Лекциядән – эшкә
Элек студент тормышы «лекциядән – тулай торакка, тулай торактан – лекциягә» дигән маршрут белән чикләнсә, бүген исә яшьләрнең көндәлек графигы тулы бер корпорация менеджерыныкыннан ким түгел. Көндез лекция тыңлаган студент кичен эшкә йөгерә. Кайтуга аны өй эшләре һәм көндәлек мәшәкатьләр көтеп тора. Мондыйларга йокы турында онытырга туры килә. Әти-әнинең «студент елларыннан ләззәт ал» дигән киңәше дә тәэсир итми: кая барсаң да соралачак тәҗрибәне туплый торырга кирәк, стипендия җитми, гел әти-әни кесәсенә керү дә уңайсыз…
«Акча мөһимрәк икән…»
Айлия Хаҗиева КФУның Хокук факультетында укый. Шуның белән бергә өйдә торып эшли дә әле. Яшерми, мондый тормыш рәвеше җиңел түгел.
– Төп кыенлык шул: ял итүгә, спорт белән шөгыльләнүгә вакыт калмый. Шуңа күрә кайвакыт укуны калдырырга да туры килә. Ашарга пешерергә тырышсам да, вакыт тарлыктан, күбрәк әзер ризык сатып алам. Моннан тыш, стрессны күбрәк кичерәм, баш ял итми кебек тоела: гел я уку, я эштәге проблемалар турында уйлап йөрисең, җитәкче һәм клиентлар белән һәрдаим элемтәдә булырга кирәк. Әмма җитәкчеләрем хәлемә керә, артык күп эш кушмыйлар, – ди Айлия. – Эшкә тәҗрибә туплау максатыннан урнаштым. Әмма тора-бара карашым үзгәрде. Хәзер аңладым: барыбер акча эшләү тәҗрибәгә караганда мөһимрәк икән. Үземнең хезмәт хакыннан мин бик канәгать.
Йокысыз төннәрнең бәясе
Егетләрнең акча эшләргә омтылуы табигый инде. Ә менә Казан дәүләт аграр университеты студенты, булачак мал табибы Тимур Спичков җәмгыятькә файда китерүне – иҗтимагый эшчәнлекне сайлаган. Ул – ветеринария мәсьәләләре буенча V чакырылыш Яшьләр хөкүмәте әгъзасы.
– Мин ветеринария мәсьәләләре буенча киңәшче булып торам. Эшчәнлегем Баш ветеринария идарәсе белән берлектә ветеринар студентларның квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән, – ди Тимур. Моннан тыш, егет фән белән дә кызыксына, уку йортында Студентлар фәнни җәмгыяте рәисе булып тора, күп кенә проектларда җиңү яулый. Мәскәү һәм Сириус университетында стажировка узарга да өлгергән.
– Фән белән шөгыльләнү шәхси үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ача. Ирешкән уңышларым өчен төрле югары стипендияләр алам, шуңа күрә әти-әнидән акча сораганым юк, – ди ул.
Тимурның никадәр бәйгедә катнашуын ишеткәч, «Укырга өлгерәсеңме соң?» дигән сорау туа.
– Һәрвакыт чараларда йөргәч, дәрес калдыруларым төркемдәшләремнең барысыныкын бергә кушып исәпләгәннән дә артып китәдер, – дип елмая ул. – Бөтен эшне бергә сессия алдыннан эшләп тапшырырга туры килә. Йокы турында әйтеп тә тормыйм инде. Әмма мин ияләштем инде, зарланмыйм.
«Хәзер булмаса, кайчан?»
Мәктәп елларыннан ук актив булган Айгөл Фәттахова исә берничә куянның койрыгын берьюлы тота. Моннан өч ел элек КФУның Фиолология һәм мәдәниятара багланышлыр факультетына укырга керергә ниятләгән тиктормас кыз: «Казанга күчкәч, үземә шөгыль таба алырмынмы?» – дип борчыла. Бер ай укыганнан соң ук эшкә урнаша. Бүген ул балалар телеканалында эшли, үзен SMM өлкәсендә сыный, күчмә язылышулар алып бара. Моның өстенә шәхси блогын да алып барырга өлгерә әле.
– Мин бер эшемне дә «эш» дип кабул итмим. Болар – минем яраткан шөгыльләрем, һәм алар миңа рәхәтлек белән бергә керем китерә. Барысы да яратып, чын йөрәктән эшләнә, – ди ул.
Әлбәттә, барысына да өлгерү җиңел түгел.
– Берничә эшне параллель рәвештә эшләргә туры килә. Мәсәлән, дәрес тыңлаганда, юлда барганда сценарий язам, – ди Айгөл. – Минемчә, 20–25 яшь аралыгы нәкъ менә үзеңне төрле җирдә сынап карар, омтылышлар ясар өчен бирелгәндер ул. «Хәзер булмаса, кайчан?» – дип уйлыйм да алга барам.
Элеккеге студентларның төнге романтикасы гитара кылларында булса, бүгенге яшьләрнең бер кулында – имтихан җаваплары, икенчесендә – эш буенча җибәрәсе отчет. Укуны да, эшне дә, иҗтимагый тормышны да бер кәрзингә салып, барысына да өлгерергә тырышу – бүгенге яшьләрнең төп сыйфаты. Берәүләр матди бәйсезлек эзли, икенчеләр үз сәләтен сыный. Киеренке тормыш рәвешенә күнеккән студентлар киләчәктә теләсә нинди сынауны җиңеп чыгачак белгечләргә әверелә.
Фикер
Любовь Свиридова, карьера эксперты:
– Уку да, эшләү дә мөһим. Әмма студентларга объектив рәвештә берсен сайларга һәм игътибарны күбрәк шуңа юнәлтергә туры килә. Бүген яшьләрнең 40–60 проценты югары курсларда, ә кайберләре иртәрәк тә эшли башлый. Моңа финанс мәсьәләләре дә, укыту системасының сыйфаты, тәҗрибә туплау омтылышы да сәбәп була ала. Кайбер студентлар исә тормышта үз урынын табу, барысына да өлгереп калу теләгеннән эшкә урнаша. Моннан тыш, уку белән эшне бергә алып бару җәмгыятьтә мөстәкыйльлек билгесе буларак кабул ителә. Бүген бу – замана таләбе, әмма эшнең вакыт һәм башка кыйммәтле ресурсларны гына алмавы, ә киләчәк өчен файдалы булуы мөһим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез