Чакырылган кунаклар арасында Россиянең атказанган артисты, чыгышы белән Татарстаннан Алсу да булган, дип яза “Татар-информ” ОСН мәгълүматларына таянып. Артист җырчылар нинди критерийлар буенча бүләккә лаек, дип уйлыйсыз, дигән сорауга, берничә нигезне санап үткән.
Болар – халык арасында киң танылу, популяр җырлар, иҗат эшчәнлегендә мөһим үзгәрешләр яки истәлекле дата булырга мөмкин, дигән артист. Шул ук вакытта ул билгеле бер уңышка ирешүнең иң мөһиме булып торуын басым ясап әйткән.
Ә инде ир-атларның иң мөһим сыйфатларына килгәндә, Алсу холык-фигыльне беренче урынга куйган. Аның фикеренчә, сөйкемлелек тә әһәмиятле, әмма кешенең шәхси сыйфатлары мөһимрәк. Алсу үз сүзендә торучы, гамәлләре өчен җавап бирүче, хаталарын танучы, гафу итә белүчене иң әйбәт ир-ат дип саный. Ул шулай ук изге күңеллелек, эчкерсезлек, юмартлылык һәм акыллы булуны да иң мөһим сыйфатлар исәбендә атап үткән. Артист әтисен – Ралиф Сафинны үзе өчен ир-атның төп өлгесе буларак атап үткән. Алсу аның кебек кешене табуы чиктән тыш авыр булачагын яшермәгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез