Аның кысаларында яшь башкаручылар конкурсы, фәнни-гамәли конференция, “ЭТНОМИРИАДА” халыкара фестивале, Дагыстан республикасы мәдәнияте көннәре узачак. Фестиваль 21 октябрьдә Гала-концерт белән тәмамлана. “Шәрык базары” хакында оештыручылар журналистларга сөйләделәр.
Рифат Фәттахов, фестивальнең генераль продюссеры, Р. Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд директоры:

Автор фотосы
– Быел фестивальнең кечкенә генә юбилее. Ул инде өченче ел ЮНЕСКО эгидасы астында уза. Бу “Шәрык базары” фестивален халыкара дәрәҗәдә тану дигән сүз. Аның географиясе дә елдан-ел киңәя. Биш ел эчендә әлеге чарада Россиянең 22 төбәгеннән һәм 43 чит илдән вәкилләр катнашты. Базар - ул сәүдә итү урыны гына түгел, бу - социаль институт. Анда кешеләр үзара аралаша, фикер алыша, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, йолалары, көнкүреше белән таныша. Базар анда килергә теләгән һәркем өчен ачык мәйдан. Безнең фестивальдә дә катнашырга теләүчеләр өчен ишекләр ачык. “Шәрык базарын”да Луганск Халык Республикасыннан да вәкилләр киләчәк. Яшь башкаручылар конкурсына Краснодар краеннан бик кызыклы казаклар ансамбле гариза бирде. Быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлеге - легендар төркемнәр - “Ялла” һәм “Песняры” ансамбльләре чыгыш ясаячак. Ике шундый популяр, легендар ансамбльнең бер сәхнәгә чыгуы - үзе тарихи вакыйга. Казан ике дөнья - төрки һәм славян дөньясының кисешкән урынына әверелә һәм бу бик зур әһәмияткә ия. “Шәрык базары”нда Казахстан, Үзбәкстан, Мисыр, Төркмәнстан, Кыргызстан, Һиндстан, Кытай кебек дәүләтләрнең башкаручылары белән беррәттән, быел Нигерия, Ефиопия илләреннән дә сәнгать әһелләре киләчәк. Шулай ук Алжирдан да үзенчәлекле төркемне көтәбез. Бу мәдәният өлкәсенең ачык булуын күрсәтә. Фестиваль кысаларында яшьләр белән эшләүгә дә зур игътибар бирәбез. Узган елдан алар катнашында яшьләр кичәсе, дискотека да уздыра башладык. Яшь буынга дөрес, зәвыклы тәрбия бирергә кирәк.
Профессиональ коллективлар да киләчәк. Мисал өчен, Ингушетиянең, Дагыстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре, Калмык дәүләт бию театры, Чечен яшьләр бию ансамбле. Киләчәктә фестиваль милли мәдәниятләр форумы дәрәҗәсенә күтәрелер дип уйлыйбыз. Чөнки дәүләт тарафыннан да зур ярдәм һәм игътибар бар. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улына рәхмәтләребезне җиткерәбез. Быел фестивальнең оештыру комитетын Россия мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев җитәкли. Бу “Шәрык базары”ның шулай ук киләчәге һәм үсеш мөмкинлекләре булуы хакында дәлилли. Киләсе елга фестивальне чит илләрдә Үзбәкстан, Казахстан, Мисыр дәүләтләрендә тәкъдим итү уе да бар. Әлегә сөйләшүләр бара. “Шәрык базары” фестиваленең зур концертын Мәскәүнең Кремль сараенда уздыру хыялы белән дә яшибез. Ә хыяллар кайчагында тормышка да аша.
Роза Әхмәдиева, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры:
– Быелгы фестиваль “Россиядә халыклар бердәмлеге елы”нда уза һәм ул шуңа күрә тагын да әһәмиятлерәк. Безнең өчен бу чара аеруча мөһим. Чөнки Казан дәүләт мәдәният институты сәнгатьне үстерүнең бөтен юнәлешләре буенча да белгечләр әзерли. “Шәрык базары” - студентлар өчен үсеш мәйданы. Монда дәүләт органнары, эшмәкәрләр, сәнгать, фән, мәгариф тармаклары белән профессиональ шөгыльләнүчеләр җыела. Күптән түгел Казанда чит ил мәдәният министрлары катнашында узган съездда Россия мәдәният министры Ольга Любимова да йолаларыбызны, мәдәни кыйммәтләребезне, тарихыбызны саклау турында сөйләде. Фестиваль кысаларында фәнни конференция дә узачак. Беренче елда ук чит илләрдән килгән спикерлар Татарстанны культурология, философия, сәнгать белгечләрен бер урынга җыючы беренче мәйдан дип билгеләп үттеләр. Конференциядән соң без чыгышларны туплап җыентык та чыгарабыз. Мәдәниятка гадәттә күңел ачу чарасы дип кенә карарга яраталар. Ә конференциядә халык артистларының килеп моңыбыз, сәнгатебез турында сөйләве, Фәннәр академиясе, Халыклар Дуслыгы йорты белән берлектә милли костюмнарыбызны, милли бизәкләребезне ничек саклау һәм дөрес итеп куллану юллары хакында фикер алышу безнең эшебезнең җидти булуын күрсәтә. Форумда чит илләрдән дә катнашырга теләүче белгечләр күп. Без спикерларны сайлап алабыз. Фестиваль кысаларында мастер-класслар да тәкъдим итәчәкбез. Татарстан цифрлы технологияләрне, ясалма фәһемне куллану буенча да алда бара. Аларны укыту процессында ничек файдалану турында да сөйлибез. Шунысы куанычлы, без милли кыйммәтләребезне саклауны, үстерүне үзебез генә түгел, шундый дәрәҗәле “Шәрык базары” һәм галимнәребез белән бергә алып барабыз.
Илгиз Халиков, Г. Ибраһимов исемендәге Тарих, тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры:

Фото: Татар-информ
– “Шәрык базары” фестивале мәдәни күперне саклау сагында торучы һәм аны ныгытучы чара. Мәдәниятне юкка чыгарырга теләүче кайбер Көнбатыш илләренең максаты тормышка ашмады. Фестиваль кысаларында фәнни-гамәли конференция быел өченче тапкыр оештырыла. Г. Ибраһимов исемендәге Тарих, тел, әдәбият һәм сәнгать институты узган ел мәдәният институты белән уртак проектны тормышка ашырып, фәнни-гамәли конференцияне беренче тапкыр бергә уздырдык. Безнең белгечләр, башлыча культурологлар, сәнгать юнәлешен алып баручы галимнәр моны үзләре өчен зур тәҗрибә дип бәяләде. Һәм аларда зур кызыксыну уятты. Чөнки бу классик конференция түгел иде. Күпләр мондый чараларны фундаменталь белемнәргә нигезләнгән лекцияләрдән торучы күңелсез чыгышларга корылган дип күзаллый. Ә узган елгы конференция сәхнәдәге гамәли үрнәкләрне тамаша кылу белән үрелеп барды. Һәм әлеге формат катнашучылар игътибарын үзенә җәлеп итте. Быел конференция барышында 6 секция эшләячәк. Без аларны тагын да көчәйтергә булдык. Чөнки мондый симпозиумнар иң беренче чиратта тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирүче мәйдан. Читтән килгән кунакларның эшчәнлеге безгә дә кызыклы булачак. Аларны өйрәнү, элемтәләр алмашу мөмкинлеге туа. Теориядә булганны гамәлдә дә күрү тагын да нәтиҗәлерәк. Фестиваль кысаларында өченче ел уздырылучы фәнни-гамәли конференция - әлеге халыкара чараны тулыландыручы проект, дип саныйм.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез