Иркенәю бәһасе: Татарстанга коронавирусның яңа дулкыны килде

Саулыкның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын кабат искә төшерер чак җитте бугай. Азга гына онытылып торган, әмма һич кенә дә югалмаган, кешелек белән хушлашырга ашыкмаган коронавирус кабат якаларга ябыша башлады. Чирләүчеләрнең кайсылары авыруны бик җиңел кичерә, тик кемнәргәдер хастаханәдә озаклап ятып чыгарга туры килә. Чирләгән очракта нишләргә? Ничек сакланырга? Вазгыятькә бәя биреп, белгечләр белән шушы сорауларга җавап эзләдек.

Вазгыять нинди?

Коронавирустан авыручыларның берничә дистә, ә үлүчеләрнең бөтенләй юк булуына күнегеп, иң гади саклану кагыйдәләренә дә кул селтәгән мәлдә, чир үзенең әле дә безнең арада булуын искәртергә уйлады бугай. Россиядә чирләүчеләр – дистә мең, Татарстанда берничә йөз кеше белән исәпләнә хәзер. Көзләрдә дә язлар кабатлана, диярсең.

Төгәлрәк саннарга килгәндә, соңгы мәгълүматлар буенча, илдә коронавирусны 50618 кеше йоктырган. Тәүлек эчендә 93 кеше үлгән. 3611 кешене хастаханәгә салганнар.

Шунысы да сагайта: коронавирус инфекциясе белән авыру очракларының 12–13 проценты балаларга туры килә. Шул санның яртысыннан артыгы – 7–17 яшьлекләргә. Коронавирус яшәрә дигән сүз инде бу.

Көтелгән һәм белгечләр кисәткән чир күтәрелеше Татарстанда да күзәтелә. Соңгы тәүлектә авыручылар саны ­630га җиткән. Үлүчеләр юк. 74 кешене хастаханәдә дәвалыйлар.

Хәзерге көндә республикада коронавируслы сырхаулар өчен 915 ятак әзерләгәннәр. Резервтагы буш ятаклар – 7,4 процент.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина оешмаларының коронавирус инфекциясе ачыкланган сырхауларга ярдәм күрсәтү өчен тиешле квалификацияле медицина персоналы, кирәк-яраклар белән тәэмин ителгәнлеге турында белдерә. Ихтыяҗ булган очракта, медицина хезмәткәрләренең резервын оештыру да мөмкин.

Чикерткә дә булыша

Татарстанда инде күптәннән үз кешегә әйләнгән Гыйрак егете Аммар Хөсәйнне газета укучылары да, Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә дәваланып чыккан кешеләр дә яхшы таныйдыр. Пандемия башланган чордан ук Аммар, Гиппократ антына тугры калып, бар көчен генә түгел, бөтен тормышын кешеләрне дәвалауга, ярдәм итүгә багышлады. Менә инде коронавируслы өченче елыбызны тутырабыз, Аммар әле дә – алгы сафларда. Медицина буенча белемен арттырырга да (6 курс студенты ул. – Авт.), хастаханәдә эшләргә дә өлгерә, күпме татарстанлының гомерен саклап калу өчен тырыша.

– Эшебез әллә ни үзгәрмәде. Медикларның эше гел җаваплы һәм җитди. Безгә мөрәҗәгать иткән кеше – ярдәм өмет итүче инде ул, – ди табиб егет. – Авыручылар аз димәс идем. Коронавируслы сырхауларның да төрлесе килә. Кайсыларында инде чир кискенләшкән дә була. Иң куркынычы – үпкә ялкынсынуы. Әйтүемчә, эшебез – шул ук. Авырлыгы кешеләр санына бәйле. Анысы инде – чирнең дулкыннарына. Дулкын да үзебезгә – кешеләрнең аңлы булуына бәйле.

Табиб әйтүенчә, коронавирусның табигате дә гел яңарып тора.

– Яңа штаммнарны гына алыйк. Аларның санын барлап өлгереп тә булмый инде. «Омикрон» һәм «дельта» белән ешрак очрашырга туры килә, – ди Аммар. – Коронавируска бәйле вазгыять кискенләшә. Әйтүемчә, аның үз-үзен тотышы да штаммнарга бәйле. «Омикрон» үзен «дельта» кебек тотмый, йә киресенчә. Кешеләр үз сәламәтлегенә һәм якыннарына игътибарлы булсын иде.

Аммар Хөсәйн әйтүенчә, кешеләр коронавируска уңай тест күрүгә хафага төшә, борчыла башлый. Күбесе ОРВИдан да коронавирус билгеләрен эзли. Шуңа да табибларга дарудан кала, сүз белән дә ешрак дәваларга туры килә әле.

– Куркалар инде, андыйлар күп. Шундук: «Фәлән кешем коронавирустан үлде», – дип сөйли башлыйлар. Һәр минут саен диярлек: «Миндә коронавирус түгелме?» – дип сорыйлар. Мин аларны тынычландырырга тырышам. Башлангыч чордагы кебек үк куркыныч түгеллеген, дәвалауның төгәл күрсәтмәләре барлыгын әйтәм. Җиңәбез, җиңәчәкбез, дим, – ди Аммар. – Күпләр хастаханәгә ятарга да курка әле. Өйдә дәвалану белән хастаханәдәгесе бер түгел, табиблар күзәтүе астында булу яхшырак, дип аңлатырга туры килә. Хастаханәдә бит бер генә табиб тикшерми. Кардиолог та, инфекционист та, башкасы да карый. Шул очракта гына дәвалану нәтиҗәле була.

Әңгәмәдәшебезнең эш практикасында уңай вакыйгалар да булмый тормаган, билгеле. «85 һәм 97 яшьлек әбиләр реанимациядә ятты. Берсенең үпкәләре – 100, икенчесенең 60 процентка зарарланган иде. Яшьләренә карамастан, алар чирне җиңеп чыкты. Мин бу үрнәкне башкаларга да сөйлим. Дәвалау, күп очракта, сырхауның халәтенә, кәефенә дә бәйле бит ул», – дип искә алды.

Аммарның көнне төнгә ялгап эшләгән вакытлары күп булса да, зарланмый. Сырхаулар терелеп, рәхмәтле елмаеп чыгып китә икән, табиб өчен үзе бер бәхет инде бу. «Эштә кайчагында кыен була. Әмма куркыныч түгел. Безгә ярдәм итүчеләр бар. Хәтта бөҗәкләр дә! Әнә бер көнне таң белән эшләгәндә, иңемә суфый чикерткә (богомол) кунды. Шундый булышчылар да күңелне күтәрә», – дип, хезмәт урынында булган, мәшәкатьне оныттырып торган бер мизгелен искә алды табиб егет.

Урап узмаган

Хезмәттәшебез – «Яңа Гасыр» каналы журналисты Михаил Любимовның да шушы арада коронавирус белән чирләп алуы билгеле булды. Дөресрәге, ул үзе бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Гаҗәп бит: Татарстан буенча ачылган күпчелек «кызыл зона»лардан журналист буларак сюжетлар әзерләгән кешене чир 2,5 елдан соң эзләп таба. Михаил Любимов – коронавирус турында иң күп һәм тәэсирле итеп сөйләгән тележурналистларның берсе, 80 тапкыр коронавируслы сырхауларны дәвалау өчен вакытлыча ачылган госпитальләргә хакыйкать эзләп һәм шуны башкаларга да күрсәтергә теләп кергән кыюларның сирәге.

Авыру ничегрәк узган соң? Журналист август аенда чир йоктыра.

– 2,5 елга беренче тапкыр коронавируска уңай тест тапшырдым. Дөрес, «омикрон» дулкыны алдыннан сырхау мине берничә көнгә аяктан егып алды, әмма ПЦР-тест та, компьютер томографиясе дә берни күрсәтмәде. Үземчә, «бу «омикрон»дыр», дип уйладым. Авыруның билгеләренә килгәндә, беренче көннәрдә температура югары булды. Көне буе 38,6–38,8 градус тирәсендә торды. Аякка баса алмадым, суыктан калтырандым. Коронавирус баш миенә йогынты ясады. Күзләрем нык авыртты, башым да авырайды, һәр атлаган адымым башыма чүкеч белән суккандай тәэсир итә иде. Бу вакытта: «Иммунитеты зәгыйфьрәк яисә бөтенләй иммунитеты булмаган кешеләр, хроник авырулары булганнар әлеге чирне ничек кичерә икән соң?» – дип тә уйлыйсың, – ди Михаил Любимов.

Хәзер инде ул – кабат хезмәттә. Шулай да, коронавирус эзсез генә узмаган, билгеле.

– Мин аны күбрәк беренче көнне тойдым, чын көрәш шул көнне барды. Хәзер дә тәэсирен сизәм әле. Шунысы да бар: мине нәрсә тизрәк аякка бастырды икән соң – үземнең иммунитетыммы, вакцина ясатканнан соң барлыкка килгәнеме (соңгысын өч ай элек кадаткан идем), дарулармы? Төгәл беләм: бу санап киткәннәрнең берсеннән дә баш тартырга кирәкми. Шулай ук боларның берсенә генә ышанып ятарга кирәк түгел. Коронавирус әле дә бар, ул грипптан, туберкулездан куркынычрак. Ул әле дә күбрәк кешеләрне аяктан ега һәм үтерә. Бу – чын, – дип кисәтә журналист.

Ясатыргамы, ясатмаскамы?

Өч елга якын коронавирус белән яшәп, бу сорауга җавап таба алмаучылар әле дә бар. Күпләрне чир йоктырып авыру түгел, укол күбрәк шүрләтә шул.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов фикеренчә, коронавируска каршы күмәк иммунитет булдырмасак һәм аны вакыты-вакыты белән көчәйтеп тормасак, мөшкел хәлгә калуыбыз ихтимал.

– Коронавируслы вазгыять безнең һәркайсыбызга бәйле. Шул ук санитар кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне үтәү, дисеңме. Вакцина ясату да шуңа керә. Ревакцинация турында күпме искә төшереп тордык. Кабат вакцина ясатырга теләк белдерүчеләр бар барын. Әмма күмәк иммунитет өчен бу сан гына җитми, – ди белгеч. – 450 меңләп кеше ревакцинация узды. Ә бит аны миллион ярым кеше узарга тиеш. Калганнары, чирләмәм, дип уйлыйдыр, мөгаен. Әмма болай уйлау аяныч тәмамланырга мөмкин шул. Прививкасыз без кабат чирнең күтәрелешенә юл куячакбыз. Яңа штаммнар барлыкка килмәс дип тә әйтеп булмый. Вирусның таралуын һәм мутациясен туктатырга кирәк.

Сүз уңаеннан, август мәгълүматларына караганда, Россиядә күмәк иммунитет дәрәҗәсе 7,4 процентны тәшкил итә.

Яңа ысул

Билгеле булганча, хәзер коронавируска каршы вакцинаны яңа төрле ысул белән ясатырга мөмкин. Бу алым назаль вакциналаштыру дип атала. Аны борынга сиптерәләр. Илнең бары тик биш төбәге генә, шул исәптән Татарстан мондый мөмкинлеккә ия.

«Спутник V» назаль вакцинасын борын куышлыгына сиптерү өчен шприцка кидерелә торган махсус җайланма – атомайзер ярдәмендә ясыйлар. Бу атнада әлеге мөмкинлектән файдалана башладылар инде. Назаль вакцинаны 200ләп кеше ясаткан. Ул шулай ук ике компоненттан тора, ике прививка арасында өч атна вакыт узарга тиеш.

– Гамалея исемендәге микробиология һәм эпидемиология фәнни үзәге мәгълүмаларына караганда, назаль вакцина коронавирусның барлык штаммнарыннан да саклый, – ди Казан федераль университеты клиникасы табиб-эпидемиологы Диана Суфиярова. – Нәтиҗәлелек ягыннан караганда, вакцинаны ясату технологиясе түгел, аны ясатырга килгән кешенең халәте мөһим. Укол кадаган очрактагы кебек үк, назаль вакцинаны ясатасы кешеләрдә респиратор инфекцияләр билгеләре, вакцина ясатырга ярамау турында медицина күрсәтмәләре булмаска тиеш.

Белгечләр әлеге ысулны ревакцинация өчен кулай дип тә аңлата. Психологик яктан да мондый төр вакцина җиңелрәк. «Назаль вакцина файдалы һәм безнең республикада яшәүчеләр аны ясата ала. Җайлырак та, нәтиҗәле дә. Вакцина ясатырга кирәк», – ди Аммар Хөсәйн дә.

Пульмонолог, коронавируслы сырхаулар белән эшләүче табиб Олег Абакумов  та кабат прививка ясату кирәк дигән фикердә. Чама хисен югалтмыйча гына!

– 3–6–9 ай саен вакцина ясату киңәш ителә. 65 яшьтән өлкәнрәкләр, йөрәк авырулары, тромбоз барлыкка килү куркынычы  югары булган, аритмиядән, артык авырлыктан интеккәннәргә 3 айдан соң кабат прививка ясатырга тәкъдим ителә. Әмма еш кадату да яхшыга илтми. «Иммун параличы» барлыкка килмәгәе. Ягъни организмга бер үк аксым (бу очракта – вакцина) кереп торган саен, организм аны таный башлый һәм антитәнчекләр формалаштырмый. Назаль вакцина инъекциядән курыккан кешеләр өчен менә дигән. Шунысы мөһим – аны беренче вакцинагыз «Спутник V» йә «Спутник Лайт» булган очракта ясатасы.  Назаль вакцина канда антитәнчекләр барлыкка китерми. Әмма аларның булганнарын куәтләп җибәрә, – ди белгеч. – Ревакцинациягә чабыгыз димим, әмма адымнарны тизләтсәк була инде. Саклану үзебез өчен кирәк.

Нишләргә?

Хәзер инде чир авызлыкласа, «Нишләргә?» дигән сорауга җавап эзләп карыйк. Дөресрәге, хәтердән җуелган кагыйдәләрне искә төшерик.

  1. Коткыга бирелмәү һәм дәваланмау – икесе ике төрле төшенчә. Үзең турында уйламыйча, «әйдә ярый»га таяну да, үз белдегеңнән дәвалану да начар. Даруны да, дәвалану ысулларын да бары тик табиб кына билгели ала. Шуңа күрә 112, 103 номерларына һәм теркәлү урыны буенча медицина оешмаларына шалтырату зыян итмәс. Бердәм «кайнар элемтә» телефоны – 8-800-2000-112.
  2. Хастаханәгә барырлык хәлегез булса, йогышлы авырулар өчен махсус кабул итү боксына мөрәҗәгать итәргә (башка авырулар янында йөрмәү хәерле), тиешле анализлар тапшырырга.
  3. Иммунитетны ныгыту турында онытмаска. Күп итеп су эчәргә, аксымга бай ризыклар ашарга (үгез, куян, күркә, тавык ите), баллы тәм-томнар турында онытып торырга, булгур, карабодай, дөгене рационга кертергә, омега-3 витаминына бай балыкларга өстенлек бирергә, яшелчә ашарга. Яшел чәй, цинк, Д витаминын эчәргә.
  4. Йокы – теләсә кайсы авыру өчен кулланыла торган төп дару. 8 сәгать булырга тиеш ул.
  5. Антиоксидантлар эчү (белгечләр белән киңәшләшеп, әлбәттә).
  6. Нәтиҗәлелеге исбатланмаган ысуллар кулланып дәваланмаска (озак итеп мунчада утыру, БАДлар, антибиотиклар эчү, спиртлы эчемлекләр куллану, сарымсак ашау, тоз эремәсе белән тамак чайкау һ.б.).

Саннар

Яңа дулкын җиңелрәк. Vrachu.ru табибларны дистанцион укыту хезмәте оештырган сораштыруда катнашкан медицина хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе белән чирләү турында әнә шулай дип белдергән. Табибларның 76,1 проценты әйтүенчә, коронавирусны сырхаулар хәзерге вакытта җиңелрәк кичерә, кыен очраклар азрак. 12,7 проценты исә бу сорауга анык кына җавап бирә алмаган. Сораштыруда катнашучыларның 10,3 проценты исә сырхауларның үзгәрүен сизмәгән. 1 проценты кеше коронавирусны авыррак кичерә дип саный икән.

Шушы ук хезмәт оештырган сораштыруда катнашкан 53,4 процент респондент яңадан чикләүләр кертү ихтыяҗын күрми. 28,1 проценты аларның файдасы юклыгын әйткән. 18,6 проценты исә чикләүләр авыручылар саны артуны киметә һәм аларны куллану кирәк дигән фикердә тора.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән мәгълүматларга караганда, узган атнада һәр 44 секунд саен коронавирустан бер кеше үлгән.

«Омикрон» билгеләре

2021 елның декабре, 2022 елның гыйнварында күпләрдә «кунак» булган штамм бу. Билгеләре: температура, коры ютәл, томау төшү, төчкерү, күз, буыннар сызлавы, хәлсезлек, төнлә тирләү. Ис тоймау – бик сирәк очрый торган билге.

«Кентавр» билгеләре

Бу елның августында ачыкланган штамм. Билгеләре: косасы килү һәм диарея, тамак авыртуы, ютәл, күз, баш сызлавы, хәлсезлек, 38 градуска кадәр температура, томау төшү.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү