бик кыен. Андыйлар яныннан үткән-сүткән дә әйләнеп узарга тырыша. Кешегә вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, бу туңу һәм өшү белән тәмамлана. Алкогольне җылыну өчен эчәм дип акланучылар да бар. Бу – ялгыш фикер, хәмер эчкәч, кан тамырлары киңәя һәм җылы тиз чыгып бетә, шулай булгач, тизрәк тә өшисең.

– Өшү тән температурасы 32 градустан түбән төшкәндә күзәтелә, – ди Вячеслав Филиппов. – Кешедә калтырау, йокымсырау барлыкка килә, аның хәрәкәте акрыная. Шулай дәвам итсә, ярдәм күрсәтелмәсә, аңын югалтып, егылып үләргә мөмкин. Әйтик, балыкчыларның тәне агарып чыккан, куллары ойый башлаган икән, димәк, тизрәк җылынырга һәм ярдәм алырлык урын эзләргә кирәк.

Белгечләр өшүнең дүрт стадиясен билгели. Беренчесендә тәннең өске тукымалары зарарлана, өшегән урын агарып чыга, кул-аяк ойый. Тиз арада чара күрелсә, әлеге билгеләр бер атна эчендә юкка чыга. Икенче стадиядә савыгу ике-өч атнага сузыла. Өченче-дүртенче стадиядә тәннең тагын да күбрәк өлеше зыян күрә һәм ул урын җәрәхәтләнеп, соңыннан җөйгә әйләнергә мөмкин. Бу очракта хирурглар ярдәменнән башка булмый.

Республика клиник хастаханәсенең эренле хирургия бүлеге табиб-хирургы Айрат Ахунҗановка да моңа охшаш шактый гыйбрәтле хәлләрнең шаһиты булырга туры килә. Балык тотарга дип чыгып киткән җирдә туңып, тәнен өшеткән кешеләрне якыннары шушы бүлеккә китерә. Хәзерге көндә бүлектә шундый бер сырхау дәваланып ята. Ул диабет белән авырый. Аяк-кулларын өшеткәнен, тәне әрнеп авыртканын сизмичә дә калган.

– Ул көн буе балык тотып утыра, өенә соң гына кузгала, шунда аяк-куллары өши, – ди Айрат Ахунҗанов. – Диабет белән авыручыларны салкын көннәрдә тагын да ныграк уяу булырга чакырабыз, урамда өшегәнне көтеп тормаска, өйгә кайтырга кирәк.

Атеросклероз белән авыручылар да салкында сизгерлеген тиз югалта икән, чөнки кан агышы акрыная һәм кан кул чукларына тиз генә килеп җитә алмый. Андыйларга туңу өчен салкында аз гына басып тору да җитә. Элегрәк бу бүлеккә эпилепсия белән авыручылар да шактый эләккәләгән. «Эпилепсияле сырхаулар өшегәнен сизми иде. Бу  дарулар камил булмаудан да килә. Хәзер икенче төрле препаратлар кулланылышка кергәнлектәнме икән, бүлектә эпилепсияле авыруларны очратмыйбыз диярлек», – ди Айрат Ахунҗанов. РКБга ел саен өшеп тирән җәрәхәтләр алган 2–3 кеше эләкми калмый икән, аларга катлаулы операцияләр ясарга туры килә.

Олылар гына түгел, балалар да шундый аяныч хәлләргә тарый. Балалар республика клиник хастаханәсенең икенче хирургия бүлеге табиб-хирургы Владимир Линьков моны ата-аналарның баласына игътибары җитмәүдән, ваемсызлыктан күрә. Бу атнада шундый аяныч очрак Алексеевск районында да булды. Әниләре төнлә ике сабыйны салкын сарайда калдырган. Бик нык өшегән, авыр хәлдәге бер яшьлек нарасый Балалар республика клиник хастаханәсе реанимациясендә ята.

Беренче ярдәм

  • Өшегән урынны каз мае яки кар белән ышкырга ярамый. Ул урынга берничә катлы марля бәйләвеч салалар. Бәйләвеч 12 сәгатькә калдырыла.
  • Өшегән кешегә кайнар чәй һәм башка эчемлекләр эчертәләр.
  • Аяк өшесә, аны кайнар суга тыгып яки батареяга куеп утыру зыянлы.
  • Балыкка яки ерак юлга чыгып китсәгез, үзегез  белән җылы кием алыгыз.
  • Ач һәм арыган килеш юлга кузгалмагыз, чөнки андый кешеләрнең тән температурасы тиз төшәчәк.
  • Балаларның үзен генә урамга чыгармагыз, чыккан сурәттә, 20 минуттан да артык йөрмәсеннәр.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү