Газетага язылу

Татарстанда якын көннәрдә бураннар көтелә

Җомга һәм шимбә көннәрендә республикада кар яву, кайбер районнарда буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җомга, 27 ноябрьдә, Татарстанда кар явачак, кайбер урыннарда буран булуы ихтимал. Күз күреме 1–2 километрга кадәр начарланырга мөмкин. Җил тизлеге секундына 15–17 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8 градус, көндез -1..-5 градус була. Юлларның кайбер урыннарында бозлавык барлыкка киләчәк.

Шимбә – 28 ноябрьдә төнлә кайбер районнарда буран күзәтелергә мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –2...–7, төнге сәгатьләрдә –4...–9 градус күрсәтәчәк.

 

Якшәмбе – 29 ноябрьдә көндез –4...–9, төнлә –7...–12 градус.

 

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында урыны белән аз гына кар көтелә. Көндез һава температурасы –3...–8, төнлә –7...–12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юлларда – бозлавык.

 

Сәламәтлеге һава торышына бәйле булган кешеләргә ялларда атмосфера басымының нык артачагын истә тотарга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре