Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Россия күпмилләтле халкының какшамас рухы, нык ихтыяры белән горурлана»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов: «Россия күпмилләтле халкының какшамас рухы, нык ихтыяры белән горурлана»
Фото: tatarstan.ru

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

 

Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәбрик итәм. Бу бәйрәм – буыннар арасындагы дәвамчанлык, туган илебез тарихына ихтирам, гражданнарның үзара ярдәмләшү көче, бергәлеге символы. 

 

Россия күпмилләтле халкының какшамас рухы, нык ихтыяры белән горурлана. Илебез күп тапкырлар сынауларга дучар булды, аларның барысын да күмәк тырышлык куеп җиңеп чыктык. Уртак әхлакый идеаллар, рухи хәзинәләр  берләштергән төрле халык һәм төрле дин вәкилләре борынборыннан сугыш кырында да, хезмәттә дә Ватан иминлеге хакына фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте. 

 

Туган җиргә тугрылыкның нигезен ил язмышыннан аерылгысыз булуыбызны аңлау, ата-бабаларыбызга рәхмәт хисләре тәшкил итә. Яшьләрнең дә шундый ук карашта торуын без ачык беләбез. Мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе, укытучылар һәм галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары зур өлеш кертә. 

 

Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2026 ел казанышларыбызны һәм мөмкинлекләребезне яңача бәяләргә, эшебезне тагын да яхшыртырга этәргеч бирде. 

Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, уй-ниятләрегезнең уңышлы тормышка ашуын, игелекле гамәлләрегезнең көннән-көн арта баруын һәм илгә-көнгә иминлек телим, дигән ул мөрәҗәгетендә.

 

 

 

 

 

 

02

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре