Газетага язылу

Белгеч кандагы үзгәрешләрнең нинди чирләргә күрсәтүен аңлатты

Табиблар еш кына канга гомуми анализ билгели. Аның нәтиҗәләре организмның гомуми халәте турында сөйли чөнки. Әмма беренче карашка бик гади тоелган шушы тикшеренү нәтиҗәләре буенча гына да кайвакыт белгечтә шактый ук җитди авыруга шик туарга мөмкин. Пирогов университеты доценты Наталья Соколова “Российская Газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, ялкынсыну вакытында канның гомуми анализындагы үзгәрешләрнең барлыкка килүе һәркемгә мәгълүм. Мәсәлән, үпкә ялкынсынганда. ангина һәм хәтта гап-гади ОРВИ вакытында әлеге тикшеренүне билгеләү аңлашыла. Ләкин сәламәт кешегә анализ тапшырудан мәгънә бармы?

Бар, чөнки канга гомуми анализ нәтиҗәләре кайбер очракларда табибта яман чирдән шикләнү барлыкка килүгә ярдәм итә, дип билгеләп үткән Наталья Соколова.

Ул мисал сыйфатында швед галиме  Густав Эдгренның башка галимнәр белән берлектә уздырган тикшеренү нәтиҗәләрен китереп үткән. Әлеге тикшеренү барышында 1,1 миллион кешенең кан мәгълүматлары анализланган.

“Галимнәр тикшеренүгә кертелгән кешеләр арасында кемнәрдәдер яман шеш табылганчы биш ел эчендә гемоглобиннары күләмен тикшергән. Ашказанында, канда яман шеш ачыклануга – өч ел кала, нәзек һәм юан эчәкләрдә, лимфаларда рак ачыклануга – ике ел кала гемоглобинның төшә башлавы билгеләнгән”, – дигән Соколова.

Моннан чыгып, галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән: гемоглобин күләмендәге үзгәрешләр яман шешнең төренә карап аерыла, әмма фәкать шуңа карап кына диагноз куеп булмый. Сырхауда гемоглобиның торган саен кими баруы очрагында гына яман шеш ачыклауга тирәнәйтелгән тикшеренү уздыруга нигез барлыкка килә.

Белгеч Канада галиме Василий Джаннакеасның тикшеренүе нәтиҗәләрен дә телгә алып үткән. Аның эше барышында тромбоцитларның тиешледән артыграк булуының үпкәдә, ашказаны, эчәкләрдә һәм хатын-кызның күкәйлекләрендә яман шеш куркынычына  күрсәтүе ачыкланган.

Наталья Соколова әйтүенчә, кан анализындагы үзгәрешләрне ачыклау өчен табиб пациентның берничә еллык гомуми анализлары мәгълүматларына ия булырга тиеш. Нәкъ менә шул чагында гына кешенең чире шактый ук төгәл күзалланырга мөмкин.

“Анемия, тромбоцитоз, лейкоцитоз кебек тайпылышлар бик күп авыруларга хас: аларның берсе буенча гына яман шешне күздә тотарга ярамый. Ләкин пациентка тәфсилләбрәк тикшеренү уздыру, кан анализы күрсәткечләрен ешрак контрольдә тоту өчен бик мөһим сигнал бу. Яман шеш никадәр тизрәк ачыкланса, сырхауның тулысынча терелүгә ышанычы шуның кадәр зур”, – дип йомгак ясаган Соколова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре