Татарстанда мәктәп укучылары “Физик-химик алгарыш” республика проекты кысасында өстәл уеннары ярдәмендә химия фәне нигезләре белән танышачак. Уен рәвешендәге дәресләрнең катлаулы темаларны өйрәнүне мавыктыргыч процесска әйләндерүгә ярдәм итүе күздә тотыла.
Химиянең төрле бүлекләренә багышланган 5 уен булдырылган. “Химия доминосы” уенында балалар органик кушылмалар формаларын аларның атамалары белән чагыштырып, матдәләрнең классын билгеләячәкләр. “Химик лото” химик элементларның билгеләнешен искә калдыруга һәм Менделеевның периодик системасын өйрәнүгә ярдәм итәчәк. “Атомны җый!” уенында укучылар атом төзелешен, электроннар бүленешен, ә “Молекуланы җый!”да, ионнар зарядларыннан һәм электронейтральлек принцибыннан чыгып, химик формулалар төзергә өйрәнәчәк. “Ток химиясе” уены исә электр химиясе нигезләре белән таныштыра. Уеннарны Туполев исемендәге Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты – КАИның химик фәннәр кандидаты, гомуми химия һәм экология кафедрасы доценты Светлана Шәвәлиева эшләгән.
“Беренче курста укучыларның еш кына мәктәптән химияне начар үзләштереп килгәнлекләре ачыклана. Алар аны катлаулы һәм аңлаешсыз дип саный. Шуңа күрә химияне “чиста биттән” өйрәтә башларга туры килә. Фән белән кызыксынуны көчәйтү, аны үзләштерүне тизләтү өчен мин уен ысулларын кулланам. Ярты сәгать эчендә уеннарым, мәсәлән, тозларның ничек хасил булуын, тигезләмәләргә коэффициентларның кайдан килүен аңларга, шулай ук органик кушылмаларның классларын истә калдырырга ярдәм итә. Хәтта химияне бөтенләй белмәүчеләр дә уйный ала. Иң зур алга килеш еш кына нәкъ менә шундыйларда күзәтелә дә инде”, – дип билгеләп үткән Светлана Шәвәлиева.
Уеннар төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен билгеләнгән. Форматына бәйле рәвештә, аларда 2дән 8гә кадәр кеше катнаша ала. Бер сеансның озынлыгы – 20-30 минут. “Физик-химик алгарыш” проекты кысасында өстәл уеннары Татарстан мәктәпләренә тапшырылган. “Физик-химик алгарыш” – Татарстанда балаларга табигать фәннәре белемен өйрәтүне үстерүгә, укучыларның физика һәм химия белән кызыксынуын көчәйтү, педагоглар һәм укучыларга ярдәм итү, шулай ук булачак тикшеренүчеләр һәм инженерлар әзерләүгә юнәлдерелгән республика проекты.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматлар белән проектның рәсми сайтында (физхимпрорыв.рф) танышырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез