Яшәү белән үлем арасында тартышучылар: Ник өлгермәдем?

Яшәү белән үлем арасында тартышкан кешеләр бу сүзне еш кабатлый. Берәүгә дә алай дип әйтерлек булмасын иде дә бит, тик… Коронавирусның кешеләргә карата үз кагыйдәләре. Кешелек тә яңача яшәргә өйрәнә. Ике елга якын шулай инде. Тик… Чир дә китми, гадәт тә калмый.

Тормышка кайту

Коронавирусны җиңгән кешеләр хәзер яшәүнең асылына ныграк төшенә. Бар нәрсә ямьлерәк, һәр мизгел кадерлерәк. Реанимациядәге вазгыятьне узучыларга – бигрәк тә.

70 яшен узган Миңнегөл ханымның үпкәсе 21 процент зарарланган була. «Кызыл зона»га килеп эләккәндә аяк астындагы җирне дә тоймаслык хәлсезлек кичерә ул.

– Өч атна дәваландым. Табиблар мине аякка бастыру өчен барысын да эшләде. Чир билгеләре дигәннән, минем температурам төшмәде, косасы да килде. 10 көннән артык авызга ризык та кабып булмады. Әйтәм бит, табиблар мине яңадан тормышка кайтарды, рәхмәттән артык сүз юк, – ди ул хәзер.

Түбән Камадан Әлфия апа чирне былтыр ук кичерә. Шулай ук коронавируслы сырхауларны дәвалый торган госпиталь аша уза. «Госпитальгә төнлә килеп эләктем. Хәлем бик начар иде. Чын мәгънәсендә сулый алмадым, һава җитмәде. Температурам 39га кадәр җиткән иде. Көннән-көн хәлем авырая гына бара кебек тоелды, – дип искә ала ул хәзер. – Медицина хезмәткәрләре сырхауларга бик яхшы мөнәсәбәт күрсәтте. Бу чир белән күзгә-күз очрашканнан соң, аның ни дәрәҗәдә мәкерле булуын аңлыйсың икән. Күп нәрсә кешенең үзенә дә бәйле. «Тереләм! Җиңәм!» – дисәң, һичшиксез, тереләсең. Әмма берәүгә дә хастаханә ишеген ачып керергә язмасын. Үзегезне саклагыз. Сәламәтлек һәркем өчен кадерле.

Казаннан Эдуард Усмановныңкоронавируслы авыруларны дәвалый торган госпитальгә иң якын кешесе – әнисе эләгә. Чир аны җәен эзләп таба.

– Шөкер, әнине исән-сау алып чыга алдык. Табибларның ярдәме бәяләп бетергесез. Алар, чынлап та, каһарман. Катлы-катлы кием, респиратор киеп, тирләп-пешеп йөриләр, шул ук хәлдә укол да кадарга, катетер куярга, системасын да агызырга кирәк бит әле! Әнигә күрсәткән хөрмәтләре өчен әле дә рәхмәт укыйм. Алар бит медицина ярдәме генә түгел, психологик ярдәм дә күрсәтә. Шуны аңласак иде: медицина хезмәткәрләренә шулкадәр авыр, – дип рәхмәт сүзләре белән уртаклашты ул.

Үлмәсеннәр генә…

Даһи классик Федор Достоевскийның бер әсәрендә мондый сүзләр бар: «Еладык, еладык та күндек. Кеше һәрнәрсәгә ияләшә шул ул». Гаҗәп: бер гасыр элек язылган бу сүзләр хәзерге вазгыятькә ничек туры килә бит! Кеше инде үлем-китемнәргә, һәр туар таңның шомлы хәбәр алып киләсенә шулкадәр ияләнде ләса! Киеренке халәттә яшәп, бәгырьләр дә катты, яшәү рәвеше дә үзгәрде.

Коронавирус инфекциясе турында хәбәрләр матбугат битеннән дә, кеше теленнән дә төшми. Татарстанда көн саен чир йоктыручылар саны арта. Ни кызганыч, бу инде ике урынлы саннар гына түгел, андыйлар йөздән артып китте. Ә чирне өйдә генә кичерүчеләр күпме?! Ил күләмендә дә шул ук хәл. Көн саен Россия буенча 1000гә якын кеше шушы чир аркасында бакыйлыкка күчә. Болар исә кабат чикләнергә, кагыйдәләрнең катгыйлануына китерә.

Хәзер кабул ителгән чикләү чараларына да көлемсерәп карау «мода»га кереп бара төсле. Шул ук битлекнең ияк төбендә генә булуы, ара саклау, саклану дигән сүзләргә төкереп бирү… Боларның ачы җимешләре тиз өлгерә: хастаханәләр сырхаулар белән шыплап тулган, медицина хезмәткәрләре ял иткән көннәрен түгел, сәгатьләрен булса да хәтерлиме икән?..

Мәет җирләү белән шөгыльләнүчеләргә дә ял юк. Әлбәттә, үлем-китем күбрәк булган саен, аларның кереме дә яхшырак. Тик инде бу хезмәттә эшләүчеләр дә: «Кешеләр үлмәсен генә…» – дияргә мәҗбүр.

Казанның мәет җирләү хезмәтен күрсәтүче бер оешма хезмәткәре белән аралашудан аңлашылганча, коронавирустан үлгәннәрне җирләү буенча мөрәҗәгатьләр ешайган гына түгел, ә берничә мәртәбә арткан.

– Хастаханәдә үлә икән, ярганнан соң, морг белешмә бирә, өйдә үлсә, сырхауханә белешмә әзерли. Коронавирустан үлгәннәрне җирләү белән шөгыльләнәбез. Мәетне ничек әзерлисез дигәннән, һәр очрак аерым карала. Ритуал кирәк-яракларның да бәясе төрле. Әйтик, обелиск белән такта – 4500 сум, кәфенлек – 2 мең сум, җәймә – 500 сум, катафалк 2500 сумга төшәчәк, – дип аңлатты ул.

Курку чирдән дә яманрак

Тәҗрибәле пульмонолог, шактый еллар Республика клиник хастаханәсендә табиб булып эшләгән Нәкыйп Каштанов,коронавирустан соң да тормыш бар, ди. Әлеге чир, аннан тернәкләнү һәм вакцина ясатуга бәйле сораулар белән аңа мөрәҗәгать иттек.

– Нәкыйп Фәсхетдинович, кабат искә төшерик әле: коронавируслы вазгыятьтә кешеләр ничек сакланырга тиеш?

– Аның кагыйдәләре бик гади. Әйтик, социаль аралык саклау. Кеше белән кеше арасы 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш. Аралашканда да, озак итеп сөйләшергә кирәкми, кыскалыкта – осталык. Чараларда да өелешеп торырга, артык якын килергә кирәкми, ара сакланырга тиеш. Әгәр дә ябык бина эчендә икән, анда да озак вакыт торырга ярамый. Вентиляциясе булуы мөһим. Өйдә чирлеләр булса, бүлмәләрне һәрдаим җилләтеп торырга кирәк. Сырхау янында озак торырга ярамый. Барысын да тиз генә башкарып, аңлатып, башка бүлмәгә чыгарга кирәк. Мөмкинлек булса, өйдә генә тормаска, күбрәк саф һавада булу да файдалы. Өйдә шул ук бер һава бит ул. Кулларны юу буенча да яңалык юк: иң гади сабын белән юу да җитә. Кибетләрдә хәзер әллә ниләр бар.

– Иммунитетны күтәрү буенча нинди киңәшләр бирерсез? Күпләр юкка-барга антибиотик эчә, аракы булыша дигән имеш-мимеш тә бар…

– Аракы дигәне мәзәктер инде. Иммунитетны күтәрү мәсьәләсенә килгәндә, бу җәһәттән иң яхшы ысул – саф һавада йөрү. Ашауны төрләндерү дә мөһим. Иммунитет организмда барлык кирәкле матдәләр дә җитәрлек дәрәҗәдә булганда эшли. Әйтик, кеше тик кенә ята, эшләми дә, хәрәкәтләнми дә, ашавының да рәте-чираты юк, гел камыр ризыклары гына ашый икән – монда нинди иммунитет турында сүз булсын? Хәрәкәт һәм туклану – менә ике төп кагыйдә.

Антибиотикларга килгәндә, гафу итегез, аларны акылсызлар гына эчә. Аларның файдасына ышаналар. Вирусларга бернинди антибиотик та тәэсир итми.

Тагын бер нәрсәгә игътибар итик: чирдән соң һәр кешенең дә үпкә зарарлануы (поражение легких. – Ред.) күзәтелми. Андыйларга хастаханә тирәсендә, гомумән, йөрергә дә кирәкми бит югыйсә! Температура төшми дип, «ашыгыч ярдәм»чакыртып, хастаханәгә кереп яталар. Шул сәбәпле чынлап та кыен хәлдәге сырхауга урын калмый. Температура булганнан гына госпитализация таләп ителми инде.

Ни өчен кеше температура күтәрелүне начар кичерә? Чөнки су эчми. Сыеклык җитми. Организм, температура күтәрелгәннән соң, арый, кан тамырлары начар эшли башлый, 4–5 мәртәбә күбрәк су югалта. Температура 39дан югары булганда иң кимендә 3 л су эчәргә кирәк. Андый очракта кәбестә суы да бик булыша. Аны литрлап эчмисең, билгеле.

Кеше хәл бетүдән дә куркып, хастаханәгә кереп яту ягын карый. Шуннан үзенә начаррак та була әле. Кеше курыкмасын иде! Курку хисе барысын да боза. Кеше хәле бетүдән генә үлми. Хастаханәгә кереп ятып, аннан чыкмаска да мөмкин менә… Үпкәләр зарарланып, кислород җитмәс дәрәҗәгә җиткәндә генә хастаханәгә ятарга кирәк. Өйдә генә ятып үпкәне кислород белән тәэмин итеп булмый.

Чир кичергән кешенең тернәкләнүе дә озакка сузыла бит әле.

– Кешене хәрәкәт терелтә, яшәтә. Коронавирустан соң да бу кагыйдәне истә тотарга, саф һавада йөрергә, вак-төяк физик эш белән шөгыльләнергә, туклануны көйләргә кирәк. Яшелчәләр ашарга, аларның согын чыгарып эчәргә киңәш итәм. Шалкан, кабак, чөгендер, ташкабак, кәбестә суы дисеңме… Тагын әйтәм: кеше куркуга, төшенкелеккә бирелмәсен иде! Куркып калган кешегә агу бирсәң дә, шуны йотарга әзер инде ул. Юкка-барга, белер-белмәс сүзләргә ышанмаска иде. Котылу юлы – синең үз-үзеңне тотышыңда.

Үпкә зарарлануы зур булмаган очракта, ул даруларсыз гына үзеннән-үзе төзәләчәк. Әлбәттә, кире очракта 6–7 айга, хәтта бер елга кадәр сузылырга мөмкин. Тик иртәме-соңмы үзеннән-үзе бетә ул.

Ис тоюны кайтаруга килгәндә, әремнән файдаланырга тәкъдим итәр идем. Ул аппетитны да ачып җибәрә. Эфир майларыннан гына әллә ни файда булмас.

– Вакцина ясату турында ни диярсез?

– Заманча телефоннар булуның зыяны шунда – җыен юк-бар шуларда. Кешеләрнең 10 проценты гына интернеттан кирәкле мәгълүматны аладыр. Халык ялган хәбәрләргә ышанып, прививка кадатмый йөри.

Вакцина ясату – халыкларны коткару ысулы. Бу – күптәннән билгеле тәгълимат. Катлаулы инфекцияләрне шул вакцина уйлап табылганга гына җиңдек. Әлбәттә, вакцинаның нәтиҗәлелеге ул – башка мәсьәлә. Кайсыбер кешеләрнең иммунитет барлыкка килмәскә дә мөмкин. Бу – лотерея.

«7 дней» тапшыруында әйтелгәнчә, быел  гыйнвар – сентябрь айларында Казанда 9374 кешене җирләгәннәр. Ике ел элек бу вакытта әлеге сан  – 6731, ә былтыр 7917 булган. Ике ел эчендә саннар 40 процентка арткан.

Татарстанда гыйнвар – август айларында 35811 кешенең гомере өзелгән. Ике ел элек бу вакытта әлеге сан  – 28674, ә былтыр 33096 булган.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Татар-информ

 

 

 


Фикер өстәү